Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Омикрон»нан куркасызмы? (опрос)

«Омикрон» Татарстанга, Чаллыга да килеп җитте. Дөрес, Саратовка җибәрелгән анализларның нәтиҗәсе әле кайтмаган. Шуңа күрә расланган очраклар турында сөйләргә бераз иртәрәк. Роспортребнадзорның Чаллы буенча идарәсе башлыгы Илгизәр Бариев әйтүенчә, бүгенге көндә шәһәрдә 259 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Мәктәпләрдә ОРВИ йоктыручылар күп булганга, 50 сыйныф таратылган. Шулай да әлегә өстәмә чикләүләр кертелми.

Рейд барышында 19 предприятие арасында 7сендә санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу очраклары ачыкланган. 47нче, 12нче, 36нчы, 13нче балалар бакчаларында, 22нче, 37нче мәктәпләрдә кулларны гигиеник эшкәртү үткәрелмәгән. «Железнодорожник» һәм «Агросила-Сервис» җаваплылыгы чикләнгән оешмаларда да таләпләр үтәлми. Аларның җитәкчеләренә штраф яный. 
Йогышлы авырулар хастаханәсенең медицина буенча баш табиб урынбасары Татьяна Әгъләмова: «Бу сезонда коронавирус күп, ә грипп очраклары берничә генә. Хастаханәдә 67 бала 226 зур кеше дәвалана. 9 балага кискен эчәк инфекциясе диагнозы куелган. «Омикрон» кискен йогышлы авырулардан әлләни аерылмый, әмма тамак, баш авыртса, югары температура өч көн сакланса, сулыш алу кыенлашса, хастахнәгә кереп дәвалану яхшы. Халыкның күпчелеге иммунитетлы, шуңа күрә «Омикрон» белән чирләүчеләр арасында үпкә ялкынсынуы бик сирәк күзәтелә», – диде. Табиб халыкны санитар кагыйдәләрне үтәргә, коронавируска каршы вакцина ясатырга чакырды. 
Шушы көннәрдә Татарстанга «Спутник М» вакцинасының беренче партиясе кайтты. Ул балаларга һәм яшүсмерләргә ясалачак. «Спутник М» – ул олылар өчен билгеләнгән «Спутник V» вакцинасының биш тапкыр җиңеләйтелгән варианты, әмма инфекциягә каршы торырлык күләмдә антитәнчекләр барлыкка килсен өчен аның концентрациясе җитәрлек», ди – белгечләр. 12 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар арасында вакцинация ата-анадан язма рөхсәт булган очракта гына ясала. 15 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләр прививка ясатуга рөхсәт анкетасын үзләре тутыра ала.
Укол кадар алдыннан баланы педиатр карый, температурасын, кан басымын үлчи һәм баладан үзен ничек хис итүен сораша.
Прививкадан соң температура күтәрелергә, буыннарда хәлсезлек, туңу, гомуми хәлсезлек күзәтелергә, шулай ук укол урыны кычытырга мөмкин.
Прививка каты аллергияле балаларга, вакцинаның ниндидер компонентына карата гиперсизгерлек булган очракта һәм 12 яшькә кадәргеләргә ясалмый.
Әгәр бала авырый икән, ул терелгәч кенә 2-4 атнадан соң прививка ясатырга кирәк.

Шәһәрдәшләребез бу хакта ни уйлый икән? Гомумән, алар «омикрон»нан куркамы? Бу хакта үзләреннән сораштык. 

Сәрия Гарипова, социаль челтәрләр буенча белгеч:
– Мин «омикрон»нан куркам. Шуңа күрә коронавируска каршы вакцинаның өченчесен дә ясаттым. Аллаһка шөкер, үземне яхшы хис итәм. 
Гөлназ Вәлиуллина, табиб:
– Санитар-эпидемилогик таләпләрне үтәмәсәң, вирус тиз йогарга мөмкин. Шәһәрдәшләргә киңәшем шул: битлек киегез, социаль дистанцияне саклагыз. Якын араларны җәяү генә үтегез, җәмәгать транспортына утырсагыз, саклану чараларын күрегез. Вируска каршы интерферон-альфа, гриппферон, генферон лайт кебек препаратлар кулланырга мөмкин.  Тик әлбәттә иң элек табиб белән киңәшләшү зарур. Кулларны-битләрне, борын эчен ешрак юыгыз. Хәлсезлек, тамак авырту, температура күзәтелсә, өйдә калыгыз. Тәүлегенә 2 литр су эчәргә кирәк. Үзлектән антибиотиклар эчмәгез. Температурагыз төшмәсә, табибка мөрәҗәгать итегез.
Илназ Фатыйхов, тренер:
– Мин сәламәт яшәү рәвеше алып барам, шуңа күрә чирләргә исем китми. Белгечләр коронавирусның «омикрон» штаммын катлаулы дими бит. Коронавирус белән чирләгән, вакцина ясаткан кеше буларак, мин аңардан курыкмыйм. Белгечләр вирусның әлеге штаммы үпкәне кабартмый диләр бит. Димәк, аны гына җиңәчәкбез. Шулай да уяу булырга кирәк. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
 Халидә Максутова, пенсионер:
– Аллаһы Тәгалә кушканнарны һәм шәхси гигена кагыйдәләрен үтәсәң, йогышлы чирләрне җиңеп була. Безнең гаилә мондый чирләрдән курыкмый, чөнки без буш вакытларыбызны күбрәк саф һавада үткәрергә тырышабыз. Бүгенге техника заманында кешеләргә хәрәкәт җитми, шуңа күрә спорт залвна, бессейнга, тау шуарга йөрибез. Үзеңнең һәм якыннарыңны сәламәтлегенә ваемсыз булмаган кешеләрдән  чирләр үзләре курка ул. 

Зөлфия Фоатова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация