Шəhри Чаллы

Коену кыйммәткә төшмәсен

Тиешсез җирдә коенучыларны җаваплылыкка тарту максатыннан Чаллыда һәр көнне рейдлар үткәрә башладылар. Тикшерү органнарында эшләүчеләр законсыз пляжларда йөриләр, тыелган урыннарда су керүчеләргә штраф салалар.

Быел, коену сезоны башланганнан бирле 11 кеше батып үлгән. Алар арасында бер бала да бар. Белгечләр әйтүенчә, мондый бәхетсезлекләр коенырга рөхсәт ителмәгән, кыргый пляжлар да еш очрый икән.

- Бу - Татарстан административ кодексының 3.10нчы маддәсен үтәмәү дигән сүз. Канунны бозган кешеләргә 500-1500 сум штраф салына, - ди административ-территориаль инспекциянең әйдәп баручы белгече Александр Шевкопляс. - Балалар су коена икән, ата-аналарга аларны тиешле дәрәҗәдә тәрбияләмәгән өчен, штраф түләргә туры киләчәк. Рейдларда полиция хезмәткәрләре дә катнаша. Алар җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр кулланган кешеләрне җаваплылыкка тарту турында беркетмә төзү хокуына ия.

Яңа шәһәрнең 44нче бистәсе каршындагы карьердагы беренче рейд профилактика чарасы гына булды. Биредә хокук тәртибен бозуның бер очрагы да теркәлмәде. Шуңа күрә ял итүчеләр белән белән профилактик әңгәмә генә үткәрелде. Мондый рейдлар коену сезоны ябылганчы дәвам итәчәк.

Зөлфия ФОАТОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: