Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хоккейның "кухнясын" күргәнегез бармы?

Һәр уенчы өчен аерым температура

Бүген Яр Чаллы хоккей клубы журналист һәм блогерларга медиатур үткәрде. Билгели ки, хоккей карарга килгән җанатарларның берсенең дә боз сараеның “кухнясын”, хоккейчыларның матчка әзерләнүләрен, бозның уен алдыннан ничек тәртипкә китерүләрен күргәннәре юк.

“Тренировкалар көненә 2 тапкыр, көндез якынча 3, ә кич белән 2 сәгать була. Бу тренаржер залларын да кертеп, әлбәттә. Уеннар башлана, без яхшылап әзерләндек һәм җиңүләр күп булыр дип өметләнәбез”,- ди өлкән тренер Айдар Мусакаев.

Уен вакытында боз сараендагы атмосфера кызу булсада, мондагы температура югары түгел.
Трибуналарда һава температурасы якынча 10 градус, ә бозга якынайган саен ул төшә бара. Бозның һәр команда өчен аерым температура бар, профессиональ рәвештә хоккей белән шөгыльләнүчеләр өчен боз 12 градус суык булырга тиеш. Ә кечкенә хоккейчылар өчен 8-10.

Шунысында әйтергә кирәк, һәр тренировкалардан соң, бозны яхшылап чистарталар, икенче тренировкаларга әзерлиләр. Ягъни уен тәмамланганнан соң, комбайн чистартып йөреп чыга һәм аның артыннан шунда ук кайнар су сибәләр. Бу боз уеннар өчен югары дәрәҗәдә булсын өчен эшләнелә.

Эльвира Гайнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация