Тиздән Казан Башкарма комитеты шәһәрдә җитештерелгән мәктәп формасын кертү буенча өчьеллык программа төзияәк. Белгечләр фикеренчә, әлеге программа ярдәмендә туку сәнәгате вәкилләре һәм тегечүләрнең заказлар күләме дә, эш урыннары да артачак.
Мондый тәкъдим белән Казанның тегү предприятиеләре чыккан. 8 апрельдә шәһәр мэры Илсур Метшин шәһәрнең бер ательесында булганнан соң, үз кулы...
Тиздән Казан Башкарма комитеты шәһәрдә җитештерелгән мәктәп формасын кертү буенча өчьеллык программа төзияәк. Белгечләр фикеренчә, әлеге программа ярдәмендә туку сәнәгате вәкилләре һәм тегечүләрнең заказлар күләме дә, эш урыннары да артачак.
Мондый тәкъдим белән Казанның тегү предприятиеләре чыккан. 8 апрельдә шәһәр мэры Илсур Метшин шәһәрнең бер ательесында булганнан соң, үз кулы астында эшләүчеләргә шушы программаны булдырырга куша. Аз керемле һәм күпбалалы гаиләләргә укучы формасын тектерү чыгымын шәһәр бюджеты каплаячак, дип ышандырыла.
Казанда ел саен 10 мең комплект мәктәп формасына ихтыяҗ бар. Бу төр киемнең бәясе 1,5-1,7 мең сумнан (кызлар өчен сарафан) алып 3,5 меңгә кадәр җитә (малайлар өчен костюм), дип билгели Татарстанның туку һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре берләшмәсе идарәсе вәкиле Татьяна Федорова. Кытай җитештерүчеләре теккән форманың бәясе якынча шулай ук, ләкин сыйфаты күпкә начаррак. Казан предприятиеләре исә бары тик сертификация алган, балалар сәламәтлеге өчен куркынычсыз булган тукыма белән эшләячәк, дип яза РБК-Татарстан.
Әгәр әлеге муниципаль программасы кабул ителсә, Казан ательелары 90 процент укучыга мәктәп формасы җитештерәчәк. Бу исә, үз чиратында, җитештерүне икеләтә арттырып, 300 яңа эш урыны барлыкка китерәчәк. Хәзергә Казан предприятиеләрендә 300 кеше эшли. Аларның күбесе - хатын-кызлар. Бер тегүче аена уртача 17-18 мең сум акча ала.
Шулай итеп, Казанда мәктәп формасына заказлар 25 миллион сумны тәшкил итәргә мөмкин. Программа эшләнелгәннән соң аны тормышка ашыруга Казанның биш предприятесе алынырга мөмкин.
Казан ательелары өчен булачак дәүләт заказы бик урынлы булачак. Ник дигәндә, хәзерге вакытта республиканың тукучы һәм тегүчеләре - авыр икътисади вәзгыятьтә. Соңгы ел эчендә җитештерү күләме шактыйга кимегән.
intertat.ru
Нет комментариев