Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ОДН кире кайта

Бер карар артыннан шуның ук капма-каршысын чыгарып, халыкның башын әйләндереп утыручы түрәләр, минемчә, "барыйммы-бармыйммы" дип, һич кенә дә кузгалып китә алмаган ташбаканы хәтерләтә. Гомуми йорт чыгымнарын түләмәячәкбез дигән хәбәргә сөенергә өлгермәдек, кабат яңа карар игълан иттеләр.Әлеге дә баягы башкалар яндырган ут, кемдер "койган" салкын һәм кайнар су өчен түләүләрне элеккечә...

Бер карар артыннан шуның ук капма-каршысын чыгарып, халыкның башын әйләндереп утыручы түрәләр, минемчә, "барыйммы-бармыйммы" дип, һич кенә дә кузгалып китә алмаган ташбаканы хәтерләтә.

Гомуми йорт чыгымнарын түләмәячәкбез дигән хәбәргә сөенергә өлгермәдек, кабат яңа карар игълан иттеләр.Әлеге дә баягы башкалар яндырган ут, кемдер "койган" салкын һәм кайнар су өчен түләүләрне элеккечә фатир милекчеләре, ягъни без, фәкыйрьләр кесәсеннән каерачаклар.

Соңгы көннәрдә коммуналь ресурсларны кулланучылар һәм идарә итү компанияләре бердәй киеренкелек белән хөкүмәт җавабын көттеләр. ТР хөкүмәте 14 июль көнне үзе үк моңа кадәр кабул иткән 1079нчы карарын юкка чыгарды. Аның нигезендә, агымдагы ел башыннан гомуми йорт чыгымнарын тулысынча фатир хуҗалары түләде.

Ләкин ТР Прокуратурасы тарафыннан мондый түләүләр Торак кодексына һәм РФнең 244нче карарына (Россия законы нигезендә, гомуми йорт чыгымнарының күпчелеген - идарә итү компанияләре, ә фатир милекчеләре бары тик норматив чыгымнарны гына түләргә тиеш) каршы килә дип табылды. Шуңа күрә Татарстан алга таба нинди карарга таянып яшәячәген идарә итүчеләр дә, халык та көтте.

Ниһаять, "проблема" хәл ителде. Һәм, әлбәттә, гади халык файдасына түгел. ТР Премьер-министры Илдар Халиков имзалаган "Күп фатирлы йортлар кулланган коммуналь чыгымнарны бүлү тәртибе турында"гы карар нигезендә, гомуми йорт чыгымнарын элеккечә фатир милекчеләре түләячәк.

Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы урынбасары Әлфия Романова әйтүенчә, яңа документ түләүләрне үз вакытында башкаручы намуслы милекчеләр мәнфәгатен яклый. Ягъни фатирларында исәпләү приборлары булганнар үзләренең күрсәткечләре буенча һәм гомумйорт чыгымнары өчен генә түләячәк. Ә калган чыгымнарны исәпләү приборлары булмаган милекчеләргә бүләргә җыеналар. Гомумйорт приборлары белән иң нык җиһазланган шәһәрләр буларак, әлеге карар Казан һәм Чаллы өчен бик зур әһәмияткә ия. Исәпләү приборлары күрсәткечләрен үз вакытында тапшырмаучы яки энергия урлау белән шөгыльләнүче фатир хуҗаларын ачыклау исә элеккечә идарә итү компанияләре җаваплылыгында кала, диде Әлфия Романова ассызыклап.

Менә шулай, җәмәгать, "иске бишмәт"нең эчен әйләндереп, яңа мөһер суктылар да кабат өстебезгә капладылар. Хәзер инде яңа документ нигезендә кышкы фатир түләүләрендә ничә нульле саннар киләсен фаразларга гына кала...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев