Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Яр Чаллыда Бөек Устюгтан килгән Кыш бабайны каршы алдылар

Бүген Яр Чаллыда Бөек Устюгтан килгән Кыш бабайны каршы алдылар. Кунак бабай "Травинка" базасы янындагы урманда нәни дуслары белән очрашты. Соңыннан Кыш бабай Кама аръягы балалар хастаханәсенә һәм "Жемчужина" санаториена юнәлде. 18:00 сәгатьтә Кыш Бабай Азатлык мәйданында шәһәребезнең иң зур чыршысының утларын кабыза. Бүген шәһәрнең башка районнарында да Яңа ел...

Бүген Яр Чаллыда Бөек Устюгтан килгән Кыш бабайны каршы алдылар. Кунак бабай "Травинка" базасы янындагы урманда нәни дуслары белән очрашты. Соңыннан Кыш бабай Кама аръягы балалар хастаханәсенә һәм "Жемчужина" санаториена юнәлде.

18:00 сәгатьтә Кыш Бабай Азатлык мәйданында шәһәребезнең иң зур чыршысының утларын кабыза.

Бүген шәһәрнең башка районнарында да Яңа ел чыршылары ачыла. Комсомол районында чыршылар "Төзүче" мәйданында, ЗЯБ бистәсенең Сарман трактында, Сидоровка бистәсе һәм Элеватор тавында куелды. Үзәк районда, төп шәһәр чыршысыннан кала тагын 38 бистәдә бәйрәм "сылукае" ачыла. Автозавод районында Яңа ел чыршылары утларын Җиңү паркы һәм Боровецкий бульварында кабыза.

31 декабрьдә бәйрәм концертлары "Төзүче" мәйданында, Сарман тракты, Җиңү паркы һәм Азатлык мәйданында уза. Азатлык мәйданында елның "Кыш Бабай һәм Кар кызы - 2015" шәһәр бәйгесенең финалына йомгак ясала. Шәһәрдәшләр игътибарына "Яңа ел төне моңнары" концерты тәкъдим ителә.

Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X