Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Милләтебезнең тарихи хәтерен саклыйк

Нәкъ йөз ел элек, тормыш уңай якка үзгәргәндә, Беренче Бөтендөнья сугышы башлана. Җир, байлык өчен барган бәрелешләрнең бер ягында Германия, Австро-Венгрия, Төркия, Болгария, икенчесендә Россия, Франция, Бөекбритания, Сербия, соңыннан Япония, Италия, АКШ һәм башка илләр була. Сугышта 38 дәүләт, 74 миллион кеше катнаша. Аның 10 миллионы үлә, 20 миллионы яралана....

Нәкъ йөз ел элек, тормыш уңай якка үзгәргәндә, Беренче Бөтендөнья сугышы башлана. Җир, байлык өчен барган бәрелешләрнең бер ягында Германия, Австро-Венгрия, Төркия, Болгария, икенчесендә Россия, Франция, Бөекбритания, Сербия, соңыннан Япония, Италия, АКШ һәм башка илләр була. Сугышта 38 дәүләт, 74 миллион кеше катнаша. Аның 10 миллионы үлә, 20 миллионы яралана. Россия империясендә 178 миллион кешенең 5 проценты, ягъни 16 миллионы мобилизацияләнә.

Сугыш безнең татарларга аеруча зур югалтулар китерә. 3 миллион 700 мең татар халкы миллионнан артык кешене (бу исә 35% дигән сүз) фронтка озата. 18дән 60 яшькә кадәрге ир-егетләрнең икесенең берсе Россия империясен яклап утка керә. Бу кадәрле югалтуларга бер генә милләт кешесе дә мәҗбүр ителми. 100 мең татар һәлак була, 50 меңнән артыгы пленга эләгә.

Әйтергә кирәк, татарларның Беренче Бөтендөнья сугышындагы батырлыгы нигәдер өйрәнелмәде. Үзем тапкан чыганакларга таянып шунысын әйтергә кирәк, гаярь милләттәшләр гомерләрен кызганмый Россия, Ватан өчен үлемгә барганнар. Генераллардан Шәйхелислам Кочуров, Зөлкарнай Дашкин, Польша татарлары Мацей Сулькевич, Якуб Юзефович җитәкчелегендә корпус, дивизияләр батырлыгы дөньяда билгеле булган. Хәзерге Балык Бистәсе районына кергән якташларым - армия генералы Алексей Антоновның әтисе унтер офицер Иннокентий Антонов, Зиннәтулла Фәйзуллин оста командирлардан саналган. Минем бабам Шәфигулла да 1914 елда сугышка алынган. Георгий тәресе медаленә лаек булган. Кызганыч, 1917 елда ул һәлак булган. Өч баласы ятимлектә калган. Югары Тегермәнлек авылы кызы, Санкт-Петербург җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Садретдин хәзрәтнең тормыш иптәше Мәүдүдә абыстай, 1917 елда фронтта һәлак булган улы Фәйзиязданның җәсәден эзләп, сугыш кырына китә. Дүрт җирдә каберлекләрне карый. Офицер улын аягындагы миңеннән танып, мең авырлыклар белән Петербургка алып кайтып, мөселманча күмдерә...

Бабам турында мәгълүматлар эзләп меңәрләгән кешеләрнең исемлеге белән танышырга туры килде миңа. Ныклап өйрәнсәң, эзләсәң, алар арасында әллә нинди каһарманнарыбыз бардыр әле. Аларны фәкать эзләргә генә кирәк. Чөнки милләтебезнең тарихи хәтерен саклау безнең изге бурычыбыз бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев