Синоптиклар Татарстанда аномаль кызу көннәр хакимлек итүе турында кисәтә. Узган төндә һава температурасы 18-23 градустан түбән төшмәсә, көндез - 32-37 градус җылы булачак.
23 июньгә каршы төндә яшен һәм кыска вакытлы яңгырлар кабатланырга мөмкин. Һава температурасы 18-23 градус җылы булачак.
Көн кызу булачак: 37 градуска кадәр җылыта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 22 июньдә, алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев