Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Корбан гаете белән!

Мөхтәрәм җәмәгать! Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык татарстанлыларны һәм дөнья мөселманнарын мөбарәк Корбан гаете белән ихластан котлыйм! Олуг бәйрәмебез - Корбан гаете барчаларыбызга мөбарәк һәм хәерле булсын! Корбан - шөкернең иң ачык чагылышларының берсе һәм Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган вә безгә кушып калдырылган изге...

Мөхтәрәм җәмәгать! Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык татарстанлыларны һәм дөнья мөселманнарын мөбарәк Корбан гаете белән ихластан котлыйм! Олуг бәйрәмебез - Корбан гаете барчаларыбызга мөбарәк һәм хәерле булсын! Корбан - шөкернең иң ачык чагылышларының берсе һәм Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган вә безгә кушып калдырылган изге гыйбадәт. Коръәндә бу хакта: "Раббың ризалыгына намаз укы. Корбан чал" (Кәүсәр сүрәсе, 2 нче аять), - диелә. Без корбан чалганда шуны аңларга тиеш: Аллаһы Тәгаләгә корбанның ите дә, каны да кирәк түгел, Аңа безнең тәкъвалыгыбыз гына ирешә. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: "Аларның (корбанга чалынган хайванның) ни ите, ни каны Аллаһыга түгел, Аңа фәкать сезнең тәкъвалыгыгыз гына ирешә". (Хаҗ сүрәсе, 37 нче аять) Гыйбадәт савабы алу өстенә, мөселман кешесе мескен-фәкыйрьләргә дә хәл кадәре ярдәмен җиткереп, җәмгыятьнең бермәдлеген куәтләүгә үзеннән өлеш кертә. "Хаҗ" сүрәсендә әйтә: "Без һәр өммәткә корбан чалуны тәртип иттек. Үзләренә ризык булырга тиешле, дүрт аяклы малларны корбан итеп чалганда Аллаһ исемен телгә алсыннар, дип. Сезнең Раббыгыз - Ул бердәнбер - Аллаһ. Шулай булгач, Аңа тәслим итегез. (Ий, Мөхәммәд) син ихлас күңеллеләрне һәм тыйнак итәгатьчеләрне сөендер. ("Хаҗ" сүрәсе, 34 нче аять)", - ди. Бу көнне хаҗиларыбыз хаҗ гыйбадәтенең төп гамәлләрен тәмамлап, ихлас күңелләре белән Кәгъбада очраша. Кардәшләребез бөтен тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп, туган җирләреннән меңләгән чакрым читтә Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәп хаҗ кыла, Аллаһы Тәгалә ризалыгына өмет багълап Корбан чалу йоласын башкара. Пәйгамбәребез (ﷺ) бер хәдисендә әйтә: "Аллаһ каршында көннәрнең иң бөеге - Корбан бәйрәменең беренче көне", - ди. Бүген без дә миллионлаган мөселманнар кебек Корбан гаетенә шатланып, тәкбирләр әйтеп мәчетләргә җыелабыз һәм Аллаһка гыйбадәт кылабыз. Мөхтәрәм дин кардәшләрем, татарстанлылар! Изге бәйрәмебез мөбарәк булсын! Раббыбыз һәммәбезгә дә иман байлыгы, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете бирсен. Аллаһы Тәгаләгә барлык изге ниятләребезгә, максатларыбызга ирешергә, чалыначак корбаннарыбызның бәрәкәтен күрергә, бу дөньяда һәм ахирәт тормышында да бәхетле булырга насыйп итсә иде. Илебездә һәрвакыт тынычлык һәм бәрәкәт булсын! Ихтирам һәм изге догалар белән, Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев