Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рифкать Сәйфетдинов: «Хәниягә мин дә гашыйк идем»

Хәния Фәрхи иҗат юлын Мәскәүдә "Бәйрәм" ансамблендә җырчы булып башлый. Ансамбльнең җитәкчесе Рифкать Сәйфетдиновны аның тавышы гына түгел, үзе дә әсир итә. Әлеге мөнәсәбәтләр аларның иҗатына да уңай йогынты ясый. Тамашачыларның иң яраткан җырлары да Мәскәүдә туа. Хәния инде юк, тик музыкант күңелендә аңа карата хис-тойгылар сүрелми.

Рифкать Сәйфетдинов хатирәләрен без Хәния Фәрхигә багышланган сәхифә кысаларында тәкъдим итәбез. Сеңлесе, күршесе, дусты истәлекләре белән дә таныштырган идек. Бу юлы башкала музыкантын сөйләттек. Ул Хәния Фәрхинең Мәскәүгә килүен язмыш бүләге дип кабул итә. "Талантлы кыз “Бәйрәм” ансамбленә урау юллар аша килде", - ди. 

Мәскәү-Казан юллары

Хәния 17 яшендә Мәскәүгә  чыгып китә. Юл чыгымнарын  әниләре күтәрә. Ул бу вакытта кыз  җырчы булырмын дип уйламый да. Аның  беренче һөнәре – «ровничница», ягъни текстиль предприятиесендә катылмаган җепне  әзерләп торучы кеше. Ни өчен Мәскәүгә текстиль училищесына керүен ул: «Анда тулай торакта урын, аена 30 сум стипендия бирделәр һәм көнгә бер тапкыр  бушлай ашаттылар», – дип искә ала иде. Берүк вакытта Хәния музыкаль училищега укырга керә һәм Пятницкий исемендәге рус хорында җырлый. Мәскәүгә килгән татар артистлары белән очрашуларның берсендә, ул бөтен кыюлыгын җыеп, татарча җырлый. Очраклы рәвештә, тамашачыларның берсе шушы җырның авторы – шагыйрь Гәрәй Рәхим булып чыга. «Хәния, Казанга кил, син бик талантлы кыз», – дип чакыра ул аны. Хәния моны үзенә зур ышаныч итеп кабул итә. Һәм музыкаль училищега укырга керү нияте белән Казанга кайта.

Музыкаль училищега соңга калу сәбәпле, Хәния театр училищесына барып керә. Тулай торак алганчы аңа хәтта вокзалда кунарга да туры килә...

Аннары ул кияүгә чыга һәм К.Тинчурин исемендэге  театрда артист булып эшли башлый. Кызы Алия тугач, тормышында кыенлыклар башлана: эшеннән кыскарталар, иреннән аерыла.

Бер дусты киңәше буенча, кабат Мәскәүгә китә, башта өлкә филармониясендә концертлар алып баручы булып эшли. Аннары «Бәйрәм»  ансамбленә урнашып  җырлый башлый.

Мәскәү «Бәйрәм»е аны җырчы итеп танытты

– Хәния безгә Кәрим Тинчурин театрында артистка булып эшләгәннән соң, 1989 елның августында килде. Актерлык осталыгы аңа эстрада җырчысы буларак та  үсәргә, популярлыгын арттырырга да ярдәм итте. Ул ансамблебезгә килгәнче программага юморлы берничә скетч керткән идем. Аларны Равил Харисов белән Мирсәет Сөнгатуллин уйнады. Мирсәет коллективтан киткәч, халык җырларын башкаручы кирәк иде. Мин Хәнияне алдым. Скетчларны үзем яздым, әнием татарчага тәрҗемә итте. Аларны безнең чыгышларда тамашачылар җылы кабул иттеләр. Шулай итеп «Бәйрәм» үзенең йөзен булдырды: автор җырлары белән юмор бергә үрелеп алып барылды. Аннары безнең тәҗрибәне Салават та үзендә кулланды. Хәния үзе скетчлар да яза иде... Җырчыбызның вакытсыз үлеме барыбызны да тетрәндерде. Аның турында җаным тулы җылы хатирәләр саклана.

... 1989 елның сентябрендә Баулы районында гастрольдә булдык. Кояшлы, җылы көннәр иде. Хәниянең безнең белән икенче тапкыр гастрольгә чыгуы. Артистларны район үзәгендәге кунакханәгә урнаштырдылар. Концерт башланырга берничә буш көн булганлыктан без репетиция ясадык. Хәния Актаныштагы беренче концертта гармунда үзе уйнап җырлаган иде. Тамашачы аны җылы кабул итте. Хәниянең репертуары буенча да эшләргә кирәк иде. Үзем белән йөри торган компакт-кассетамны: «Тыңлап кара, бәлки текстлар язарсың», – дип үзенә бирдем. Ул икенче көнне үк бәхеттән елмаеп: «Рифкат абый! Мин бер җырга шигырь яздым», – диде.  Шулай итеп «Рәхмәт» җыры барлыкка килде..

Иртәнге эшләрне башкаргач, Хәния миңа: «Рифкать абый, велосипедта йөрисегез килмиме?» – дип сорады. Ризалаштым. Стадион тирәли берничә әйләнеш ясагач егылдым, берничә мәртәбә мәтәлчек аттым. Сул кулымны авырттырдым. Башыма: «Сәхнәдә ничек уйнармын?» –  дигән уй килде. Югалып калмадым, чишендем дә, буага чумдым. Салкынча суда авырту басылды. Кунакханәгә кайткач, Хәния бер дару үләне куеп, кулны бәйләде. Шифасы тиде. Концерт барышында мин бәйләнгән кулымны күрсәтеп: «Рәхмәт, велосипед», – дидем. Хәния балаларча ихлас  итеп, рәхәтләнеп көлде.  Матур итеп көлә иде ул. Мин Хәнияне заманча вокалга өйрәттем. Ул миңа татар сүзләрен дөрес әйтергә ярдәм итте. Мин татарча белми идем, анын русчасында кытыршылыклар бар иде.

«Кызыбыз сине көтә!» җыры

Питрәч районының бер авылында концерт куйганда  «Кызыбыз сине көтә»  дигән җырны  башкардык. Мин гармунда уйнадым. Хәния кечкенә Алиясен дә үзе белән алган иде,  ул  сәхнәгә чыгып: «Әтием, кайт, кайт инде!» – дип әйтергә тиеш иде. Бала шулкадәр өзелеп әйтте бу сүзләрне, шуннан соң бөтен залга ишетелерлек итеп кычкырып елап җибәрде. Әнисе аны сәхнә артына алып кереп китте. Залдагы хатын-кызлар кызчыкка кушылып еладылар. Бала тынычлангач, Хәния аны кабат сәхнәгә алып чыкты, бергәләп тамашачыларга баш идек.

Яшел атлас күлмәк һәм ит турында

«Бәйрәм»не чит илләргә дә чакыралар иде. Бельгиягә гастрольләр алдыннан ансамбльдәге артистларның концерт киемнәрен, шул исәптән Хәниянекен дә яңартырга булдык. Бу эш дустым, җырчы Ренат Ибраһимовка йөкләнде. Безнең заказны Уфа тегүчеләр үтәде. Яңа күлмәкне киеп алгач, Хәниянең шатлануын күрсәгез иде! Яшел төстәге атлас күлмәк кигәч  ул матур курчакны хәтерләтте. Хәния тумыштан зәвыклы, ул матур киенергә ярата иде.

1990 елның августында Бельгиянең Антверпен шәһәренә гастрольгә барып, татар җырларын яңгыратып кайттык. Чыгышларыбызны анда да яраттылар. Чит илгә чыгу безнең өчен зур вакыйга иде. Буш вакытларда шәһәр буйлап йөрдек: Руслан Дәминов, Ренат Ибраһимов, Хәния,  мин, Тимур Таеров, Виктор Шәрәфетдинов,  Эльба Закирова.  Бар да кызык. Мондый чиста шәһәрне дә беренче күрүебез иде. Кибетлэрне калдырмыйбыз. Кызыксынып ит кибетенә кердек. Сатучы сөйләшергә ярата торган кеше булып чыкты, мин аңа шаяртып инглиз телендә: «Безнең җырчыбыз ит ярата», – дим. Сатучы шунда ук мәрмәр  сыер ите кисеп бирде. Мондый сыйфатлы итне үзебезнең кибетләрдә күргәнебез дә юк иде. Сатучыга исә: «Без шаярттык кына», – дидем, ул итне алмаганга ачуланмады, бергәләп истәлеккә фотога төштек. Ресторанга кергәч Хәниябез «Ә мин дөрестән дә ит яратам»,  –  дип ит алдыртты.

«Хәния белән «Бәйрәм» бер-берсенә туры килеп торалар иде. Алар бер- берсенә ярдәм иттелэр. Хәниягә «Бәйрәм»дә канатлар үсте. Халкыбызның бөек җырчысы булырга ярдәм итүче канатлар.

Зөлфия Галим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация