Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мин сок­ла­нам си­ңа, ке­ше­лек!

Әле­ге яз­мам­ны Рү­зәл­нең бик тә ма­тур һәм мәгъ­нә­ле сүз­лә­рен­нән баш­лый­сым ки­лә: ашы­га-ашы­га өй­гә кай­тып бар­ган­да бе­рәр­се юл бир­мә­сә, бе­рәр шо­фер җә­я­ү­ле­ләр юлын­да без­не үт­кәр­мә­сә, хас­таха­нә­ләр­дә чи­рат тор­ган­да бер-бе­ре­без бе­лән сүз­гә кил­гән­дә, бу дөнь­я­да ми­һер­бан­лы ке­ше­ләр биг­рәк аз дип уй­лый­быз. Лә­кин бу һич ке­нә дә алай тү­гел, әй­лә­нә-ти­рә­дә яр­дәм ку­лын су­зар­га әзер то­ру­чы ке­ше­ләр би­хи­сап күп.

Рү­зәл Мин­һа­җев кеч­ке­нә­дән авыл та­би­га­те­нә, ке­ше­лек­кә, сән­гать­кә, иҗат­ка бар бул­мы­шы бе­лән га­шыйк егет. Ту­ган ягы Мөс­лим­нең ге­нә тү­гел, Рү­зәл ая­гы бас­ма­ган бер ге­нә Чал­лы сәх­нә­се дә кал­ма­ган­дыр.
- Рү­зәл, бе­лү­е­без­чә сез­нең төп һө­нә­ре­гез бө­тен­ләй баш­ка юнә­леш бе­лән бәй­ле?
- Әйе, бү­ген­ге көн­дә мин шәх­си эш­мә­кәр. Төс­ле ка­лай­лар­дан тә­рә­зә йөз­лек­лә­ре ясау бе­лән шө­гыль­лә­нәм. Ал­лаһ­ка шө­кер, ин­де бы­ел эш­ли баш­ла­вы­ма 6 ел бу­ла. Тә­рә­зә йөз­лек­лә­рен­нән тыш, кул­дан ки­сеп төр­ле ма­кет­лар, урам исем­нә­ре, поч­та тарт­ма­ла­ры, ши­гырь­ләр язып кой­ма­лар­га элә­без, го­му­мән, ке­ше нәр­сә со­рый ба­ры­сын ­да ясый­быз.
- Ә ни өчен кеч­ке­нә­дән үз ит­кән иҗат һәм сән­гать бү­ген­ге көн­дә икен­че план­га күч­те?
- Иҗат ми­нем үзе­мә бик якын, ул ми­нем кү­ңел ха­лә­тем. Шу­ны­сын да әй­тер­гә ки­рәк, мин һәр­ва­кыт бу тор­мыш­ка юмор бе­лән ка­рар­га ты­ры­шам. Ин­де 15 ел элек КВН уй­ный баш­ла­ган идем, бү­ген дә уй­ный­быз, хә­зер­ге ва­кыт­та “Мет­рәй кыр­мыс­ка­сы” ди­гән ко­ман­да­быз бар. Әле­ге ко­ман­да бе­лән без һәр­ва­кыт 1-2нче урын­нар гы­на яу­лый­быз, ә бы­ел исә яңа сос­тав туп­лап, Бө­тен­дөнья та­тар яшь­лә­ре КВН ли­га­сын­да кат­на­шу бә­хе­те­нә иреш­тек. Хәт­та 35 ко­ман­да ара­сын­нан 4нче урын яу­ла­дык, бу без­нең өчен зур дә­рә­җә, әл­бәт­тә. Го­му­мән, мин тор­мыш­та үзем­не төр­ле як­лап сы­нап ка­рар­га ты­ры­шам. Үзем­нең тор­мы­шым­ны ту­лы­сын­ча иҗат бе­лән ге­нә бәй­лә­ү­гә, бе­рен­че чи­рат­та, ми­нем әни кар­шы иде. Ни өчен ди­гән­дә, мин мәк­тәп­тә укы­ган­да төр­ле кон­церт, ча­ра­лар­да ши­гырь сөй­ләп, җыр­лап кайт­кан­нан соң ка­ты гы­на авы­рый идем, күз тию бул­ган­дыр, кү­рә­сең.
-Бо­лар­дан тыш, сез бит әле хәй­ри­я­че­лек бе­лән дә шө­гыль­лә­нә­сез.
-Аны­сы да ми­нем кү­ңел ха­лә­тем. Без бит авыл­да үс­кән ба­ла­лар, авыл­да һәрва­кыт бер-бе­ре­ңә яр­дәм итеп яши­сең. Һәр ке­ше­не бик якын­нан бел­гән­гә кү­рә ми­кән, авыл җи­рен­дә кай­гы­сы да, шат­лы­гы да бер. Го­му­мән, без бу дөнь­я­га ке­ше­ләр бу­лып ту­ган­быз, һәр­ва­кыт бер-бе­ре­без­нең яр­дә­ме­нә мох­таҗ һәм бу дөнь­я­ның төп мәгъ­нә­се дә – яр­дәм­лә­шеп яшәү.
-Хәй­рия кон­церт­ла­ры оеш­ты­ру­га нәр­сә этәр­геч бул­ды?
-Кыз­га­ныч­ка кар­шы, уз­ган ел 1 яшь­тә ике ай­лык Ре­ги­на исем­ле кыз­га яман ди­аг­ноз куй­ды­лар. Аны дә­ва­лау өчен та­биб­лар тиз ара­да 45 млн сум ак­ча ки­рәк дип бел­дер­де. Га­ять зур сум­ма... Шу­шы ва­кыт­та га­и­лә­нең нин­ди хис-той­гы­лар ки­че­рү­ен күз ал­ды­на ки­те­рү дә кур­кы­ныч.
Баш­та мин әле­ге хә­бәр­не ин­те­р­нет чел­тә­ре аша укып бел­дем. Кү­ңел­гә авыр бул­ды, әл­бәт­тә, лә­кин са­гыш һәм өмет ту­лы күз­ләр­гә ка­рау бе­лән интер­нет челтә­рен­нән уку ике­се ике әй­бер икән. Бү­ген “яр­дәм ки­рәк” ди­гән бел­де­рү­ләр күп, әл­бәт­тә, без кай­гы­ра­быз, кыз­га­на­быз, “Хо­дай сак­ла­сын!” дип әй­тә­без. Һәм чын­нан да Ал­лаһ сак­ла­сын, әле­ге бә­ла­гә та­рык­кан ке­ше­ләр бе­лән күз­гә-күз ка­рап ара­ла­шуы да бик авыр икән. Мин мо­ның шу­лай икә­не­нә Ре­ги­на­ның әти­се Ри­нат бе­лән кү­реш­кәч чын-чын­лап инан­дым. Аның кү­зен­дә­ге моң һәм са­гыш ми­не уй­ла­нырга мәҗ­бүр ит­те. Шул ми­нут­та ми­нем аяк ас­тын­да җир убыл­ган ке­бек то­ел­ды һәм үзем дә сиз­мәс­тән, үз-үзе­мә со­рау бир­дем: “Рү­зәл, син дөнь­я­да күп­ме яшәп, әле­ге кыз­га ни­чек яр­дәм итә ала­сың? Әл­лә ин­де син бө­тен­ләй буш ке­ше­ме?” Үз-үзем­не кая ку­яр­га бел­ми­чә, мин урам­га йө­ге­реп чык­тым. Ыша­на­сыз­мы, көн­дез­ге 12, ә урам буп-буш, бер җан ия­се юк, әй­тер­сең лә яшә­еш тук­тап кал­ган...
Шу­шы кыз­га яр­дәм йө­зен­нән хәй­рия кон­цер­ты оеш­ты­ру те­лә­ге мин­дә ра­ди­о­дан бер бик кыз­га­ныч җыр ишет­кәч ту­ды. Шу­шы са­бый­ны күз ал­ды­на ки­тер­дем: бер гө­наһ­сыз, бу тор­мыш­та әле бер­нәр­сә күрмә­гән, бер­нәр­сә аң­ла­ма­ган ба­лага күп­ме авыр­лык татырга туры килгән. Шул уй­лар­га чу­мып, аның күз­ле­ген­нән мин “Тор­мыш се­рем” дип атал­ган ши­гырь дә иҗат ит­тем. Аны ра­йон­да бер хәй­рия кон­цер­тын­да да сөй­лә­дем, ха­лык бик җы­лы ка­бул ит­те. Ал­лаһ­ка шө­кер, без­нең авыл­да бик ак­тив, һәр­ва­кыт яр­дәм ку­лын су­зар­га әзер то­ру­чы ке­ше­ләр яши. Ми­нем Ре­ги­на­га яр­дәм итә­се ки­лү те­лә­ген алар шун­да ук хуп­лап ал­ды­лар. Алар­ның яр­дә­ме бе­лән без үзе­без­нең авыл­да, 20ләп җыр­чы кат­на­шын­да, хәй­рия кон­це­ртын оеш­ты­рып, күр­ше авыл­лар­га да чык­тык. Шу­ны­сы га­җә­еп, ар­тист­лар, күр­ше авыл, күр­ше ра­йон мә­дә­ни­ят йор­ты мө­дир­лә­ре үз­лә­ре без­гә шал­ты­ра­та, ча­кы­ра баш­ла­ды­лар. Алар­ның ба­ры­сы­ның да әле­ге из­ге эш­кә аз гы­на бул­са да үз өлеш­лә­рен кер­тә­се, без­нең яр­дәм­гә бик мох­таҗ бул­ган са­бый­га ни­чек тә яр­дәм итә­се­лә­ре кил­де.
- Ди­мәк, хәй­рия эш­лә­рен оеш­ты­ру­да яр­дәм итү­че­ләр аз тү­гел?
- Бе­лә­сез­ме, яр­дәм ку­лын су­зар­га әзер то­ру­чы ке­ше­ләр без­нең ти­рә-як­та га­ять күп икән, тор­мыш авыр­лык­ла­ры­на, тор­мыш мә­шә­кать­лә­ре­нә сыл­та­нып без аны күр­ми­без дә. “Ил тө­кер­сә күл бу­ла” ди­гән сүз­ләр дә хак сүз­ләр. Бө­тен­дөнья та­тар яшь­лә­ре фо­ру­мын­да кат­наш­кан ва­кыт­та күп ке­нә чит ил­дән кил­гән та­тар­лар бе­лән та­ны­шыр­га ту­ры кил­де. Якын­ча яр­ты ел ва­кыт үт­кәч, Ре­ги­на­га хәй­рия кон­церт­ла­ры оеш­тыр­ган ва­кыт­та, ватсап­та “Иге­лек­кә бер адым!” дип ата­лу­чы төр­кем бул­дыр­дым һәм фо­рум­да та­ныш­кан Аме­ри­ка кы­зы Али­я­не дә ан­да ча­кыр­дым. “Ми­не әле­ге төр­кем­гә керт­кән ва­кыт­та, мин ике ба­лам­ны ко­чак­лап елап уты­ра идем, ул ва­кыт­та ми­ңа тор­мыш бик авыр ке­бек то­е­ла иде. Лә­кин Ре­ги­на ту­рын­да укы­гач, ми­нем тор­мыш­ка ка­раш­ла­рым бө­тен­ләй икен­че як­ка үз­гәр­де, мин тор­мыш­ның мәгъ­нә­сен аң­лый баш­ла­дым. Ми­нем, го­му­мән, проб­ле­ма­лар юк икән, ме­нә чын авыр­лык, бор­чу­лар кем­дә икән дип уй­ла­дым”,– ди­де ми­ңа Алия.
Алия үзе дә шун­дый зур йө­рәк­ле ке­ше бу­лып чык­ты, ул әле­ге төр­кем­гә бө­тен ил­дә­ге бик күп та­тар­лар­ны керт­те. Алар үз­лә­рен­дә яр­мин­кә­ләр оеш­ты­рып, Са­бан­туй­лар ва­кы­тын­да хәй­рия тарт­ма­чыкла­ры ку­еп без­гә бик нык яр­дәм ит­те­ләр. Алар “Бө­тендөнь­я­ның иң ях­шы ке­ше­лә­рен­нән” дип язып ак­ча­лар җи­бәр­гән­дә, ми­нем күз­ләр­дән яшь­ләр ки­лә иде. Бер уй­лап ка­ра­саң, алар бит без­не дә, Ре­ги­на­ны да бел­ми, ә яр­дәм итү­дә нин­ди зур өлеш керт­те­ләр. Бү­ген­ге көн­дә Ре­ги­на­быз гә­ү­дә­сен то­та, аяк­ла­рын хә­рә­­кәт­лән­де­рә, сөй­лә­шә, го­му­мән, ал­га ки­теш бик зур.
-Кон­церт­лар оеш­тыр­ган ва­кыт­та ба­ры­бер нин­ди дә бул­са кы­ен­лык­лар бе­лән оч­ра­шыр­га ту­ры ки­лә­дер?
-Проб­ле­ма­лар күп бу­ла дип әйт­мәс идем. Ар­тис­тлар, җыр­чы­лар бе­лән, го­му­мән, бер ге­нә кы­ен­лык та ту­га­ны юк. Хәт­та та­ныл­ган, зур ар­тист­лар да үз­лә­ре кат­на­шыр­га те­ләк бел­де­рә, мон­да ба­ры тик алар­ның гра­фик­ла­ры ту­ры ки­лү ге­нә ки­рәк. Бер­дәнбер авыр­лык ул - би­на та­бу һәм би­лет са­ту.
-Бе­лү­е­без­чә, күп­тән тү­гел Ак­та­ныш кы­зы Гөл­ге­нә­гә дә хәй­рия кон­цер­ты оеш­тыр­ды­гыз?
-Мин Гөл­ге­нә ту­рын­да, иң бе­рен­че мәгъ­лү­мат­ны, ин­тер­нет­тан укып бел­дем. Бик кыз­га­ныч, әл­бәт­тә. Ба­ры­быз­ да олы юл­лар­да йө­ри­без, ке­ше тор­мы­шын баш­та­на­як үз­гәр­тер өчен бер миз­гел җи­тә... Әле­ге хәл ми­не би­та­раф кал­ды­ра ал­ма­ды. Гөл­ге­нә­гә яр­дәм итү те­лә­ге ту­ган ва­кыт­та, без кеч­ке­нә Ша­мил исем­ле егет­нең дә яр­дәмгә мох­таҗ икә­нен ишет­кән идек. Дус­лар бе­лән бер­гә уй­ла­шып, Ша­мил­гә хәй­рия спек­так­ле, ә Гөл­ге­нә­гә хәй­рия кон­цер­ты оеш­ты­рыр­га бул­дык. Ке­ше­не бит өмет яшә­тә, әле­ге кыз­ның якын­на­ры, ту­ган­на­ры­на без, бе­рен­че чи­рат­та, ак­ча­ла­та яр­дәм ит­сәк, икен­че чи­рат­та, без күп­ме ке­ше­нең Гөл­ге­нә­нең яз­мы­шы­на би­та­раф бул­ма­вын һәм аның те­ре­лү­е­нә ни­чә­мә-ни­чә өмет чат­кы­сы бал­ку­ын дәл­и­ллә­дек. 
Бу юлы да бик күп ке­ше яр­дәм ит­те, би­летны бар шә­һәр хал­кы бе­лән бер­гә сат­тык, бик күп мат­бу­гат ча­ра­ла­ры афи­ша­лар­ны үз­лә­рен­дә ур­наш­тыр­ды, ин­тер­нет бит­лә­рен­дә мең­лә­гән ке­ше ин­фор­ма­ция бе­лән ур­так­лаш­ты. Шу­ңа кү­рә мин һәр­ва­кыт: “Мин сок­ла­нам си­ңа ке­ше­лек”, – дип әй­тәм.
Ме­нә шун­дый үр­нәк­кә ла­ек егет ул – Рү­зәл. Аңа ки­лә­чәк­тә дә ку­ел­ган мак­сат­ла­ры­на ире­шеп, әй­лә­нә-ти­рә­дә­ге­ләр­не иге­лек­ле га­мәл­ләр­гә әй­дәп яшә­вен те­ли­без. Яз­ма­быз со­ңын­да исә игъ­ти­ба­ры­гыз­га Рү­зәл­нең Ак­та­ныш кы­зы­на ба­гыш­лап яз­ган ши­гы­рен тәкъ­дим итә­без.
Мин ту­ган­мын җир­гә бә­хет өчен,
Сөн буй­ла­ры ми­ңа бик та­ныш.
Мин – Гөл­ге­нә бу­лам, Ин­саф кы­зы,
Ту­ган ягым – га­зиз Ак­та­ныш.
Җан­га ши­фа аның һа­ва­ла­ры,
Су­ла­гач­тын ки­тә­сең эреп.
Ән­кәй без­не Сөн­нән алып кайт­кан,
Сөн су­ын­да юган иң элек.
Мин ту­ган­да кыш­лар ап-ак иде,
Яу­мый иде яң­гыр, яу­ды кар.
Як­ты дөнь­я­лар­да яшә­ү­дән дә
­Ка­дер­ле­рәк та­гын нәр­сә бар?!
Кү­ңе­лем­дә йө­ри ба­ла­ча­гым,
Укы­ту­чым, ки­тап, дәф­тә­рем.
Класс­таш­лар, якын дус­лар бе­лән
­Бер­гә кич­тек тор­мыш мәк­тә­бен.
Ир­тән тор­гач, ерак-ерак­лар­га
­А­лып ки­тә ми­не уй­ла­рым.
Яр­дәм итә­се иде ке­ше­ләр­гә,
Та­биб бу­лу иде хы­я­лым.
“Бис­мил­ла» , – дип, ки­чен куз­гал­дык без,
Бик аш­кын­дык ба­рыр юл­лар­га.
Тәкъ­дир­ләр­гә шу­лай языл­ган­дыр –
Авыр ин­де, хәт­та, уй­лар­га.
Ә мин кү­рәм җир­дә ке­ше­ләр­нең
­Ми­нем өчен янып йөр­гә­нен.
Бер-бер­се­нең иң­нә­ре­нә ку­еп,
Өмет кү­пер­лә­ре үр­гә­нен.
Һәм мин то­ям: шу­шы иге­лек­ләр,
Ак нур бу­лып җир­гә кай­та­чак.
Һәм бик тиз­дән, әйе, көт­мә­гән­дә,
Хо­дай күз­лә­рем­не ача­чак.
Сез­нең до­га бе­лән, яр­дәм бе­лән,
Авы­лы­ма йө­ге­реп кай­тыр­мын.
Яз­мыш бү­ләк ит­кән тәкъ­дир­ләр­дә
­Ке­ше­ләр­чә чә­чәк атар­мын.
Тә­мен бе­леп яшик дөнь­я­лар­ның,
Без­нең го­мер бит ул – өч көн­лек.
Йө­рәк­ләр­не ярып әй­тер­мен мин –
МИН СОК­ЛА­НАМ СИ­ҢА, КЕ­ШЕ­ЛЕК!
Эльвира Гайнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация