Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Ко­ро­на­ви­рус ишек шакый

    Я­ңа көн ту­ган са­ен ко­ро­но­ви­рус ту­рын­да төр­ле хә­бәр­ләр та­ра­ла. Бу ви­рус бе­лән авы­ру­чы­лар Ка­зан­да да бар икән ди­гә­не Та­тар­стан хал­кын ае­ру­ча бор­чу­га сал­ды. Тик бел­геч­ләр ха­лык­ны ты­ныч­лан­ды­ра­лар. Янә­се ко­ро­на­ви­рус­тан (Covid-19) үлү­че­ләр са­ны га­дә­ти се­зон­лы грипп ва­кы­тын­да­гы күр­сәт­кеч­тән арт­мый һәм ан­нан тү­бән­рәк тә бу­лыр­га мөм­кин. Әле­ге ви­рус­ның ни дә­рә­җә­дә кур­кы­ныч бу­лу­ын ачык­лар­га ка­рар кыл­ган ВВСның рус хез­мә­те шун­дый нә­ти­җә­гә кил­гән.

    Ана­лиз ва­кы­тын­да ав­тор­лар һә­лак бу­лу­чы­лар са­нын әле­ге ви­рус­ны йок­ты­ру­чы­лар­ның го­му­ми исә­бе бе­лән ча­гыш­тыр­ган. Ста­тис­ти­ка бу­ен­ча, дуң­гыз грип­пы рә­ве­шен­дә­ге гло­баль эпи­де­ми­я­ләр 25 ел­га бер тап­кыр тер­кә­лә һәм алар­ны йок­тыр­ган һәр 100 мең ке­ше­нең 10-20се (0,01-0,02 про­цент) як­ты дөнья бе­лән хуш­ла­ша.
    Бү­ген­ге көн­дә әле­ге ви­рус­ны йок­тыр­ган бе­рен­че 100 мең ке­ше­гә 2 мең­гә якын (2 про­цент) үлем оч­ра­гы ту­ры ки­лә.
    Эпи­де­ми­о­ло­гия һәм мик­ро­би­о­ло­гия ин­с­ти­ту­ты про­фес­со­ры Вик­тор Зу­ев бил­ге­ләп үт­кән­чә, се­зон­лы грипп ин­фек­ци­я­се ва­кы­тын­да үлү­че­ләр са­ны шул ук кү­ләм­дә яки бе­раз күб­рәк бу­ла.
    Шул ук ва­кыт­та, экс­перт­лар­ның күп­че­ле­ге ина­ну­ын­ча, ко­ро­на­ви­рус­ны йок­тыр­ган дис­тә­лә­гән мең ке­ше­дә әле авыр симп­том­нар кү­зә­тел­мә­гән һәм алар та­биб­лар­га мө­рә­җә­гать ит­мә­гән.
    Авы­ру­ның ни дә­рә­җә­дә йо­гыш­лы бу­лу­ы­на кил­гән­дә, Covid-19 дө­рес­тән дә се­зон­лы грипп­ка ка­ра­ган­да кур­кы­ныч­рак. Әй­тик, га­дә­ти ви­рус бе­лән авы­ру­чы 10 ке­ше ур­та­ча ал­ган­да 13 ке­ше­не йок­тыр­са, ко­ро­на­ви­рус оч­ра­гын­да ул 22гә җи­тә.
    Шә­һәр хал­кы ара­сын­да әле­ге ви­рус­ка ка­ра­та төр­ле фи­кер­ләр йө­ри. “Ал­ла­һы Тә­га­лә сак­лан­ган­ны сак­лар­мын ди­гән. Се­зон­лы чир­ләр ва­кы­тын­да сак­ла­нып йө­рер­гә ки­рәк. Са­рым­сак, су­ган, ли­мон ке­бек ри­зык­лар­ны көн­дә­лек ра­ци­он­нан тө­шер­мәс­кә. Без Ис­лам ди­не ка­нун­на­ры бу­ен­ча яши­без. Ал­ла яз­ма­ган эш бул­мас, бәл­ки ул ви­рус ту­рын­да хә­бәр­ләр дө­рес тә тү­гел­дер”, – ди ха­җия Фә­ния.
    Ма­ши­на йөр­тү­че бу­лып эш­лә­ү­че Азат әфән­де исә: “Яз­мы­шы­ңа ни­чек языл­ган, шул ва­кыт­та мәң­ге­лек­кә кү­чә­сең. Ви­рус дип кур­кып өй­дә то­рып кы­на дөнья бар­мый”, – ди. Та­биб Гөл­сә­рия Аб­дул­ли­на исә, тот­рык­сыз һа­ва то­ры­шы бул­ган­да, про­фи­лак­ти­ка ча­ра­ла­ры­на игъ­ти­бар­ны ар­тты­рыр­га ки­рәк­ле­ген әйт­те. “Ви­рус­лар­ны йок­ты­ру кур­кы­ны­чы юга­ры бул­ган төр­кем­гә, баш­ка төр­ле ин­фек­ци­я­ләр ва­кы­тын­да­гы ке­бек үк, авыр­лы ха­тын-кыз­лар, ба­ла­лар, им­му­ни­те­ты тү­бән бул­ган ке­ше­ләр һәм хро­ник авы­ру­лар­дан ин­те­гү­че­ләр ке­рә. Бу ка­те­го­ри­я­дә­ге шә­һәр­дәш­ләр үз­лә­ре­нең сә­ла­мәт­лек­лә­ре­нә ае­ру­ча игъ­ти­бар­лы бул­сын­нар иде”, – ди­де ул. 
    Шу­ны­сы ку­а­ныч­лы, шә­һәр­дә ко­ро­на­ви­рус бе­лән авы­ру оч­рак­ла­ры ачык­лан­ма­ды. Дә­ва­лау-про­фи­лак­ти­ка оеш­ма­ла­рын­да ко­ро­на­ви­рус ин­фек­ци­я­се­нә юл куй­мау бу­ен­ча ча­ра­лар Рос­пот­реб­над­зор күр­сәт­мә­лә­ре ни­ге­зен­дә бил­ге­лән­гән срок­лар­да үт­кә­ре­лә. Бу хак­та жур­на­лист­лар­га мат­бу­гат кон­фе­рен­ци­я­дә сә­ла­мәт­лек сак­лау ида­рә­се баш­лы­гы Алек­сандр Ни­ко­ла­ев сөй­лә­де.
    “Кы­тай­дан Чал­лы шә­һә­ре тер­ри­то­ри­я­се­нә кил­гән бар­лык зат­лар 14 көн дә­ва­мын­да көн са­ен ме­ди­ци­на кү­зә­түе ас­тын­да то­ра­лар. Марш­рут­лаш­ты­ру тәр­ти­бе ни­ге­зен­дә, ко­ро­на­ви­рус йо­гы­шы­на шик­лән­гән зат­лар­ны ачык­лау оч­ра­гын­да, алар­ны мах­сус җи­һаз­лан­ды­рыл­ган ашы­гыч яр­дәм ма­ши­на­ла­рын­да, ал­га та­ба ме­ди­ци­на яр­дә­ме күр­сә­тү өчен, йо­гыш­лы авы­ру­лар хас­та­ха­нә­се­нә ил­тү ка­рал­ган”, – ди­де ул.
    Шу­лай ук ОР­ВИ, грипп һәм ко­ро­на­ви­рус ин­фек­ци­я­се та­ра­лу­га юл куй­мау мак­са­тын­нан шә­һәр­нең дә­ва­лау-про­фи­лак­ти­ка оеш­ма­ла­рын­да ха­лык бе­лән аң­ла­ту эш­лә­ре алып ба­ры­ла. Чал­лы­лы­лар өчен мәгъ­лүма­ти ма­те­ри­ал­лар әзер­лән­гән, алар­да ин­фек­ци­я­нең та­ра­лу­ын бул­дыр­мау ча­ра­ла­ры ту­рын­да хә­бәр ите­лә. Тат­тех­мед­фарм мәгъ­лү­мат­ла­ры­на ка­ра­ган­да, шә­һәр­нең дә­ү­ләт да­ру­ха­нә­лә­рен­дә бит­лек­ләр бар, бет­кән оч­рак­та алар склад­лар­дан ки­те­ре­лә. Шу­лай да сак бу­лу, бе­ре­без­гә дә зы­ян бул­мас.
     

    Фото из открытых источников

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: