Шəhри Чаллы

Почта яңа хезмәт күрсәтә

Татарстан Республикасы почта элемтә бүлекләрендә зур булмаган посылкаларны өйгә китереп бирү буенча яңа хезмәт барлыкка килде. Ул 2 килограммга кадәрге авырлыктагы тартмаларга кагыла. Почта элемтәсе бүлегенә зур булмаган пакетта посылка килү белән, адресатка хәбәр җиткерелә, әлеге хәбәрдә почта элемтәсенең телефон номеры күрсәтелә, аның аша посылка пакетын өйгә китреп бирү өчен...

Татарстан Республикасы почта элемтә бүлекләрендә зур булмаган посылкаларны өйгә китереп бирү буенча яңа хезмәт барлыкка килде. Ул 2 килограммга кадәрге авырлыктагы тартмаларга кагыла. Почта элемтәсе бүлегенә зур булмаган пакетта посылка килү белән, адресатка хәбәр җиткерелә, әлеге хәбәрдә почта элемтәсенең телефон номеры күрсәтелә, аның аша посылка пакетын өйгә китреп бирү өчен гариза калдырып була. Документта адресат өчен уңайлы булган вакыт һәм көн күрсәтелә. Посылкалар шәхесне раслаучы документны күрсәткән очракта тапшырыла.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: