Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Президент Чаллыдагы “алданган өлешчеләр” мәсьәләсе быел хәл ителер дип ышана

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Чаллыда төзелеше тәмамлана алмый торган торак йортлар мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Республика Хөкүмәте йортында үткәрелгән киңәшмәгә өлешкә кереп торак төзелешендә катнашучыларның инициатив төркем чакырылган иде, диелә Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты, ул Хөкүмәттә катлаулы объектлар...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Чаллыда төзелеше тәмамлана алмый торган торак йортлар мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Республика Хөкүмәте йортында үткәрелгән киңәшмәгә өлешкә кереп торак төзелешендә катнашучыларның инициатив төркем чакырылган иде, диелә Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты, ул Хөкүмәттә катлаулы объектлар төзелешен тәмамлау мәсьәләләрен алып бара. Төп мәсьәлә буенча кыскача доклад белән Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин чыгыш ясады. Наил Мәһдиев хәбәр иткәнчә, 2015 елда Чаллыда 939 кеше намуссыз төзүчеләрдән зыян күрүче буларак теркәлгән ("Фон", "Свей" компанияләреннән). Соңгы 2 елда 583 кеше өчен торак йортларны төзеп бетерү һәм файдаланышка кертү мәсьәләләре хәл ителде (2015 елда - 163 кеше, 2016 елда - 420 кеше). Кертелгән акча күләме - 220 млн сум. 2016 елның августында 307 өлешләп фатир алучы өчен йорт тапшырылды, 2016 елның ноябрь аенда сафка кертелгән йортта тагын 113 кеше фатирлы булды. tatar-inform.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X