Шəhри Чаллы

Партия эчендә сайлаулар

Өч көн дәвамында Чаллыда "Бердәм Россия" партиясе эчендә сайлаулар узды. Анда катнашырга фирканең 84 әгъзасы гариза бирде. Алар барысы да сентябрьдә узачак шәһәр советына депутатлыкка кандидатлыкка дәгъва кылалар. Катнашучыларның 16сы хатын-кыз, 68е ир-егет. Праймеризның беренче көнендә Үзәк районда 30 кеше чыгыш ясады. Алар 5 минут эчендә үзләренең программалары белән таныштырдылар....

Өч көн дәвамында Чаллыда "Бердәм Россия" партиясе эчендә сайлаулар узды. Анда катнашырга фирканең 84 әгъзасы гариза бирде. Алар барысы да сентябрьдә узачак шәһәр советына депутатлыкка кандидатлыкка дәгъва кылалар. Катнашучыларның 16сы хатын-кыз, 68е ир-егет. Праймеризның беренче көнендә Үзәк районда 30 кеше чыгыш ясады. Алар 5 минут эчендә үзләренең программалары белән таныштырдылар.

"Бердәм Россия"леләр сайлауда катнашу өчен үз сафларыннан иң лаеклыларын бер сәгать эчендә сайлап алырга тиешләр. Шәһәр советына кастинг барышында кандидатлар машина кую урыннары, нокталы төзелеш, сәламәтлек саклау, физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне яклау мәсьәләләрен күтәрделәр. Пәнжешәмбе һәм җомга көннәрендә Автозавод һәм Комсомол районнарында праймериз узды. Аларның нәтиҗәсе "Бердәм Россия"нең җирле бүлеге сайтына урнаштырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: