Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Коммуналь хезмәтләр өчен башкача түләячәкбез

РФ Төзелеш министрлыгы Торак кодексына яңа төзәтмә кертергә җыена. Әлеге закон хупланса, коммуналь хезмәтләр өчен акчаны киләчәктә Бердәм мәгълүмати исәпхисап үзәкләренә күчерәчәкбез. Әлеге үзәкләр счет-фактураларны үзләрендә бастырып, почта буенча таратачаклар. Шул рәвешле арадашчыларга,ягъни ТСЖларга, идарәче компанияләргә түләү бетәчәк. Министрлыкта әлеге гамәл торак-коммуналь хуҗалык өчен түләүләрне үтә күренмәле итәчәк, бөтен кеше...

РФ Төзелеш министрлыгы Торак кодексына яңа төзәтмә кертергә җыена. Әлеге закон хупланса, коммуналь хезмәтләр өчен акчаны киләчәктә Бердәм мәгълүмати исәпхисап үзәкләренә күчерәчәкбез. Әлеге үзәкләр счет-фактураларны үзләрендә бастырып, почта буенча таратачаклар. Шул рәвешле арадашчыларга,ягъни ТСЖларга, идарәче компанияләргә түләү бетәчәк.

Министрлыкта әлеге гамәл торак-коммуналь хуҗалык өчен түләүләрне үтә күренмәле итәчәк, бөтен кеше өчен дә уңайлы булачак, өстәвенә, халыктан акчаны күп каеручы кайбер намуссыз идарәче компанияләрне базардан китәргә мәҗбүр итәчәк диләр.

Шул рәвешле, яңа закон коммуналь хезмәтләр өчен түләү чылбырыннан арадашчыларны төшереп калдырырга тиеш. Һәрбер төбәк федераль үрнәк буенча бердәм квитанцияләрне бастыра торган исәп-хисап үзәген үзе сайлаячак икән. Бу өстәмә чыгымнар таләп итсә дә, яңа система берничә елдан үзен аклаячак, ди экспертлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев