Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гүзәл Хәбибуллина: "Чаллыда өлкәннәр дә интернет-кибеткә йөри башлады"

Интернет-кибеткә куар-код кирәкми Аналитиклар исәпләп чыгарганча, бүгенге көндә Россия халкының 78%ы интернеттан файдалана. Һәм әлеге кулланучыларның 90%ы глобаль челтәргә көн дә керә. Элегрәк компьютер артына ил-көн, дөнья яңалыклары белән танышырга, социаль челтәрләрне күзәтергә, мавыктыргыч уеннарда күңел ачарга утырсак, хәзер инде ихтыяҗлар үзгәрде. Интернет безгә фатир өчен түләүләрне башкарырга да, хастаханәгә чиратка язылырга да, баланы – бакчага, мәктәпкә, түгәрәкләргә теркәргә дә кирәк. Соңгы араларда әлеге исемлеккә онлайн-сатып алулар да өстәлде. Әйе, 2020 елдан хакимлек иткән пандемия шартларында, интернет-кибетләр алулар аеруча популярлашып китте. «Яшь йөрәкләр» рубрикасының бүгенге кунагы, шәһәрдәшебез, эре бер маркетплейсның тапшыру пункты хуҗасы Гүзәл Хәбибуллина да әлеге сүзләрнең дөреслеген дәлилли. Игътибарыгызга яшь эшмәкәр белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

– Гүзәл, иң әлек газета укучыларыбызны үзең белән таныштырып үт әле.

– Мин Чаллыда туып үстем. Ике малай әнисе. Белгечлегем буенча журналист, әмма бүгенге көндә илебездә танылган бер интернет-кибетнең тапшыру пунктын житәклим.

Онлайн-сату ноктасы белән ни рәвешле хезмәттәшлек итә башладың? Бераз хатирәләрне яңартып алыйк әле?

– Бу эшкә без тормыш иптәшем белән 2 ел элек тотындык. Ул вакытта икебез дә эш урыннарыбыздан киткән идек. Үзебез яши торган районда Россиядә танылган интернет-кибетнең товарларын тапшыру пунктын ачып жибәрдек. Моңа кадәр биредә онлайн-сату нокталары юк иде, шуңа күрә без мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска булдык. Мәгълүм булганча, 2020 елда пандемия игълан ителде, сәүдә үзәкләре, базарлар ябылды. Безнең интернет-кибет өчен бу бик уңышлы старт вакыты булды. Чөнки күпләр, гади кибетләр эшләмәгәч, товарларны интернет аша кайтарта башладылар. Моңарчы мондый хезмәт бар икәнен белмәгән шәһәрдәшләребез дә шул рәвешле интернет-кибет клинетларына әверелде. Онлайн-сатып алуның тагын бер өстенлеге – ул, хәзерге пандемия шартларны исәпкә алсак, куркынычсыз да.

– Хактан да, интернет-кибетләрдән моңарчы, гадәттә, яшьләр генә файдалан иде дисәк тә ялгыш булмас. Пандемия исә тиз арада электрон базар мөнәсәбәтләренә үзгәрешләр кертте. Сатып алучылар исемлегенә хәтта чал чәчле шәһәрдәшләребез дә өстәлде.

– Әйе, хәзер безнен клиентлар арасында яше-карты, төрле социаль катлам кешеләре бар. «Кызым, менә шушы әйберне аласы иде, булыш әле, зинһар», – дип олы яшьтәге абый-апалар да еш кына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Аларны да интернет сату-алуга жайлап кына кертеп җибәрәбез. Товарны ничек табарга, карарга, ни рәвешле заказ ясарга – барысын да җентекләп күрсәтәбез, өйрәтәбез. Миңа калса, тиздән әби-бабайлар оныкларын да уздырып җибәрәчәк әле (көлә).

– Гүзәл, беркемгә дә сер түгел, онлайн сатып-алулар гаилә бюджетында да уңай чагылыш таба. Шәхсән үзем, интернет кибетләрнең күптәнге клиенты буларак, электрон мәйданчыкларда товарларның очсызрак торуын күзәтәм.

– Без, ягъни тапшыру пунктлары, гигант икътисади системанын финал өлешендә торабыз. Товар бәяләренең ни рәвешле хасил булуы безнең өчен сер булып кала. Аңларга кирәк, иң элек интернет-кибетләр гади сатучылар өчен эш мәйданы булып тора. Анда шул ук эшмәкәрләр сата. Тик монда инде, эре сәүдә үзәкләренә хас даими рәвештә зур чыгымнар таләп ителми. Шуна күрә товарларның хакы кибеттәгедән аерылып торырга мөмкин.

Өстәвенә әле интернет кибетләр вакытны да янга калдырырга ярдәм итә.

Шәһәр тутырып, кибетләр буйлап йөрисе юк. Төшке аш вакытында, я эш арасында смартфон яки компьютерыңа керәсең дә, кирәкле әйбереңне сайлап, бер-ике тапкыр төймәгә басасың. Ассортимент та зур. Чөнки гади кибетләрдә чикләнгән күләмдә генә товар саклап булса, интернет мәйданчыкның иге-чиге юк.

– Сатып алучылар күпчелек нинди товарларга өстенлек бирәләр? Шартлы рәвештә генә рейтинг төзеп карасак, ул нинди булыр иде?

– Бу сорауны еш бирәләр. Мондый вакытта, ипи белән сөт кенә сатмыйбыз, дим мин. (көлә) Еш кына безгә яшь әниләр мөрәҗәгать итә. Алар сабыйлары өчен подгузниклар, төрле ашамлыклар, уенчыклар, кием-салым алалар. Эт-мәче асраучылар да бездән өзелми. Дүрт аяклы дусларына даими рәвештә төрле ризыклар, кирәк-яраклар кайтарталар. Вак көнкүреш техникасына, китапларга, көндәлек косметикага да ихтыяҗ зур. Әлбәттә, сезонлы заказлар белән дә эш итәбез. Мисал өчен, Яңа ел алдыннан ясалма чыршылар, уенчыклар, бүләк җыелмалары алучылар күп. Интернет-сатуларга кереп киткәнче, мин 3 елга якын шәһәребез гипермаркетларының берсендә реклама өчен җаваплы белгеч булып эшләдем. Шуңа күрә сезонлы ихтыяҗны алдан белеп торам.

– Бәясе кулай, ассортименты киң булса да, интернет аша сатып алуның бераз җитешсез ягы да бар. Ул – аласы товарны алдан тотып, бәяләп карый алмау. Нәтиҗәдә, заказ килеп ирешкәч, ул сатып алучыга ошамаска да мөмкин. Мондый очраклар, ягъни кире кайтарулар күп буламы?

– Заказларның якынча 20-30%ы кире кайтарыла. Гадәттә, бу өс-баш, аяк киемнәренә кагыла. Кайвакыт, вак техник жиһазларда җитешсезлекләр күзәтелә, сыекчалар да агып чыгарга мөмкин. Шуңа күрә без клиентларга заказларны тапшыру пунктында, ягъни алып киткәнче үк тикшереп карарга тәкъдим итәбез. Кире кайтару процессы системага салынган. Акча, гадәттә, ике-өч көндә картага кире күчә. Мин клиентлардан уңдым, дип саныйм. Вак-төяк аңлашылмаучанлыклар булса да, Аллаһка шөкер, зурлап тавыш куптаручылар юк.

– Көненә якынча күпме кешегә хезмәт күрсәтәсез?

– Ноябрь-декабрь «югары сезон» айлары дип йөртелә. Гадәти кибетләрдәге кебек ел ахырында бездә дә ташламалар башлана. Бу вакытта заказлар бик күп килә. Көненә 100-150 кешене кабул итәбез.

– Коллективыгыз зурмы? Хезмәткәрләрегезгә нинди таләпләр куела?

– Бездә барлыгы 3 кеше хезмәт куя. Мин үзем һәм тагын 2 хезмәткәр. Чиратлашып эшлибез. Эш графигын, хезмәт хакы күләмен һәр пункт житәкчесе үзе билгели. Кадрлар мәсьәләсе һәрвакыт игътибар сорый инде ул. Хезмәткәрләр, беренче чиратта, намуслы, төгәл, клиентларга лояль булырга тиеш. Чөнки алар интернет-компаниянең йөзе дә булып торалар.

– Гүзәл, әлеге язмабызны укыгач, газета укучыларыбызда да интернет кибет ачу теләге уянырга мөмкин. Бу һәркемнең дә кулыннан киләме? Үз эшеңне башлап җибәрү өчен күпмедер күләмдә акчаң да, финанс белемең дә булу шарттыр, минемчә?

– Бүгенге көндә интернет-мәйданчыклар белән теләге булган һәркем хезмәттәшлек итә ала. Монын өчен бар шартлар да тудырылган. Билгеле, һәр эш башта чыгымнар сорый. Әмма хәзер интернет-кибетләр, яна партнерларга эшләрен жайга салып жибәрергә булышалар. Беренче 3 ай дәвамында аренда һәм эш хакы түләр өчен финанс ярдәме дә күрсәтәләр. Тапшыру пункты тулы куәткә эшләп киткәч, аена якынча 100 мең сум чиста табыш аларга мөмкин. Бу әлбәттә ташка басылган тариф түгел. Әйткәнемчә, аның күләме сезонга карап та, тапшыру пунктының кайда урнашуына бәйле рәвештә үзгәрергә мөмкин.
 

– Гүзәл, алга таба да эшегез табыш китерсен, хезмәтегез бәрәкәтле булсын.

Әңгәмәдәш - Илшат Солтанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация