Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мөселманнарга сөенеч

Чаллыда мөселманнар өчен көтеп алынган вакыйга булды. Яңа шәһәрнең 27нче бистәсендә Хәләл үзәк ачылды. Мондый ислам кануннарына нигезләнгән сәүдә йорты Татарстаныбызда бердәнбер. Биредәге барлык продукция дә Татарстан Республикасы Диния нәзарәте хәләл комитеты сертификатына ия. Элек "Славянский базар" дип аталган бу бинаны хәзер танырлык та түгел. Аңа өстәмә янкорма төзелгән, залы...

Чаллыда мөселманнар өчен көтеп алынган вакыйга булды. Яңа шәһәрнең 27нче бистәсендә Хәләл үзәк ачылды. Мондый ислам кануннарына нигезләнгән сәүдә йорты Татарстаныбызда бердәнбер. Биредәге барлык продукция дә Татарстан Республикасы Диния нәзарәте хәләл комитеты сертификатына ия.

Элек "Славянский базар" дип аталган бу бинаны хәзер танырлык та түгел. Аңа өстәмә янкорма төзелгән, залы иркен, якты, җылы... Без Хәләл үзәккә килеп, биредәге уңай шартларны үз күзләребез белән күрдек. Администратор Гүзәл Газизова белән әңгәмә корабыз.

- Шәһәребез мөселманнары хәләл продукцияне бергә туплаган үзәк булуны күптән телиләр иде. Бик кирәкле сәүдә йорты ачылды. Рәттән генә "Сөембикә" мәчете төзелеп сафка басуы да уңай күренеш. Дин кардәшләребез мәчеткә килгәч, безгә керми калмыйлар. Үзәкнең төзелеш барышын шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла һәрдаим үз контролендә тотты. "Сөембикә" мәчете имамы Рәис хәзрәт тә күршелеккә бик сөенде, хәлләребезне белешеп торды.

Хәләл үзәктә бүгенге көндә утыз сәүдә ноктасы эшли. Мөселман эшмәкәрләрнең тәкъдим иткән товарлары хәләл комитет комиссиясе тикшерүе узган. Һәр көнне диярлек хәләллекне күзәтеп торучылар үзәккә килеп торалар, чит продукцияне сату ихтималы бөтенләй юк. Һәр сатып алучы да эшмәкәрләрдән хәләллек буенча документларын сорап карый ала. Аларның бар кәгазьләре дә тәртиптә.

Боерган авылыннан тәмле авыл ипие, камыр ашлары, ярымфабрикатлар: манты, пилмән, голубцы кебек ризыклар белән сәүдә итәләр. Менделеев каласыннан да төрле камыр эшләнмәләре алып килгәннәр: печеньелар, прәннекләр барысы да хәләл. Ит ризыкларының ниндиләре генә юк монда: пешкәне, ыслаганы, каклаганы, тозлаганы... Кош, сыер, сарык итләренең җаның теләгәнен сайлап ал! Самара өлкәсендәге ит эшкәртү комбинаты тәкъдим иткән ашамлыклар да хәләл сертификаты нигезендә эшкәртелгән.

Арырак китсәң, җиләк-җимеш, яшелчә сату рәтләре. Бер почмакта бал саталар, хәтта хәләл даруханә дә бар монда. Мөселман киемнәре сата торган урында үзеңә ошаган түбәтәйне, яулыкны яки башка киемне сайлап алырга була.

Хәләл үзәктә сәүдәгәрләр өчен дә уңайлыклар ясалган, юыну, аш бүлмәләреннән тыш, намаз уку өчен махсус урын да булдырылган. Намаз вакыты кергәч, һәр сатучы бер ара вакыт табып, фарыз гамәлен үтәп чыга ала. Мондый уңайлыкларны мин ислам дине өстен булган дәүләтләрдә күргәнем бар иде. Хәләл үзәк хуҗаларына бик хуп, диясе килә.

Бирегә килеп, үз сәүдә ноктасын ачарга теләгән мөселман кардәшләребез өчен дә урыннар әле җитәрлек икән. Үзәкнең гомуми мәйданы 600 кв. метр. Ә иң мөһиме, шушы үзәкне булдырган мәрхәмәтле кешеләргә рәхмәт әйтеп күңел сөенә. Мөхтәрәм дин кардәшләребез, 27нче бистәдәге Хәләл үзәккә килегез, барысын да үзегез күрерсез. Хәләл белән яшәгез, эшләрегез уң, җаныгыз тыныч, тәнегез сау булыр! Иншаллаһ!

Мирһади Разов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев