“Кванториум” укучылар җыя
17 февральдән Чаллыдагы "Кванториум" балалар техномәктәбе икенче төркемгә укучылар җыя башлады. Балаларны бирегә 5нче сыйныфтан соң махсус тест нәтиҗәләре буенча кабул итәләр. "Кванториум"да белем алырга теләүчеләр фәнгә һәм техник иҗатка хирыс булырга тиеш. Биредә белем бирү процессы 8 юнәлеш буенча алып барыла. Беренче этапта балалар үзләре теләгән төркемгә керә ала....
17 февральдән Чаллыдагы "Кванториум" балалар техномәктәбе икенче төркемгә укучылар җыя башлады.
Балаларны бирегә 5нче сыйныфтан соң махсус тест нәтиҗәләре буенча кабул итәләр. "Кванториум"да белем алырга теләүчеләр фәнгә һәм техник иҗатка хирыс булырга тиеш. Биредә белем бирү процессы 8 юнәлеш буенча алып барыла. Беренче этапта балалар үзләре теләгән төркемгә керә ала. Һәр юнәлеш өчен укыту программаларын Россиянең әйдәп баручы университетлары һәм корпорацияләре белгечләре төзегән. Укыту программасы ике елга исәпләнгән.
Исегезгә төшерәбез, балалар технопаркы Чаллыда узган елның 26 декабрендә ачылды. Шундый ук укыту үзәге Россиядә тагын Ханты-Мансы округында да бар. Яңа мәктәптә ел саен 400дән артык укучы белем алачак. Чаллыдагы ИТ-парк вәкилләре сүзләренә караганда, 6 айлык уку курслары узганнан соң, һәр укучы үзенең шәхси проектын булдырырга һәм шуның белән төрле ярышларда, шул исәптән, "WorldSkills" кебек халыкара бәйгеләрдә дә катнашырга тиеш була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев