Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Пособие түләүдә яңалыклар көтелә

1 июльдән Татарстанда Россия Социаль иминият фондының эшләүче гражданнарга социаль пособиеләрне "Турыдан-туры түләү" пилот проекты тормышка ашырыла башлый. 

Социаль пособиеләрне эш бирүче оешма, ягъни андагы хисапчылар түгел, ә төбәкләрдәге Социаль иминият фонды бүлекләре филиаллары исәпләячәк һәм хезмәткәргә акчаны да алар күчерәчәк. Министрлар Кабинетында узган брифинг та шул яңалыкка багышланды.

Россия Социаль иминият фондының Татарстандагы төбәк бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин яңалыкның уңай якларына тукталды: беренчедән, пособие кешенең хезмәт хакы ничек түләнүенә карамастан, вакытында җибәреләчәк. Монда бигрәк тә хезмәт хаклары тоткарланучы оешмаларда эшләүчеләр отачак. Дөрес, хисапчыларның пособие алырга тиешле хезмәткәр турында документларны һәм мәгълүматларны тиз арада фондка җибәрүе кирәк булачак. "Йөклелек буенча ялга чыгучы һәм яшь бала белән өйдә утыручы хатын-кызларның да бу җәһәттән күңелләре тыныч булсын иде, - ди Рамил Гайзатуллин. - Аларга да акча вакытында килеп торачак". Икътисадый кризисны сылтау итеп, пособие түләүдән баш тартучы яки аны сузып йөрүче җитәкчеләр дә бар икән.

1 июльдән андый алдауларга юл куелмаячак. Әйтик, моңа кадәр хезмәткәр "больничный"га чыккан очракта, табибтан бюллетень алып килгәч, акчаны үзе эшләгән бухгалтерия хисапчылары исәпли иде. Пилот проект гамәлгә кергәч, аны фонд санаячак. Бу исә ялган бланклар куллануны да бетерәчәк, дип ышандырмакчылар. Димәк, проект оешмалардагы хисапчыларның да эшен киметәчәк. Хәер, баштарак шактый гына "кәгазь боткасы"на чумарга туры килер, мөгаен. Яңа схема буенча эшләү өчен, бөтен хезмәткәрләр турында мәгълүматлар туплап, Социаль иминият фонды бүлекләренә җибәрергә тиеш булалар.

Социаль иминият фонды төбәк бүлеге белгечләре оешмаларда аңлату эшләре алып бара башлаган инде. Әлегә предприятиеләрдә мондый алым саклана: Социаль иминият фонды бүлегенә исәпләнелгән иминият кертеменең һәм түләнгән пособие суммасының аермасын күчерәләр. Ә киләчәктә оешмалар ике төр социаль иминият буенча да акчаны тулысынча фондка күчерергә тиеш була. Ә пособиеләрнең күләме һәм исәпләү формуласы элеккечә кала. Кыскасы, пособие алырга хокуклы хезмәткәр бөтен белешмәләрне эш урынына китерә, алар исә фонд бүлегенә җибәрә. Фондта барлык реквизитлар сакланачак һәм шуңа пособие күчерелә. Әлбәттә, реквизитлар белән чатаклыклар килеп чыгарга мөмкин, чөнки бер генә сан дөрес язылмаса да, акча килеп җитә алмый дигән сүз. Пособиегә мохтаҗ кеше белешмәне биргәч, аны 5 көн эчендә иминият фондына җибәрергә тиешләр. Әлеге бүлек исә акчаны, ун көннән дә озакка сузмыйча, банктагы шәхси счет яки почта аша күчерә. Тагын шунысы бар: 25тән артык кеше эшләгән оешмалар хезмәткәрләр турындагы мәгълүматларны электрон вариантта гына җибәрә алачак. Ә кеше саны аннан азрак икән, гаризаны һәм барлык документларны фондка китереп бирәләр. Хезмәткә яраксызлык буенча, беренче өч көн өчен, элеккечә, оешма түли. Әгәр эш бирүче җитәкче юк икән, гаризаны, бюллетеньне һәм башка документларны хезмәткәр үзе иминият фондына тапшыра ала. Дүртенче көннән башлап, пособиене әлеге бүлек филиалы түли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев