Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кояш сугудан сакланыгыз!

Кояшлы эссе җәй шәһәрдәшләребезне сөендерә. Матур көннәргә шатланып, чаллылылар урамнарга, су буйларына, табигатькә "сибелделәр". Әмма кояш нурлары назлый да, җәрәхәтли дә беләләр. Шуңа да табиблар ачык һавада йөргәндә сәламәтлеккә аеруча да игътибарлы булырга киңәш итәләр. 5 нче шәһәр хастаханәсенең кардиологы Гөлназ Хисамиева әйтүенчә, кояш нурлары белән артык мавыгу кояш сугу...

Кояшлы эссе җәй шәһәрдәшләребезне сөендерә. Матур көннәргә шатланып, чаллылылар урамнарга, су буйларына, табигатькә "сибелделәр". Әмма кояш нурлары назлый да, җәрәхәтли дә беләләр. Шуңа да табиблар ачык һавада йөргәндә сәламәтлеккә аеруча да игътибарлы булырга киңәш итәләр. 5 нче шәһәр хастаханәсенең кардиологы Гөлназ Хисамиева әйтүенчә, кояш нурлары белән артык мавыгу кояш сугу һәм тәннең чамадан тыш җылынуына китерергә мөмкин.

- Җәйге кояш рәхәт һәм шул ук вакытта бик куркыныч та. Аеруча да төшке вакытта: сәгать 11:00 дән алып 16:00 га кадәр аралыкта. Бу вакытта урамда, туры кояш нурлары астында йөрмәү яхшы булыр.

Кояш сугып, тән чамадан тыш җылынганда исә, кешнең халәте начарланып, күңеле болганырга, колакларында тавыш барлыкка килергә, тән температурасы күтәрелергә, көзән җыерырга мөмкин. Хәлсезлек, тахикардия да күзәтелә. Андый очракта, иң элек, күләгәле яки кондиционер булган урынга керү мөһим. Кеше үзе булдыралмаса, аны буып торучы киемнәрдән "азат итегез". Аның тәненә су сибеп, маңгаена юеш тастымал салырга кирәк. Гәүдәсен дымлы тукыма белән каплап алу да файдалы булыр. Авыруга су да эчертергә онытмагыз. Ул җылы, алкогольсез һәм кофеинсыз булырга тиеш. Салкын суны бирергә ярамый. Ул организмда өстәмә стресс китереп чыгарырга мөмкин. Һәм, әлбәттә, ашыгыч ярдәмне чакыртыгыз. Табиблардан башка авыруга бернинди дә дару бирмәгез! - дип киңәш итә табиб.

Моннан тыш урамда йөргәндә баш киемнәрен дә кияргә онытмагыз. Кепка, эшләпәләр сәламәтлекне саклау белән беррәттән үзенчәлекле образ да тудырырга ярдәм итәчәкләр. Өс киемнәрен сайлаганда исә ачык төсләргә һәм табигый, "сулый торган" тукымаларага (мамык, җитен, ефәк) өстенлекне бирсәң яхшырак булыр.

Яшь балалы ата-аналарга да урамда сак булырга кирәк. Коляскада йөргәндә "козырек" ны төшереп куегезы. Урамда көн кызуында йөрмәгез. Бала чабулап уйный торган уеннар белән дә артык нык мавыкмасын. Андый очракта тәнәфесләр ясап алгалагыз.

Машина йөртүчеләргә исә, руль артына утырганчы, кояш астында торган автомобильның ишекләрен ачып, салонны җилләтеп алу киңәш итәлә. Тәрәзәләрне кояш нурларын кайтаручы япмалар белән каплау да файдалы булыр. Эсседә кыска вакытка да машина эчендә балаларны бикләп калдырып китмәгез!

Кояш астында йокламагыз! "Йокы басканда" күләгәле урында "черем итеп" алыгыз.

Эсседә дөрес туклану

Җәй туклану режимына да үзенчәлекләр кертә. Кояш кыздыра башлаганчы, салкынча вакытта ашап алу яхшырак булыр. Мәсәлән, иртәнге ашны 7 дә, төшке ашны 11 дә, ә кичке ашны кичке сигездә, җиләз вакытта ашарга киңәш ителә. Туклану рационында исә күбрәк җиңел ризыклар - салатлар, җиләк-җимешләр булдырыгыз. Ит ризыкларын балык һәм диңгез продуктлары белән алыштырырга була. Әмма кайнар шулпалар турында да онытмагыз. Аларны тавык, күркә итләреннән әзерләргә була. Баллы, ысланган һәм тозланган ризыклар белән мавыкмау яхшырак булыр.

Су һәм морслар эчегез

Су эчү режимын да саклагыз. Эсседә ул көненә 2-3 литр сыеклыкны тәшкил итәргә тиеш. Минераль су, яшел чәй, морс, компотлар сусауны басуда ярдәм итүче иң яхшы сыекчалар.

Эсседә квасны эчүчеләр дә шактый. Әмма ул бар кешегә дә файдалы булмаска мөмкин. Мәсәлән, шикәр чире белән авыручыларга аны эчәргә киңәш ителми. Баллы газировкалар белән дә мавыгырга кирәкми. Алар теш эмаленә зыян китерегә, ә аларның составларында очрый торган химик тәмләткечләр һәм буягыч матдәләр аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Әзер салкын чәйләр дә эсселек белән көрәшүдә менә дигән ярдәмчеләр. Әмма балаларга аларны өч яшьтән соң гына эчертергә киңәш ителә. Чәйне үзегез әзерләгәндә, аны каты итеп пешермичә, шикәрне дә аз гына салып, лимон яки мүк җиләге согын өстәп ясау файдалырак булыр. Балаларга 2-3 чынаяктан ары эчертмәскә киңәш ителә. Чәй яфрагы составында була торган теофиллин нерв системасының артык ярсынуына китергә мөмкин. Шуңа да сабыйларга махсус чәйләр чыгаралар. Мәсәлән, гөлҗимеш чәе. Ул организмны С витаминына баета. Алма һәм бөтнек чәе тынычланырга ярдәм итә.

Морсларны әзерләү күбрәк вакытны таләп итсә да, сусауны басуда алардан да яхшырак ярдәмче юк. Аларны кура җиләге, карлыган, крыжовниктан ясарга мөмкин. Чия, слива һәм кизил дан пешерлгән морслар да файдалы. Әмма аларны өч яшьтән зуррак балаларга гына бирергә киңәш ителә. Җиләк-җимеш соклары сабыйларның ныгып җитмәгән ашказанын авырттырырга мөмкин.

Компотларны исә ассорти җиләкләреннән, аз гына шикәр салып пешерсәң яхшы булыр. Соклар сусауны басмыйлар, әмма организмны витаминнар белән баеталар. Иң яхшысы - яңа сыгылган сокларны файдалану. Аларны су белән сыегайтып та эчәргә мөмкин.

Истә тотыгыз, кояш сугу һәм тәннең чамадан тыш җылынуына артык авырлыктан интегүчеләр, гипертания, эндокрин системасы чирләре белән авыручылар һәм балалар күбрәк бирешә. Эсседә андый категория кешеләренә аеруча да игътибарлы булу сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев