Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хиджама ясату файдалымы?

Хиджама, ягъни кан чыгарып сихәтләнү, пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында ук кулланылган дәвалау ысулы. Әлеге процедура ярдәмендә организм зарарлы матдәләрдән чистарына, агу белән туенган каннан арына. Соңгы вакытларда аны ясатучылар саны артты. Моның сәбәпләре нидә? Бу хакта без хиджама ясаучы тәҗрибәле шәфкать туташы Луиза Зиннурова белән сөйләшеп алдык.

– Луиза ханым, хиджама ясатып, нинди авыруларны дәвалап була?

– Дамаск медицина университетында үткәрелгән тикшеренүләр, хиджама ярдәмендә югары кан басымын дәвалап, кандагы шикәр микъдарын киметеп, һәм холестеринны нормага китереп булуын ачыклаган.  Шулай ук әлеге процедура эритроцитларның артуына һәм организмның шлаклардан арыныуына да сәбәпче булып тора. Француз галиме, медицина фәннәре докторы, профессор Кантель да хиджама ясаткан пациентларда лейкоцитларның интерферонны 10 тапкырга күбрәк җитештерүен әйтә. Бу исә кешенең иммунитеты ныгуына зур этәргеч бирә.

– Хиджама ясатыр алдыннан ниләр эшләргә кирәк?

– Кан чыгартыр алдыннан кан басымын тикшерергә һәм ким дигәндә 3 сәгать ашамаска кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә канны ач карынга чыгарттыра торган булган. Су яки соклар эчү тыелмый. Хәтта процедура вакытында да бер-ике йотым су эчеп куярга була. Кан чыгарттыручы табибка булган чирләр турында  әйтергә кирәк. Мәсәлән, йогышлы авырулар булса, табиб үзен саклау чаралары күрергә тиеш. Кан алдырганнан соң, кимендә бер тәүлек авыр физик эштән саклану зарур. Шулай ук бер тәүлек бик салкын яки бик кайнар эчемлекләр дә эчәргә ярамый. Кан чыгарткан урынны туңдыру да файдага түгел. Хиджамадан соң кимендә 3 сәгать тозлы ризыклардан тыелырга кирәк.

–  Аны кечкенәләргә дә ясыйлармы?

– Хиджаманы балаларга да ясатырга ярый. Адәм баласы дөньяга килде икән, чирләгәндә аны үләннәр, хиджама, сөлекләр белән дәваларга кирәк. Мин диатез белән интеккән 6 айлык балага хиджама  ясадым,  әлхәмдуллиләхи, чире  узган. Бер яшькә кадәрге балаларга – бер банка, ә ике яшьтән ике банка куела. 

– Бер ханым, хиджама ясаткач, авырга уздым дигән иде.  Мондый хәлнең булуы мөмкинме?

– Бу өлкәдә 15 ел эшләү дәверендә әллә нинди язмышлы кешеләр белән очрашырга туры килде. ЭКО һәм башка ысуллар белән дәваланып та, ана булу  бәхетенә ирешә алмаганнар миңа килә. Хиджама ясап, каннарын чистартканнан соң, мин аларны тагын чакырам. «Луиза апа килә алмыйм, ачуланмагыз инде. Тест белән тикшергән идем, балага узганымны белдем», – дип шалтыратып, шатлыклары белән уртаклашалар. Канны чистарткач, хатын-кызларның күпчелеге авырга уза.  

– Бу юлны сайлавыгызга нәрсә этәрде?

– Үзем, сөлек һәм хиджаманың файдасын күрдем һәм кешеләргә ярдәм итәсем килде. 2005 елда миңа кинәт кенә операция ясарга тиеш иделәр. Операциягә әзерләнә башлагач, мин куркып калдым һәм операциядән баш тарттым. Танышларым сөлек салып карарга киңәш иттеләр. Шуннан соң хәлем яхшырып китте. Һәм мин көн аралаш үземә-үзем сөлек куярга тиеш булдым. Шулай итеп мин әкрен генә кан белән эшләргә ияләштем. Кечкенә вакытымда каннан бик курка, кан күргән саен аңымны югалтып егыла идем. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлагач, хисапчылыкка укыдым. Ә теләгем кешеләрнең сәламәтлеген ныгыту иде. Хәлем яхшырып, сәламәтлегем ныгыгач, укып, кече шәфкать туташы белгечлеге алдым, хиджама ясарга өйрәндем. Бүгенге көндә сөлек һәм хиджама белән кешеләргә сәламәтлекләрен кайтарырга булышам. Теләгән кешеләргә дә бу эшне өйрәтәм, укытам. Сертификат та бирәбез.  Сәламәт булыгыз.

Әңгәмәдәш – Зөлфия Фоатова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация