Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кышкы көпчәккә кайчан күчәргә?

Сезон алмашынган чор машина йөртүчеләр өчен иң куркыныч вакыт булып исәпләнә. Шуңа да белгечләр, һава торышына карамастан, җәйге тәгәрмәчләрне кышкысына 15 ноябрьгә кадәр алмаштырсаң яхшы, ди. Әгәр дә төнге һәм көндезге температура уртача +7дән артмый икән, бу эшне кичектермәскә кирәк. Мондый температурада резина катылана һәм үзлеген югалта. Шоферлар исә кышкы резина кую вакытын үзләре сайлый.

Тәгәрмәчләрне алмаштыру вакыты законда тәгаен генә язылмаган. Таможня союзының Техник регламенты буенча кышкы чорда (декабрь, январь, февраль) кышкы резина куелмаган транспорт чаралары куллану тыела.
Кыш көне автомобиль белән идарәне югалтуга, авария килеп чыгуга китерергә мөмкин. Машина тәгәрмәчләренең тотрыклылыгы югала. Карлы юлда 50 км/сәг тизлек белән барганда тормозлау юлы кышкы резина булса 31-35 метр, шундый ук юлда җәйге резина булса 62 метрга кадәр җитә. Бозлавыкта бу күрсәткеч 10-15 процентка арта.
Резина озаграк хезмәт итсен өчен нишләргә, штрафка ничек эләкмәскә, автомобильгә махсус билге кирәкме? 
Кышкы резина алыштыру – автомобильчеләрнең көзге мәшәкате. Моны ел саен эшләргә туры килсә дә, ел саен сорау туа. Мәсәлән, иртәрәк куярга кирәкме, әллә инде карсыз асфальтта туздырып йөртеп тотрыклы кар явуын көтәргәме? 
Кышкы шиналар җылы һава торышын «яратмый». Шипа энәләре кыза һәм коела. Әгәр температура +10...+15тән югары булса, зур тизлектә йөрүне һәм кискен маневрлар ясаудан баш тартыгыз. Шуңа да беренче кар яуганын көтеп тормаска, ә салкыннар башлану белән тәгәрмәчләрне алмаштырырга кирәк. 
Әйтергә кирәк, «Шипа бар» диелгән махсус билгене машинага кую кирәк түгел. 2018 елда ук аны юл йөрү кагыйдәсе китабыннан чыгардылар.
Шиналарның искерүен ничек аңларга? 
Төп критерий – протекторның тирәнлеге. Кышкы шиннар өчен ул ким дигәндә 4 миллиметр тәшкил итәргә тиеш. Боларны махсус үлчәгеч ярдәмендә билгеләргә мөмкин. Әгәр дә сезнең шиналар артык иске икән, моның белән шаярырга ярамый! Резинада тирән ярыклар һәм, гомумән, ачык дефектлар булырга тиеш түгел. Ә менә аз сандагы шипаларны югалту бозда булган халәтне киметсә дә, тулаем алганда, бу куркыныч түгел.
Ике яки өч тәгәрмәчне генә алыштырып буламы? 
Бу бик үк дөрес булмый. Әгәр сүз башка модель һәм башка тип шиналарына алыштыру турында барса – бигрәк тә. Монда төп проблема – автомобиль балансы бозыла. Бу тормозга баскан вакытта машинаны төрле якка алып китәргә, маневрларда – алдан фаразлап булмаслык итеп «болгап» атарга мөмкин. Шиннар тип ягыннан да, тузу дәрәҗәсеннән чыгып та бертөрле булырга тиеш. 
Нинди шиналар кирәк соң: энәле булсынмы, әллә инде ансыз да ярыймы?
Бу күп яктан зәвык һәм шәхси өстенлекләр ягыннан чыгып билгеләнә. Монда иң мөһиме – резина кышкы булырга тиеш. Энәләре булган шиналар бозда яхшы тоталар һәм, гомумән, аларның үз-үзләрен юлда тотышы өслегенә бәйле түгел. Шипалары булмаган резинаның (липучкалар дип йөртелә), шулай ук өстенлекле яклары бар: ул – тавышсыз йөрү, экономияле һәм салкыннарда чыдам булуы белән аерыла. Шуңа күрә аны еш кына шәһәрдә йөри торган тәҗрибәле машина йөртүчеләр сайлый. 
Әгәр дә шиналар дискларда саклана икән, көпчәкләргә балансировка ясау кирәкме? 
Бу бер дә зыян итмәс. Тәгәрмәч үзенең авырлыгын югалтырга яисә саклаганда шиналар деформацияләнергә мөмкин. Шуңа да балансировка ясау – мөһим санала. 
Бу уңайдан без Чаллының шиналар алмаштыру үзәгендә булып, андагы эшләр белән танышып кайттык. 
– Көндезге һава тампературасы +7 градус җылы булса, тәгәрмәчләрне алмаштыру яхшы, чөнки бу шартларда җәйге резина сыйфаты үзгәрә – аның йомшаклыгы кими, димәк коры асфальтта да шуарга мөмкин, – дип сөйләде безгә тәҗрибәле механик Урал Габдрафыйков. 
Шиналар алмаштыру үзәгенә көненә 30-40тан артык машина килә икән. «Әлегә алай чиратлар юк, ажиотаж була калса да, машина йөртүчеләргә тәгәрмәч алмаштыруны 30 минутлап кына көтеп торырга кирәк булачак. Безнең үзәктә тәҗрибәле кешеләр эшли. Алар эшләренең чын осталары. Безгә чират белән яисә алдан язылып та килергә була», –ди шиномонтаж үзәге җитәкчесе Вадим Хәкимов.  
Үткән атнада инде шоферларның күпчелеге кышның беренче сынавын үтте. Ялларда сервис үзәкләренә чиратлар тезелде. Әйтергә кирәк, тимер ат хуҗаларының 80%ы ноябрь бәйрәмнәренә кадәр кышкы тәгәрмәчләргә күчеп өлгерә. Ишеп-ишеп кар яумаса да, төнге суыклар, шуңа өстәп, карлы яңгыр җәйге көпчәк белән хәрәкәт итү өчен куркыныч бит. 

Гөлия Ибатуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация