Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Президент белән бергә!” сайты эшли башлады

"Президент белән бергә!" инициатив төркеменең бүгеннән үз сайты эшли башлады. http://vmeste.tatar сайты. Сайтка керүчеләр каршында иң элек Татарстанның картасы ачыла. Анда республикада булачак төрле чаралар тамгалар белән билгеләнгән. Әлеге тамгага басып, чарада катнашырга мөмкин. Үзегез барырга теләгән чараны билгеләп бара торган календарь да эшләнелгән. Моның өчен "Минем чаралар" ("Мои мероприятия")...

"Президент белән бергә!" инициатив төркеменең бүгеннән үз сайты эшли башлады.

http://vmeste.tatar сайты.

Сайтка керүчеләр каршында иң элек Татарстанның картасы ачыла. Анда республикада булачак төрле чаралар тамгалар белән билгеләнгән. Әлеге тамгага басып, чарада катнашырга мөмкин. Үзегез барырга теләгән чараны билгеләп бара торган календарь да эшләнелгән. Моның өчен "Минем чаралар" ("Мои мероприятия") сылтамасы аша кереп теркәлү узу кирәк.

Чара узганнан соң, анда катнашучыларның фотосурәтләрен сайтка элү планлаштырыла. Шулай ук сайтта "Президент белән бергә!" инициатив төркеме хакында мәгълүмат та урнаштырылган. Сайттан файдаланучы үзенең инициативаларын, тәкъдимнәрен дә "Президент белән бергә!" төркеменә юллый ала. Моның өчен "Инициатива белдерергә" сылтамасы буенча керергә һәм үзегез хакында тиешле мәгълүматны калдырырга кирәк. Модерация узганнан соң, инициатива сайтта чыгарыла. "Татарстан Республикасының иреклелек үсеше үзәге" директоры Анна Синеглазова сүзләренчә, сайт социаль челтәрләргә охшаш. Сайтның татар телендә тәрҗемә бите дә барлыкка киләчәк. Инициатив төркем җитәкчесе Илгиз Хәйруллин хәбәр иткәнчә, финанслау булса, татар телендә яңа сайт барлыкка килү мөмкинлеге карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев