Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мөхтәрәм дин кардәшләр!

Сезне Изге Коръән иңә башлаган иң кадерле аебыз Рамазан Шәрифкә аяк басуыбыз белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Бу айда без Аллаһының чиксез рәхмәтләренә һәм хикмәтләренә гаҗәпләнеп туймыйбыз. Рамазанда безгә тәүлек әйләнәсендә гыйбадәт кылу, төрле изгелекләр эшләү мөмкинчелеге бирелә. Көн яктылыгында ашаудан, эчүдән тыелып тору - ул гыйбадәт. Сәхәр ашау, авыз...

Хәтта хәдистә килгәнчә, ураза тотучының йокысы да - ул гыйбадәт. Шулай булгач ураза - Аллаһыга кылган гыйбадәтләребезнең иң мөһимнәреннән берсе. Рамазанда кылган изгелекләребезгә савапларны Аллаһы Тәгалә башка айларга караганда арттырып бирә.

Рамазан уразасы үзен мөселман дип санаган, балигълык яшенә җиткән, үз акылында булган, сәламәтлеге мөмкинлек биргән һәркайсыбыз өчен мәҗбүри гамәл булып тора. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) киң билгеле хәдисендә болай диелә: "Рамазан ае керү белән Җәннәт ишекләре ачыла, тәмуг ишекләре ябыла, ә шайтаннар богаулап куела."

Ошбу айда Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләребезгә әҗер-савапларны дистәләрчә, йөзләрчә мәртәбә арттыра, гөнаһларыбызны гафу итә. Тәкъва мөселманнар бу айда Коръәнне башка айлардан күбрәк укый, аятьләрнең тирән мәгънәләре хакында ешрак уйлана, алардан үзенә күп файда ала.

Әйдәгез, бу айда садакаларыбыз белән мескен-фәкыйрьләрне сөендерик, туганнарыбызның, ата-аналарыбызның хәлен ешрак белик. Берничә йөз сумнан малыбыз кимемәс, ә менә мохтаҗ-ятимнәрнең күңелен күтәрә алырбыз.

Рамазан аен тулы акылыбызда сәламәт килеш тыныч күңел белән каршыласак иде. Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә Үзенең ярдәмнәрен ирештерсен һәм туры юлыннан барырга иман көче, тәкъвалык бирсен!

Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев