Шəhри Чаллы

Әлфәс хәзрәт Гайфулла:“Йолдыз” мәдрәсәсе тарихта калды, хәзер аны сәяси хәл итеп күтәрергә кирәк түгел”

Аяз көндә күк күкрәгән кебек булды бу хәбәр:"Чаллыда вахабистлар үзәге булган "Йолдыз" мәдрәсәсе бинасын сүтәләр икән!" Бер сәгать эчендә бөтен интернент, радио-телевидение шушы ялган хәбәрне бөтен илгә таратты. Инде онытылып беткән, исеме генә түгел,эзе дә калмаган мәдрәсә турында авыз чайкау кемгәдер кирәк бит. Әлеге килеп чыккан хәл, татарылган хәбәрнең чынлыкка...

Аяз көндә күк күкрәгән кебек булды бу хәбәр:"Чаллыда вахабистлар үзәге булган "Йолдыз" мәдрәсәсе бинасын сүтәләр икән!" Бер сәгать эчендә бөтен интернент, радио-телевидение шушы ялган хәбәрне бөтен илгә таратты. Инде онытылып беткән, исеме генә түгел,эзе дә калмаган мәдрәсә турында авыз чайкау кемгәдер кирәк бит.

Әлеге килеп чыккан хәл, татарылган хәбәрнең чынлыкка туры килә-килмәвен ачыклар өчен без Чаллы мөхтәсибәтенә киттек. Имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфулла һәм аның урынбасары Фоат хәзрәт Мөхәммәтов үзеләре дә аптырашта: моннан ун ел элек суд карары нигезендә төбе-тамыры белән йолкып ташланган "Йолдыз" мәдрәсәсе исеме тарихта гына калды бит , диләр.

...Кайчандыр "Йолдыз" мәдрәсәсе булып ачылган элеккеге балалар бакчасы, заманында (туксанынчы еллар) динебез күтәрелеп килгәндә, халкыбыз иманына кайткан бер мәлдә авыл һәм калалар мәчетләренә имамнар әзерләп зур эш башкарды әлбәттә. Аттан колынның агы да, карасы да туа дигәндәй, бирегә килеп белем алырга килеп аны төгәлләми каядыр читкә китеп адашкан бер-ике шәкерт "Йолдыз"ның дәрәҗәсен төшерде, бусы булды. Әммә монда укып иман белән гомер итүче, милләтебезгә хезмәт итүче хәзрәтләр шактый күпләр.

"Йолдыз" мәдрәсәсе 2006 елда рәсми рәвештә ябыла. Аның бинасы 2007 елда Чаллы мөхтәсибәте каршында оешкан ГЭС бистәсе мәхәлләсе мөселманнарына бирелә. Аны арендага да биреп карыйлар, ләкин ремонт таләп ителгәнгә алырга теләүче булмый, шәһәр хакимияте дә үзенә кире алырга теләми. Шуннан бинаны намаз уку залы да булгач мәчет итеп файдаланалар. Ул вакытта инде ул шактый тузган, идәннәре черегән, тәрәзә төпләре җимерелеп төшәрдәй иде. Мин шәхсән үзем Чаллы телевидениесендә "Кыйбла" программасын алып барган вакытта биредә берничә тапкыр булып бинаның шулкадәр искерүенә, стеналары төртсәң авырга торуына гаҗәпләнә идем. "Моңа берәр вакыт ремонт ясарлар микән," дигән фикерләр дә башыма килде. Мәчетнең бер ягында күп балалы Нәбиуллиннар гаиләсе яшәгәнлеген беләм, алар соңыннан квартира алып аннан күченделәр.

2014 елда бинаның төзеклегенә экспертиза үткәрелә һәм ул авария хәлендә , дип табыла.

-Кышкы чорда биредә җылылык, ут-су өчен ай саен 100 мең түләргә туры килә иде,- дип искә ала Фоат хәзрәт.

Аллаһның рәхмәте белән Фоат хәзрәт Мөхәммәтов әлеге бина янында яңа мәчет төзетә башлады һәм ул тиз арада төзелеп бетте. Хәзер аңа ГЭС мәхәлләсе халкы сөенеп намазларга йөри. Иске балалар бакчасы бинасын ремонтлап булмау сәбәпле сүтәргә карар кылынды.

-Аны ремонтлау өчен 30 миллион сум акча кирәк булыр иде,- ди Әлфәс хәзрәт.- Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе килеп бу бина бигрәк беткән, моны сүтүдән башка чара юк, диде.

Шулай итеп инде бер айдан артык вакыт эчендә иске бинаны сүтә, җимерә башлаганнар.

-Моннан чыккан барлык материалларны элеккеге ит комбинаты, корбан малларын чалу урыны янындагы мәйданга илтәбез,- дип сүзгә кушыла Фоат хәзрәт,- берсе дә юкка чыкмый без аларны төзеләсе мәчетләребездә файдаланачакбыз.Тиздән Сувар бистәсендә яңа мәчеткә нигез салачакбыз шунда китәчәк. Аннан шушы корбан чалу урынында да мәчет төзеп куячакбыз.Орловка боҗрасы районында төзелә башлаган бистәдә дә мәчет булачак, аннда да без шушы сүтелгән материалларны кулланачакбыз.

Инде бина сүтелеп урыны чистаргач, биредә Ислам мәдәни үзәге төзү планлаштырыла.Анда хәзерге вакытта мөхтәсибәт каршында эшләп килүче дини-мәдәни оешмалар, бүлекләр урын алачак. Киңәшмәләр залы, чәйханә һ.б. булачак икән.

ГЭС бистәсе халкы да иске, комплексны бозып торучы бинадан котылуга шат.

-"Йолдыз" мәдрәсәсе тарихта калган, хәзер аны сәяси хәл итеп күтәрергә кирәк түгел,-дип сүзен дәвам итте Әлфәс хәзрәт,- бина мөхтәсибәтнеке без аны сүтә башлаганчы шәһәр админстрациясе һәм барлык хәзрәтләр белән киңәштек.

Чаллы мөселманнары тынычлык, үзара аңлашып яшәү яклы. Бу хакта мәчетләребездә җомга вәгазьләрендә һәр даим әйтеп киленә. Терроризм безгә ят, без илләр имин, халыклар дус-тату яшәсен, дип догалар кылабыз.

Әйе, шәһәребез мөселманнары тормышы яхшылыкка корылган, алар тыныч яшәү рәвешен алып баралар. Инде иске начар хәлләрне казып чыгарып шушы иминлекне бозарга теләүчеләр бар икән, барып чыкмас. Чаллы мөхтәсибәте җитәкчеләре белән очрашудан мин шундый уйлар белән кайттым.

Мирһади Разов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: