Лилия Гыйбадуллина: "Тукай премиясе алучының яше мөһим түгел"
Республикакүләм әдәби бәйгедә берьюлы 4 номинациядә җиңгән, Чаллыда «Ел язучысы» исеменә лаек булган яшь әдипнең кызыклы фикерләре.
– Лилия, газета укучыларны үзең белән таныштыр әле. Шигырь язу сәләте каян килә? Шул халәтне сурәтләп кара әле, шигырь ничек туа ул?
– Актаныштан мин. Әҗмәт дигән бәләкәй генә авылда туып-үстем, күрше Такталачык урта мәктәбендә укыдым. Әти-әнием гап-гади кешеләр, әтиебез урманчы булып эшләде, әниебез – шәфкать туташы. Безнең якта шигырь чыгармаган кеше сирәк. Нәкь менә чыгармаган дим, чөнки шигырь безнең як халкының сөйләмендә ул. Ниндидер олы эшкә санап, кәгазьгә төшереп тормый ул аны. Уен-көлкеле чакта да, хәсрәтле вакытларда да безнең яклар шигъри тел белән сөйләшә, такмаза кыстырып җибәрә. Әйтик, берәр хәбәр ишетсәм, мин әле әбекәй сүзе белән: «Әйтәм җирле Хәсән чирле, хатыны кыйнаган икән...» дип куям. (Көлә) Андый шигьри гыйбарәләр бихисап. Әбекәй тәрбиясе минем шәхесемә дә нык тәэсир иткән. Әти-әни эштә вакытта әбекәй белән кала идек. Аның җылы, йомшак теле, «Сак-Сок» бәетен көйләүләре күңелгә уелып калган. Шигырьгә мин менә шулар аша килгәнмендер, мөгаен.
Дөньяга туганчы, кәгазьгә төшкәнче, шигырь иң элек күңелдә туа. Тамчылап-тамчылап тула ул, сызлатып, борчып йөри. Авыр йөк шикелле йөрәктә ята. Бу халәт атналар, айлар дәвам итәргә мөмкин. Берзаман аулак, дөнья тыныч чакта – гадәттә төнлә мин ноутбугым каршына утырам һәм «түгеләм». Андый чакта мине бүлдерергә ярамый. Беркемне күрмим, ишетмим. Язганыма ахыргы нокта куелгач тойган рәхәтлекне һәм җиңеллекне аңлатып бирә алмам. Иртәгәсе көнне, үзең дә «суынгач», яңадан укырга, килешмәгән төшләрен төзәтергә кирәк әле аның.
– Шагыйрь ул заманны үтә сизгер тоемлаучы зат, диләр. Синең күңелне күбрәк ни кузгата? Бүген, дөньялар бик үк тыныч булмаганда, күңелең ни халәттә?
– Әсәрнең темасын укучы билгели дип саныйм мин. Менә Зәкия Туфайлованың һәркемгә билгеле «Әни диеп язып куйдым...» шигыре бар. Минемчә, ул шигырь ятимлек турында. Әни назын тоеп яшәгән, ана җылысыннан мәхрүм булмаган бала урамдагы карга «әни» сүзен язып йөриме? Кемгә таптамаска куша ул аны? Бәлки баласын ташлаган «әни»ләргә эндәшәдер… Шигырьләрем тормыш, кеше гомере, мәңгелек кыйммәтләр хакында. Темасын укучы үзе билгеләр дигән өметтә калам.
Шагыйрьләрнең гомерлек җәзасы – сизгерлектер ул. Күрергә, белергә тиеш булмаганны да сизеп яшәү. Ә «сукыр» булып көн итү күпкә җиңелрәктер сыман. Каләм иясенең күңелен һәрвакыт киләчәк турында уйланулар борчый, әрнетәдер. Төптән уйлап карасаң, җирдәге һәр кеше үзеннән соңгы тормыш яхшырак, яктырак булсын өчен тырышырга тиеш. Татар шагыйре киләчәк турында хафаланганда беренче нәүбәттә үз милләтен күз уңында тота. Милләтең язмышы – синең язмыш. Бәлки нәкь менә шушы сагыш күпләрне әдәби иҗатка әйдидер дә. Бүгенге шомлы көннәрдә дә шушы кыйммәт башымнан-ушымнан китми. Минем милләтем – минем гаиләм, минем нигезем. Улларым – үземнең, димәк, милләтемнең киләчәге…
– Мине синең әдәби бәйгедә җиңү вакыйгаң бик сөендерде. Син анда шагыйрь буларак та, язучы буларак та балкыдың? Менә мондый бәйгеләрнең әһәмияте нидә? Социаль челтәрләрдә анда билгеләнгән премияләрне аз диюче дә, күп диюче дә булды. Синеңчә ничек? Син ул акчаны нигә тотачаксың?
– Рәхмәт! Менә, фаразан, шушы бәйге булмаса, безнең бу әңгәмә дә булмас иде бәлки. Халык татар әдәбияты турында әлеге бәйгегә нисбәтле булса да уйлана, бәхәсләшә, мактый, таптый икән – игьтибар бар дигән сүз. Әлбәттә, төп фактор – җиңүчеләргә бирелгән акча күләме. Ә нишлисең, хәзер кешене кызыксындыру өчен төп кыйммәт – матди байлык. Бу җәмгыятьне үзебез шундый итеп тәрбияләдек. Совет чорындагы кыйммәтләр белән чагыштырып карагыз. Бала әдәбият, сәнгать белән тәрбияләнгән ул чорда кешеләрнең үзара мөнәсәбәте ничек иде? Ил-көнгә, киләчәккә, гаделлеккә ышаныч ни дәрәҗәдә иде? Берзаман мәктәп системасыннан әдәбиятны, әдәби китапны, сәнгатьне алып аттык. Балалар ОГЭ, ЕГЭ тестларына чумды. Һәм, рәхим итегез, бүгенге чынбарлык. Мәктәпләрдә балаларны ата торган әдәпсез һәм имансыз заманга килеп төртелдек. Без – китап укып үскән буын. Татар әдәбияты минем өчен психолог та, тренинглар да, логопед та, шәхес үсеше өчен кирәкле башка бик күп хәзерге «модный» ярдәмчеләр ролендә дә булды. Китап кадерен аңлау әдәбият өчен дә, язучы өчен дә түгел, кешеләр өчен кирәк. Әдәбиятка игътибар һәм ихтирам арттыруда бу конкурсларның роле зур дип уйлыйм, өметләнәм мин.
Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе үткәргән әлеге бәйгедәге премия күләменә килгәндә, ул кызыктырырлык иде. Моңа кадәр үткәрелеп килгән әдәби конкурслар белән чагыштырсаң, шактый зур сумма. Мин бүләгемнән канәгать. Рәхмәтле була белү – бу тормышта бик кирәкле сыйфатларның берсе. Акча кешенең кешелеклелеген сыный торган әйбер инде ул, нишлисең. Азсынганы азсынадыр бәлки. Тәкәсен азсынып, мәйданга чыкмый калган көрәшчене белмим мин… Бу бәйгегә җиңелрәк, фәкать бәйге итеп кенә карарга киңәш итәр идем. Бүләгемне нишләтәсемне әйтмим. Тәкәне суялар инде аны, саклап тормыйлар.
– Бүләкләү кичәсендә М.Әхмәтов, Р. Зәйдулла, Р. Вәлиев һәм башка әдипләр сиңа соклануын яшермәде. Хәтта ачыктан-ачык Тукай премиясенә лаек дип тә әйттеләр. Үзеңнең дә андый хыялларың бардыр. Уйланганың бармы, Тукай премиясе яшьләргә бирелергә тиешме? Бездә, соңга калмасын дигән шикелле, гел өлкәннәрне сайлыйлар. Менә шул турыда да ачык кыю фикер ишетәсем килә.
– Тукай премиясе турында әлегә уйлаганым юк. Разил абый «лаек булырга язсын» дигән фатиха бирде. Бик олы сүзләр, олы бәя – кыенсынып кабул иттем. Тукай премиясе алыр өчен дип язмыйм мин. Тукай бит ул! Акчага җыр тексты язарга мөмкин, әмма шигырь түгел. Әсәрең матди яктан бәяләнсә әйбәт, билгеле. Бу шулай тиеш тә. Каләм хакы (гонорар) язучыга акча турында уйланмый яшәргә мөмкинлек тудырыр күләмдә булырга тиеш. Әмма, ни кызганыч, бүген андый шартлар юк.
Тукай премиясе тирәсендә шау-шу күп инде ул бездә. Шул ук социаль челтәрләрдә дә «болгатучылар» шактый. Тукай премиясенә кандидатлар исемлеген күргәч тә, кеше ул авторларның иҗаты белән танышырга, укырга, исенә төшерергә тиештер. Ә бездә капка астыннан өрү китә. Башта укы, өйрән, аннан фикер әйт бит инде, югыйсә.
Миңа калса, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе каләм ияләренә генә бирелсә дөресрәк булыр иде. Сәнгатьнең башка өлкәсендә дә исемле премияләр булдырырлык олпат затларыбыз бар. Әйтик, рәссамнарга Бакый Урманче премиясен исемен дә, җисемен дә олылап тапшырырга мөмкин һ.б. Әгәр язучының татар халын данлаган һәм татар халкы данлаган олы, саллы хезмәте, лаек иҗаты бар икән, Тукай премиясе алучының яше дә мөһим түгел. Минем әле андый иҗатым юк.
– Бүген шигырь укыйлармы? Укыйлар икән – кемнәр? Укымыйлар икән – нигә?
– Укыйлар да, язалар да. Хәерле иртә, тәмле төшләр теләгән шигьри котлаулар, әни, авыл, балачак һ.б. турында шигырьләр ватцапта йөреп тормыймыни? Социаль челтәрләр шигырь белән тулмаганмыни? Кеше күңеле шигырьгә омтыла. Әнә шул «Сак-Сок»лар, бишек җырлары белән каныбызга салынган инде ул. Татар шигырьсез яшәми. Иң үтемле лозунглар, өндәүләр, фикерләр шигьри тел белән әйтелә. Дөрес, бүген шигырьне китаплардан сирәк укыйбыз, нигездә интернет киңлеген «сөзәбез». Татар китапларын интернет-кибетләрдән алу мөмкинлеге күбрәк булсын иде. «Озон», «Вайлбериз» кебек популяр интернет кибетләре бар бит хәзер. Китапларны шуннан кайтартам. Менә шул платформага безнең татар китаплары да керсен иде. Кайбер татар басмалары анда сатыла башлады инде. Алар кәгазьдә дә, электрон форматта да артып торсын иде. Прозаны ноутбуктан укый алам, ә менә шигырь өчен кәгазь китап кирәк миңа.
– Бүген кемнәр популяр?
– Популярлык тотрыклы әйбер түгел ул. Кичә күп кешенең телендә булган нәрсәне бүген инде искә дә алмаска мөмкиннәр. Кыска хәтерле хәтәр чорда яшибез. Әйтик, менә бүгенге көндә миңа Әмирхан Еники әсәрләре кирәк. Бүген минем өчен Еникинең сугыш турында әрнеткеч хикәяләре популяр… Минем мохиттә популяр булган әйберне башкалар белмәскә дә мөмкин. Шунысын тәгаен белеп әйтәм: минем даирәмдә, мине камаган тирәлектә әдәби китап популяр.
– Иҗади дөньяда да көндәшлек, көнләшү бар. Синнән көнләшәләрме? Яшь кенә кызның шулай ыргылуына өлкән апа-абыйлар реакциясез калмас бит инде. Тешләүләргә ничек каршы торасың?
– Көнләшү – үзеңнең көчсезлегеңне тану бит ул. Көнләшкән кеше үзен-үзе рухи газапка дучар итә, минемчә. Бер-беребезгә соклана белик, яһүдләр сыман бер-беребезне күтәрик. Бәйгедә әсәрләрем җиңгәнне белгәч, беләсеңме, нидән курыктым? Татар башын татар ашар, дигән, татарның күңел тарлыгын расларга маташкан әнә шул әйтемгә мине дә инанырга мәҗбүр итмәсеннәр иде дип курыктым. Минем җиңүем үзенә күрә сынау булды. Ул сынауны үзем таянган, хөрмәт иткән дусларым, аркадашларым уңышлы үтте, Аллага шөкер.
Мин «абый», «апа» дип дәшә торган кешеләр мине «тешләми». Алар мине үсендерә, мактый, тәнкыйтьли, шелтәли, әмма тешләми. Бик үк яшь түгелмен инде, ни кызганыч. Азмы-күпме тормыш тәҗрибәм дә бар, язучы, журналист буларак та, сәнгатькәрләр белән шактый аралашырга туры килде. Кешеләр төрле, шәхесләр төрле. Кем беләндер җеннәрең килешмәскә мөмкин, ләкин ул кеше әле сиңа начарлык тели дигән сүз түгел. Обьектив тәнкыйтьне мин һәрвакыт обьектив кабул итәргә тырышам – моны файда өчен, үзсенеп әйтү дип кабул итәм. Университетта әдәби тәнкыйть һәм редакцияләү бүлегендә укыганлыгымны да искә алып үтим әле. Үз-үземә дә, башкаларга да тәнкыйть көчле миндә. Ә менә мине, шәхесемне, иҗатымны субъектив бәяләргә, кимсетергә тырышкан – син әйткәнчә «тешләргә» маташкан адәмнәр белән сүз көрәштермим, бәхәскә кермим. Үз кешеләрем мине уңышларым белән дә, уңышсызлыкларым белән дә бергә үз итә. Бу бәйгедән соң котлаучылар күп булды, «тешләүчеләр» булмады. Ә интернет киңлекләрендә, исемнәрен күрсәтмичә, капка астыннан өреп, яла ягып маташучыларның гөнаһлары үзләренә булсын.
– Сәхнәдән тыш, үзеңә генә әйтелгән җылы сүзләр бардыр. Сер булмаса, нинди?
– Бар, әлбәттә. Күп алар. Үзем бик хөрмәт иткән бер әдип: «Роман язмый сынаттың менә», – диде. Ул минем холкымны, киртәләрне сөзеп үтүдән тәм табып яшәвемне белә. Шуңа шулай «үчекли» – ышана, олылый, димәк. Рәхмәтлемен. Икенче бер олпат язучы агай бик төпле киңәш бирде. «Әйбәт язар өчен илле яшькә кадәр вакытың бар, яз», – диде. Рәхмәт аңа да.
– Мондый уңышларга ирешкәч, яңа китаплар да көтәргәдер инде.
– Менә шушы сорауны көткән идем. Юкса, бу бәйгедән соң күбесе акча саный, ә җиңгән әсәрләр, аларны каян һәм кайчан уку мөмкинлеге турында белешми. Конкурсның мәгьнәсе, максаты да – яхшы әдәби әсәрләр бит, югыйсә. Үсмерләр өчен язылган «Бишенче гомер» дигән фантастик повестем Татарстан китап нәшриятында чыгарга тиеш дип беләм, Аллаһ боерса. Аерым китап булырмы, җыентыкта дөнья күрерме – әйтә алмыйм. Әмма басылуын һәм укучыга барып ирешүен дулкынланып көтәм. Шулай ук конкурста җиңгән «Гали Рәхим» дип аталган поэмам һәм шигырьләрем «Казан утлары» журналында дөнья күрергә тиеш. Шигырьләремне март санында укырга мөмкин булачак. Сүз уңаеннан, «Мәйдан» журналында да минем әсәрләргә урын бирелде бу айда. Яңа шигырь китабы әзерләү нияте күңелемдә йөри. Яшь барган саен, бу эшкә һәм, гомумән, иҗатка җитдирәк карыйм. Бүгенге көнгә Татарстан китап нәшриятында дүрт шигырь җыентыгым дөнья күрде. Яңасы, «Сөрән» дип аталганы, үземдә һәм нәшрият кибетләрендә бар. Укырга тәкъдим итәм.
Әңгәмәдәш – Резидә Юсупова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев