Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Металл йомычкасын үзебездә ясыйлар

"Промвест" сәүдә йорты җаваплылыгы чикләнгән оешма 1000 квадрат метр мәйданда металл йомычкасы җитештерү цехы ачты. Шушы көннәрдә әлеге предприятиедә Наил Мәһдиев тә булды. "Промвест"ка яңа җиһазлар узган елда Төркиядән кайтырылган иде. Моңа кадәр анда аена 1,5 мең тонна чимал җитештерелде. Яңа цехта исә аена 500 мең тонна чимал ясарга мөмкин....

"Промвест" сәүдә йорты җаваплылыгы чикләнгән оешма 1000 квадрат метр мәйданда металл йомычкасы җитештерү цехы ачты. Шушы көннәрдә әлеге предприятиедә Наил Мәһдиев тә булды.

"Промвест"ка яңа җиһазлар узган елда Төркиядән кайтырылган иде. Моңа кадәр анда аена 1,5 мең тонна чимал җитештерелде. Яңа цехта исә аена 500 мең тонна чимал ясарга мөмкин. Бу металл калдыгын эшкәртүне 2 тапкыр арттырырга була дигән сүз.

Кризиска каршы штаб утырышларының берсендә предприятие җитәкчесе Андрей Балта Наил Мәһдиевтан цехка арендага бирелгән җирне законга туры килерлек итеп үзгәртүдә ярдәм сораган иде. Әлеге очрашудан соң, башкарма комитет ярдәме белән, хәлләр уңай якка үзгәрде: цех ачылды, өстәмә эш урыннары булдырылды.

Йомычка ясау цехы металлга икенче тормыш бирә - элек калдыклар БСИдагы складка җыелган булса, хәзер яңа цехта йомычкадан брикетлар ясала. Аларны исә кабат файдаланырга мөмкин.

"Промвест" коллективы кара металл җыю, әзерләү, металлны эшкәртү белән шөгыльләнә. Шулай ук конструкцияләрне монтажлау эшләрен дә башкара. Шәһәрдә компаниянең өч бүлекчәсе уңышлы эшләп килә. "Промвест" КАМАЗ, "Татэлектромаш", "Челныводоканал", "Начало", "Ростар" компанияләре белән хезмәттәшлек итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X