Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ОСАГО полислары уңайлымы?

Шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәдә җитәкчеләр, иминият компанияләре һәм Роспотребнадзор вәкилләре шул сорауга җавап табарга тырыштылар. Анда Милли банк җитәкчесе урынбасары Марат Шәрифуллин, шәһәр хакиме урынбасары Флера Андреева, шәһәр прокуроры Александр Евграфов, башкарма комитетның финанс идарәсе башлыгы Әлфинур Галикбәрова катнашты.

Марат Шәрифуллин әйтүенчә, мондый зур киңәшмәнең Чаллыда узуы юкка түгел. Чөнки республиканың башка шәһәрләреннән аермалы буларак, ОСАГО полисына бәйле проблема аеруча катлаулы. Шуңа да шәһәребез халкыннан Милли банкка шикаятьләр күп килә. Сүз уңаеннан, борчыган мәсьәләләр турында "кайнар линия"гә (843) 292-02-67 телефонына шалтыратып әйтергә мөмкин. Әмма ОСАГО полисын бирмәгән яисә аңа кушып өстәмә иминиятләштерү сораган кешеләргә шикаять белән беррәттән аудио-видео язма яисә шаһитларның күрсәтмәләре дә булырга тиеш. Кызганычка каршы, шикаятьләрнең күпчелеге дәлилсез, диләр белгечләр. Ә андыйларга карата администартив эш кузгатылмый. Элек иминият компаниясе директорына 50 мең сумга кадәр штраф салынса, хәзер административ кодекс нигезендә компаниядән 100 000 - 300 000 сум штраф түләтергә була.

Иминият компанияләре полислар юклыгын сылтап, клиентларга иминият хезмәте күрсәтмиләр. Марат Шәрифуллин исә республикада ОСАГО полисларына дефицит юк, ди. Әйтик 2015 елда барлыгы 1,8 миллион полисның 1,1 миллионы гына сатылган. Һәр иминият компаниясенә кварталына ничә полис сатылырга тиешлегенә лимит бирелә. Тулаем алганда республикада ОСАГО полисын сату кими. Ә автомобильчеләр саны киресенчә арта. Бу - кемдер полис алала, ә моны эшләми, ә икенчеләр ялган полис белән йөрүне кулай күрә.

Шәһәр прокуроры Александр Евграфов, бүгенге көндә Чаллыда ялган полис ясап сатучы 10 кешедән торган җинаятьчел төркемгә карата җинаять эше кузгатылуы турында хәбәр итте. Ул шулай ук шәһәрдәге 15 иминият компаниясенең 8нең генә ОСАГО полисын сатуын әйтте. Калган компанияләрне ничек бу эшкә җәлеп итәргә соң диде ул.

ОСАГО полислары тирәсендә килеп чыккан хәлне "АСКО" иминият компаниясенең генераль директоры урынбасары Андрей Павлов гади һәм уңайлы итеп аңлатып бирде. Аның фикеренчә, беренчедән, ОСАГО га бәйле төп проблема икътисадка бәйле. 2014 елда кануннарга үзгәрешләр кертү сәбәпле, иминиятчеләрнең иминият очраклары буенча җаваплылыгы 4 тапкыр, ә тарифлар өчтән бергә генә артты. Шуңа күрә күпләр чыгымлы булу сәбәпле, бу эш белән шөгыльләнми дә башладылар.

"АСКО" иминият компаниясенең Вахитов проспектындагы төп офисы янына ОСАГО полисы алырга дип һәр көнне бик күп кеше җыела. Моңа Павлов түбәндәгечә аңлатма бирде:

- Компаниянең лимиты аена 5 мең ОСАГО бланкасы. 2016 елның 6 аенда без31808 килешү төзедек. Клиентларның 48,8%ы үзебезнекеләр, ә 52,2%ы башка компанияләрдән килүчеләр. Теләгән бөтен кешегә дә полис җиткереп булмый. Бүгенге көндә "АСКО" Чаллыдагы ОСАГО базарының 40%ын тәшкил итә. Безнең хезмәттәшләр ОСАГО күләмен бик күпкә кыскарттылар һәм бөтен кеше безгә килә башлады, әмма бездә аларның барысына да хезмәт күрсәтү мөмкинлеге юк.

Моны прокурор Александр Евграфов та раслады. Ул агымдагы елның июнь аеннан "Россгострах"ның Тукай һәм Комсомол районнарындагы филиалларының, ә 15 августтан Автозавод районы филиалының да эшләмәвен хәбәр итте. "Росгосстрах"ның Автозавод районы филиалы вәкиле исә, кадрлар юклыктан эшчәнлекләре туктатылуын әйтеп, тиздән иминиятләштерү эшен башлыйбыз дип ышандырды. Калган ике филиалда да мәсьәлә уңай хәл ителер дип көтелә.

"Агымдагы елның июнь аенда Россия автоиминиятчеләре берлеге (РСА) күп чыгымлы төбәкләргә, әлеге проблеманы чишүдә барлык иминяит компанияләренә бергә эшләргә тәкъдим итте. Сату "Проблемалы территорияләрдә ОСАГОның уңайлыгы буенча чаралар турында" бердәм килешү системасы нигезендә башкарыла. Бүгенге көндә шундый 6 төбәк бар: Краснодар, Волгоград крайлары, Ростов, Мурманск, Ивановск һәм Чиләбе өлкәләре. Әлеге төбәкләрдә 76 иминият компаниясе ОСАГО полисы сата. Килешүләр буенча портфельне бүлү базардагы өлешкә бәйле. Мәсәлән, "Росгосстрах"ның базардагы өлеше 25%ка кадәр икән, димәк, ул бу төбәктә 25%ны үзенә алырга тиеш. Гамәлдәге 8 агент үзләренң офисларында 76 компания исеменнән, (бонуслар, иминяит шартларын һәм башкаларны саклап) полислар сата. Шуңа күрә без Чаллыны проблемалы территорияләр зонасына кертү ягында. Үзәк банк безнең әлеге тәкъдимне хупласа, моны эшләргә була. Ләкин, кагыйдә буларак, бу исемлеккә аерым шәһәрләр кертелми, зонага барлык Татарстанны кертергә кирәк", - ди Андрей Павлов.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев