Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кытай белгечләре Чаллыны сайлый

Чаллыга Кытайдан "Чанхун" көнкүреш техникасы компаниясе белгечләре килде. ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Чаллы хакиме Наил Мәһдиев кунакларга шәһәребез җирлегендә мәйданнар алу һәм компания производствосын урнаштыру өстенлекләре турында хәбәр иттеләр, аерым бер оешмалар эшчәнлеге белән таныштырдылар.

Делегация әгъзалары иң элек "Челны" индустриаль паркында булды. Бүгенге көндә ул зур күләмдә җитештерү мәйданчыкларын урнаштыру өчен активларга ия бердәнбер шәхси сәнәгый парк. Аның гомуми мәйданы 490 мең кв метрны тәшкил итә.

Наил Мәһдиев искәрткәнчә, Чаллы алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе статусын алды, бу салым ташламаларын бирә. "Без шәһәр икътисадының төрле секторларын үстереп монобәйлелектән китәргә телибез, - диде Чаллы башлыгы. - КХР белән актив эш итәбез, шуңа мисал - Haier компаниясе".

КХР делегациясе «Мастер» Кама индустриаль паркында һәм аның территориясендә төзелгән әлеге заводны үз күзләре белән дә күрделәр. "Без Татарстанга беренче мәртәбә килдек, биредә ике индустриаль паркта булдык. Татарстан Хөкүмәтенең инвесторларга ярдәм иткәнлеге күренә", - дип билгеләде Hou Zhongtai копаниясе генераль директоры. Аннан КХР делегациясе "Алабуга" махсус икътисадый зонасына юнәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев