Шəhри Чаллы

“Президент белән бергә” спортта көчеңне сына!

"Президент белән бергә" республика хәрәкәте активистлары Сабан туенда катнашырга әзерләнә. Татарстанның барлык районнарында, шул исәптән, Яр Чаллыда бәйрәм барган көннәрдә хәрәкәтнең җирле бүлеге "Спорт Татарстаны" дип аталган үз мәйданчыкларын оештыра. Әлеге мәйданчыкларда республикада яшәүчеләр ГТО нормаларын тапшыруда үз көчләрен сынап карый алачак. Иң активларны истәлекле бүләкләр һәм Мактау грамоталары көтә....

"Президент белән бергә" республика хәрәкәте активистлары Сабан туенда катнашырга әзерләнә. Татарстанның барлык районнарында, шул исәптән, Яр Чаллыда бәйрәм барган көннәрдә хәрәкәтнең җирле бүлеге "Спорт Татарстаны" дип аталган үз мәйданчыкларын оештыра.

Әлеге мәйданчыкларда республикада яшәүчеләр ГТО нормаларын тапшыруда үз көчләрен сынап карый алачак. Иң активларны истәлекле бүләкләр һәм Мактау грамоталары көтә. Чаллыбызда исә Сабан туе 13 июньдә яр буе мәйданында көндезге унда башланып китә.

"Президент белән бергә" хәрәкәте активистлары халык арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм спорт белән шөгыльләнүне пропагандалауга зур игътибар бирә. Бүгенге көндә Татарстан - спорт белән шөгыльләнү өчен яхшы инфраструктурасы булган Россиянең спорт башкаласы. Республикага Россия генә түгел, дөнья күләмендәге зур спорт ярышлары үткәрүне дә ышанып тапшыралар. Быелгы җәйдә Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты узса, 2018 елда Татарстан футбол буенча дөнья чемпионаты этабын кабул итәчәк.

6 июньдә Татарстанның Аксубай, Апас, Әтнә, Баулы, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Спас, Тукай, Теләче, ә 7сендә Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Арча, Балтач, Буа, Яшел Үзән, Мөслим, Яңа Чишмә, Сарман, Тәтеш, Чирмешән, Ютазы һәм Лаеш районнарында татар халкының милли бәйрәме - Сабантуйлары гөрләячәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: