Менә сиңа, мә: Чистящие акчалар!
Нинди сүз бу дип аптырадыгызмы? Безнен редакциянең машина йөртүчесе Зөлфәт Мөссәләмов та шундый хәлдә калган. Узган ялларда ул «Омега» сәүдә үзәгендә урнашкан «Перекресток» кибетенә кергән булган.
«Яңартылып ачылган кибеткә әле беренче керүем, шуңа күрә каршымда торган элмә такталарга күз салдым, һәм, сискәнеп куйдым. Татарча сүзләрне аңларлык түгел», - дип сөйләде ул. Бу такталарның фотосын без «Шәһри Чаллы»ның Инстаграм битенә дә урнаштырдык. Белгәнебезчә, Республикада Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Телебезнең чисталыгын, төгәллеген махсус комиссия дә контрольдә тота. Моны белгән подписчикларыбыздан күпсанлы әрнүле комментарийлар да жыелды. «Килеп терәлдек, җәмәгать! Оят, билләһи!», «Татар телен саклау нык көчле безнең милләттә!» - дип яздылар алар.
Тактада: «Чистящие средства – чистящие акча, Освежители – яктырткычлар» - диелгән . Күренеп тора – интернеттан алынган тәрҗемәләр. Яндекс та, Гугл да средства сүзен – акча дип тәрҗемә итә. Кибет директоры урынбасары Илнур Шакиров та, башка хезмәткәрләр дә бу язуларга игътибар итмәгән. Кибетне ачыр алдыннан матур итеп ясалган, маркетинг таләпләренә туры килешле, сатып алучыларның игътибарын ерактан җәлеп итүче такталарны иң күренә торган урынга урнаштырып куйганнар. Татарстанда икетеллелек турындагы закон гамәлдә булуын исәпкә алып, татарча варианты да бар.
Белгәнебезчә, әлеге сәүдә йорты Мәскәү челтәрендә. «Кирәкле тәрҗемәләрне андагы маркетинг бүлегеннән ясап кайтардылар. Мәскәүдә татарча белмиләр бит, интернеттан алганнар да куйганнар», – ди җитәкче. Кызганыч, Мәскәүдә генә түгел, үзебезнең Чаллыда да дөрес язылышка игътибар бирмәгәннәр. Бу эшне шәһәр Башкарма комитетының икътисад идарәсе белгечләре дә үзагымына куйган булып чыга. Сәүдә-сәнәгать предприятиеләре алар карамагында. Әлбәттә, Илнур Шакиров эшнең нидә икәнен аңлап алып, сатып алучылардан гафу үтенде. Товарлар исемен яңадан тәрҗемә итәргә вәгъдә бирде.
Әлбәттә, бу хәл сенсация тугел. Бармы – бар , дияр өчен эленгән мәгънәсез тәрҗемәле андый такталар адым саен. ТР Президенты каршындагы Татар телен үстерү комиссиясен җитәкләгән ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов бу гаделсезлек белән көрәшү өчен үзенчәлекле бәйге дә оештырды. Кем уңышсыз тәрҗемә ителгән элмә такталарны күбрәк таба? Әгәр, чаллылар актив булса, телебезне мәсхәрәләү буенча һичшиксез, без җиңәр идек. Икенче яктан караганда, алга китеш тә бар сыман – такталар ике телдә бит. Татар телен көн дә кулланмаган фирма вәкилләре дөрес тәрҗемә итәр өчен кайда мөрәҗәгать итәргә тиеш? Мәгълүм булганча, Чаллы хакимиятендә андый эш белән аерым шөгыльләнүче белгечләр дә юк. Дөрес, эш кәгазьләрен алып бару идарәсендә бер төркем бар, тик алар, нигездә документлар, карарларны рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү белән мәшгуль. Ә кирәк кеше тәрҗемәчеләрне үзе эзли. Кем каян таба ала, кем ничек булдыра ала, димәк. Хәлне ничек уңайга үзгәртеп була соң?
Факил Сафин, язучы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты:
- Бу күренешне газета аша (сайтны да кушып) фаш итү, һичшиксез, халыкка җиткерү мөһим. Җәмәгатьчелекне тартырга, бу күренешкә каршы эш җәелдерергә кирәк. «Татар телен яклап» дигән акцияләр үткәрергә була. Бу телебезгә илтифатсызлык күрсәткән бизнес вәкилләрен сискәндерү өчен дә кирәк.
Фирдүсә Әюпова, 84нче лицей-интернат директоры, Шәһәр Советы депутаты:
- Татарстанда алтакталар ике дәүләт телендә – татар һәм рус телләрендә язылырга тиеш. Татарча тәрҗемәләрне, системага салып, бер оешма башкарса яхшы булыр иде. Кызганычка каршы, Чаллыда бу эш белән шөгыльләнә торган рәсми оешма юк. Шунлыктан, кем ничек булдыра, шулай эшли. Монда бу кибет хуҗаларын гаепләп тә булмый: алар исемнәрне интернет ярдәмендә тәрҗемә итеп куйганнар. Нәтиҗәсе татар милләте өчен аяныч, Татарстан кибетләрендә мондый язулар эленеп тору бер дә матур күренеш түгел.
Галимҗан Зарипов, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлегенең элеккеге җитәкчесе:
- Бик хаталы алтакта. Элек мондый тәрҗемәләрне хакимияттәге махсус бүлек контрольдә тотты. Хәзер дә шундый җаваплы бүлек эшләсә, мондый кызганыч күренешләр булмас иде. Шәхси секторда урам исемнәре бер телдә генә язылган. Беркөнне “Яруллина урамы” дигәнен күреп гаҗәпләндем. Кем ул Яруллин яисә Яруллина? Бу алтакталар киләчәк буында ватанпәрварлык, туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә, кешегә мәгълүмат бирергә тиеш бит, ләбаса. Кызганыч, “Татарстанда дәүләт телләре турындагы канун”ның эзлекле үтәлешен тикшерүче юк. Юкса, бу хаталы язулар Чаллыны бизәми бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев