Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Наил Мәһдиев: «Көн тәртибендә - төп мәсьәлә вакцинация»

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев аппарат киңәшмәсендә билгеләп үткәнчә, вакцинация кирәк, чөнки бу коронавирусны булдырмый калуның иң нәтиҗәле ысулы булып тора.

Covid-19 вирусы һава-тамчы юлы белән кешегә күчә ала.  Вирус сулыш алу җитешсезлеген китереп чыгарырга сәләтле һәм бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр өчен аерата куркыныч. Шуңа күрә куркынычсызлык чараларын үтәү кирәк, алар арасында иң нәтиҗәлеләреннән берсе - бу вакцинация.
«Эшкә керешергә вакыт җитә, - диде шәһәр башлыгы. - Уку башлана, "КАМАЗ" отпусктан чыга. Вакцина белән бәйле барлык мәсьәләләр көн тәртибендә. Дөнья башка юл уйлап тапмады, һәм без моны үзебездә тикшердек. Контактлар бик күп, һәм прививка аркасында якланганлык хисе барлыкка килә. БСМП коллективы, мәсәлән, инде 82% ка вакцина ясаткан, анда бит больничныйга китеп булмый, табиб-хирургка да, шәфкать туташына да ялга китү икеле санала".

Исегезгә төшерәбез, “COVID-19” вакцинациясенә gosuslugi.ru порталында шәхси кабинет аша, МФЦда, 122 бердәм номеры буенча, контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать иткәндә язылырга мөмкин. Шулай ук «Омега» сәүдә үзәгендә вакытлы мобиль пункт эшли. Эш вакыты 13:00 дән 19:00 гә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация