Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Әле ярый пенсионерлар бар!»

Елның нинди фасылы булуга карамастан урам җыештыручылар һәрвакыт хәрәкәттә. Җәй айларында кулларында себерке. Ишегалларындагы чәчәк түтәлләре дә алар кулы белән ясала. Кышын исә аларга кар көрисе, боз чабасы. Җиңел эш түгел, билгеле. Бүген бу эшкә атлыгып киләм дип торучылар да юк. Кышка кереп барганда эшләрнең ничек торуын белү өчен «Вилюй» идарә итү компаниясенә юл тоттык.

«Вилюй» компаниясе 40 күпкатлы йортка хезмәт күрсәтә. Бу йортлар ГЭС, ЗЯБ бистәсендә һәм Мәләкәс аръягында урнашкан.
– Урам җыештыручыларга кытлык. Зуррак комплексларда әле ничек булса да кеше табабыз. Яңа комплексларда, аерым торган йортларда эшләргә кеше табуы бик авыр. Урам җыештыручыларының күбесе 1,5-1,8 ставкага эшли. Хезмәт хаклары түбән булгач, алар зуррак күләмдә эшләргә мәҗбүр. 
Урам җыештыручыларның вазыйфасы территорияне генә тәртиптә тоту түгел. Подъездлар да алар өстендә – юасы, чистартасы бар. Чүп чыгару, савытларны юу, подъездларда, лифтларда көн саен дезинфекция дә үткәрү алар өстендә. Мәшәкатьләре санап бетерерлек түгел, – ди «Вилюй» компаниясе директоры Людмила Уткина. 
Урам җыештыручыларга тәртипсез кешеләр белән дә эшләргә туры килә. Күпкатлы йортларда яшәүчеләр эре  калдыкларны да подъезддагы чүпүткәргечкә ташлый, яисә урамга чыгарып ата. Чүпүткәргеч тыгылып күпме вакытны ала. Каты көнкүреш калдыклары янына этләр, я булмаса торыр урыны булмаган кешеләр ияләшә, анда да җыештыручы кирәк. 
Бу һөнәргә алынучыларга таләпләр дә югары. Башта өч ай сынау куялар, эшеңне җиренә җиткереп эшләсәң генә кабул итәләр. Югары белем кирәк түгел, медицина тикшерүе узу мәҗбүри, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаска кирәк, әлбәттә, ялкау булмаска. Ишегалды себерүчеләргә тәгаен эш сәгате куелмый, алар үзләре җаваплылык тоеп эшли. Бер көн генә эшеңә салкын карасаң да, йортта яшәүчеләр ризасызлык күрсәтә.
– Бездә урам җыештыручы булып эшләүчеләрнең 80 проценты пенсионерлар. Инвалидларны эшкә алмыйбыз. Куркынычсызлык техникасы буенча ярамый. Студентлар да килми. Күп подъездлы йортларны җыештыручылар кулларына 30-35 мең сум ала. Моның өчен, нормадан 3 тапкыр күбрәк эшләргә кирәк. Ә, гомумән, уртача хезмәт хакы 13 мең сумны акча тәшкил итә, – ди Людмила Александровна. 
Җитәкче билгеләп үткәнчә, җыештыручыларга хезмәт хакын арттырыр өчен тарифларны да күтәрү кирәк. Тариф күрсәткеченә җыештыручыларның хезмәт хакы гына түгел,  компаниянең барлык чыгымнары – шул исәптән салымнар да, махсус кием дә, тиешле инструментлар, чүп контейнерлары, эштә кирәкле материаллар, шул ук хуҗалык эше товарлары да керә. Бүгенге көндә компания буенча бу сумма 12 миллион.
– Мин һәр көнне 6нчы яртыга эшкә киләм, – ди 19/13 йортының 5 подъездына хезмәт күрсәтүче Лидия Бирюкова. – Үз эшемне белеп эшлим. Чисталыкта-пөхтәлектә тотарга тырышам. Кешеләр кайвакыт матурлыкның кадерен белмиләр, пычратып-буяп, тибеп-сызып китәләр. Кайвакыт елый-елый юам. Ташлап китәсе килгән чакларым да күп була.
Совет заманында  урам себерүчеләргә эш урыныннан торак биргәннәр. Мондый кызыксындыру чарасы  бетмәсә кадрларга кытлык булмас иде. Дөрес, идарә итү компаниясендә махсус эш киемнәре (җәйге, кышкы), перчатка, кирәк-ярак бирәләр. «Эшлэренә карап, премияләр дә була. Әле дә ярый пенсионерлар бар, – ди идарә итү компаниясе директоры Людмила Уткина. 
Мастер Физалия Хәйруллина да үз эшчеләре турында яратып сөйли. 
– 21 урам җыештыручым  белән килешеп эшлибез. Аена 3 тапкыр подъездларны генераль жыештырабыз. Шикаятьләр булса, тикшерәбез. Йортта яшәүчеләр җыештыручыларның кадерен белсен иде! 16/06 йорты территориясендә эшләп йөргән бер хезмәткәремә балконнан шешә тутырып сидек ыргытканнар! 19/04 йортында урам себерүче өстенә 3 литрлы банка белән кайнатма килеп төшкән. Башка сыймаслык бит бу! 20/06 йортында яшәүчеләрне унай яктан телгә аласым килә. Кар чистартырга трактор киләсе булса, бөтен йортлары белән чыгып басалар. Машиналарын алып куялар, асфальтны ялт иттереп чистартып куялар. Шундый кешеләребез булганда әле эшләргә була, – ди мастер. 
Кышын буранлы көннәрдә график, эш сәгате дигәннәре дә онытыла. Кирәк икән, төнлә дә эшлисең, дип сөйли 15 елдан артык җыештыручы булып эшләүче Фәрит Әхмәтов. 
– Иртәнге 3нче яртыда ук эштә булам инде мин. Аннары бит кеше эшкә китә башлый. Аяк асты чиста булсын дип тырышам. Күпкатлы йортларда яшәүчеләр таныйлар, алардан «рәхмәт» сүзе ишетү җанга рәхәт, – ди ул.
Урам жыештырырга физик эш яраткан, кешеләрнең тормышын матур итәргә тырышкан кешеләр килә. Тик алар хәзер күп түгел.

Гөлия Ибатуллина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация