Шəhри Чаллы

Олег Кинҗәгулов: "Тамашачы искелектән, бер төрлелектән туя, арый".

Эшне төрле яктан яңа бинага туры китереп  алып барырга кирәк. Төп бурычыбыз - театрга җан кертергә!

Олег Кинҗәгулов: Тамашачы искелектән, бер төрлелектән туя, арый.

Ниһаять, шәһәребездә 30 ел көткән тарихи вакыйга була. 14 ноябрьдә Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театры 31нче юбилей сезонын яңа бинада ачарга әзерләнә. Биредә  сезон ачылуга ныклы  әзерлек бара. Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов яңа елга кадәр тамашачылар өчен ике спектакль тәкъдим итмәкче. Бүгенге көндә ике спектакль буенча да репетицияләр бара. Эш графигы тыгыз булса да, Олег Мадияр улы безне һәм тамашчыларны кызыксындыган сорауларга җавап бирергә вакыт тапты. Рәхмәт аңа.

- Олег без сезне Чаллы театрында тамашачы җылы кабул иткән “Зәңгәр томан артында” спектаклен куйган креатив режиссер һәм Россия хөкүмәтенең Татарстанда бердәнбер стипендиаты буларак кына беләбез. Үзегез белән якыннанрак таныштырыгыз әле. - Уфада сәнгать академиясендә Бабичева курсында укыдым. Аннары армиягә киттем. Без “Нур” татар театры өчен әзерләнгән төркем идек. Әмма минем анда барасым килмәде дә, Туймазыга киттем. Бер ел эшләгәч, Туймазының миңа нидер бирә алмаячагын белдем. Каядыр укырга китәргә кирәген аңлый, тик кая  икәнлеген   белми идем. Фәрит Бикчәнтәевның курс җыюын ишеткәч, үзенә шалтыраттым. “Кил!” - диде. Мин – Фәрит Бикчәнтәев шәкерте, хәзер Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе.

- Бүген театрда “урак өсте” дисәм дә ялгыш булмас. Сез иртәдән кичкә кадәр репетициядә...

- Аллаһы боерса, 14 ноябрьдә Илгиз Зәйниевнең “Туйга ничә көн кала” пьесасы буенча музыкаль комедия белән сезонны ачарбыз. Театрыбызга тамашачыларыбызны чакырабыз. Мәдәният учреждениеләре, шәһәр җитәкчелеге, республика театрлары  вәкилләре, хезмәттәшләребез белән бергә зур бәйрәм ясарбыз.

-Олег Мадиярович, ни өчен яңа сезонны Илгиз Зәйниев әсәре белән башларга булдыгыз? Театр Аяз Гыйләҗев исемен йөртә бит...

-Театрга Аяз Гыйләҗев исеме бирелү аның әсәрләрен кую гына дигән сүз түгел. Аяз Гыйләҗев безнең өчен маяк, ул театр нинди дәрәҗәдә булырга тиешлеген күрсәтә. Ә Илгиз Зәйниев – хәзерге заманның актуаль сорауларына җавап эзләүче талантлы драматургы. Аның “Туйга ничә көн кала...” пьесасы 2005 елда язылган булса да, актульлеген бүгенге көндә дә югалтмый. Феминизм, өйләнешү проблемалары, ир белән хатын-мөнәсәбәтләре... Күңелле җырлар, рэп һәм башка кызыклы мизгелләр белән бизәлгән музыкаль комедия яшьләрнең мөһим соравына – мәхәббәтне каян табарга диюенә  җавап табарга ярдәм итәр. Бу - заманча спектакль, ә театр заман белән бергә атларга тиеш.

- Яңа театрга яңа хезмәткәрләр дә килде. Алар белән дә таныштырыгыз әле.

- Театрга 4 яшь артист: театр училищесын тәмамлаган Физалия Габидуллина, Венер Фәйзуллин, Фирдүс Сафин һәм Туймазы театрыннан җырчы-артист Марсель Мөсәвиров килде. Рәссам итеп Ләйсән Хөсәенованы чакырдым. Ул Камал театрының баш рәссамы Сергей Скоморохов курсын тәмамлаган кыз. Уфада бергә укыган егет- Эмиль Әмировны музыка бүлегенә алдым. Без аның белән Чаллы театрында “Зәңгәр томаннар артында”, Камалда “Парковка”ны чыгарган идек. Айгөл Әхмәтгалиева да миндә. Әдәби бүлекне җитәкли. Миннән өлкәнрәк булса да, аның белән аралашу җиңел. Болар минем белән бер дулкында булган кешеләр. Алар белдән аралашу миңа ял бирә.

- Яңа спектальдә нигездә яшь артистлар уйный. Төп рольләрдә кемнәр?

- “Туйга ничә көн кала...” спектаклендә төп рольләрдә  Индира Маликова белән Фирдүс Сафин уйный. Бу Фирдүснең тамашачы алдында беренче чыгышы булачак.

- Төзелеш вакытында ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова безнең бурыч Чаллыны театраль шәһәр итү дигән иде. Бу юнәлештә нинди планнарыгыз бар?

- Бинаны әзерләү, күчү, яңа сәхнәгә ияләшү бик күп вакыт һәм көч таләп итте. Сезонны башлап җибәргәч, бу юнәлештә ныклап эшләргә җыенабыз.

- Репертуардан күп спектакльләрне төшереп калдыру артистлар арасында ризасызлык тудырмадымы? Репетуарны нинди пьесалар белән яңартырга җыенасыз?- Репертуар бик искергән иде. Аннан иске спектакльләрне төшерү артистлар белән килешеп эшләнде. Әйткәнемчә, театр заман белән бергә атларга тиеш. Спектакльләр дә заманча алымнар кулланып, бүгенге көн таләпләреннән чыгып сәхнәгә куелырга тиеш. “Шәһәр. Нокта. Брежнев”, “Туйга ничә көн кала...” спектакльләрен чыгаргач, репертуарны яңарту эшенә керешәчәкбез.

- Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршин җир”е каламы? Аяз аганың тагын нинди әсәрләрен тамашачы театрда күрә алачак?

- Режиссер Фаил Ибраһимов белән сөйләштек. “Өч аршин җир” кече залда уйналачак. Әмма ул яңартылырга тиеш. Бөтен нәрсәне элеккеге “Өч аршын җир” кебек депрессив итеп тә куярга була. Ә бит бу әсәрдә юмор да, җиңеллек тә бар, әмма алар куелыштан читтә калган. Төрле театраль алымнарны кулланып, башкача эшләргә дә мөмкин бит.

Үзем драматург Аяз Гыйләҗевнең хатыны Нәкыя апага язган хатларын нигезгә алып спекталь куярга җыенам. Ул хатларда мәхәббәт, рухи җылылык... Яңа елдан соң “Яшь йөрәкләр”гә тотынырга уйлыйм. Тамашачы искелектән, бер төрлелектән туя, арый. Шуңа күрә яңа алымнар, яңа әсәрләр белән алга барырга кирәк. Яңа драматурглар белән иҗади элемтәләр урнаштырырга кирәк.

-  Олег, яңа бинада “Татарстан Президенты маршруты буенча” дип исемләнгән экскурсия үткәрелде. Тамашачылар социаль челтәрләрдә бу чараны хуплап, уңай комментарийлар яздылар. Мондый чаралар дәвам итәчәкме?

- Әлбәттә. Халыкны театрга якынайту максатыннан төрле чаралар планлаштырыла. Киләчәктә экускурисяләрнең формасын яңартырга, эчтәлеген баетырга җыенабыз. Искегә яңаны яраклаштыру мөмкин хәл түгел. Эшне төрле яктан яңа бинага туры китереп  алып барырга кирәк. Төп бурычыбыз - театрга җан кертергә!

- Театр бинасы бик матур, заманча. Диварларда Аяз Гыйләҗевның рухи һәм тәрбияви әһәмияткә ия булган цитаталары эленгән. Бу алымны сез тәкъдим иттегезме?

- Моны мәдәният министры Ирада Әюпова да, без дә, дизайнер Елена Вәлиева да тәкъдим итте. Аяз Гыйләҗевның пастулатлары бар икән, алар диварда булып, милләтебезне тәрбияләүдә  кулланылырга тиеш.

- Читтән режиссерлар чакыру уе бармы? Әмма  моның өчен бюджет акчасы гына җитми. Ничек акча эшләргә җыенасыз?

- Түләүле театраль студияләр булыр инде. Балалар белән артистлар эшли ала, студентлар белән үзем  эшләрмен. Чаллыда язучылар бик күп. Аларны җыеп, драматургия экспериментлары ясап булыр иде. Символик бәягә булса да, түләүле лабораторияләр, мәсәлән. Чөнки чакырылган остазга түләргә кирәк булачак. Тагын бер акча табу чыганагы - зур һәм кече залның арендасы. Зур сәхнәнең дәрәҗәсе булыр дип уйлыйм. Җирле креатив яшьләр белән актив эшләргә уйлыйбыз.

- Урысча куела башлаган балалар спектакльләре татар дәүләт театрларының җитди проблемасы. Бу хакта ни уйлыйсың?

- Бу турыда сүз булды: “Татар театрында татарча гына спектакльләр булырга тиеш”, - диделәр. Бары тик татарча гына эшләячәкбез. 

- Чаллыга ияләшәсезме?

- Мин Казанда 7 ел яшәдем. Әкрен генә ияләшәм. Хәзер каян да булса, Чаллыга кайтканда рәхәт тойгы биләп ала, үз өемә кайткан кебек. Димәк, бу шәһәр күңелгә керә. - Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Яңа театрда сезгә һәм коллективка иҗади уңышлар юлдаш булсын. Чаллы татар дәүләт драма театры милләттәшләребез яратып  йөри торган милли-мәдәни үзәккә әйләнсен.

Әңгәмәдәш – Зөлфия ГАЛИМ

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: