Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Президент Владимир Путин “Туры элемтә” үткәрде

Туры эфирда дүрт сәгать сөйләшү вакытында ил җитәкчесе 68 сорауга җавап бирде. Сораулардан күренүенчә, халыкны һаман да торак, сәламәтлек саклау, мәгариф, хезмәт хаклары һәм пенсия мәсьәләләре борчый. Икътисад - Соңгы берничә елда гражданнарның реаль кереме кимеде, иң борчыганы - фәкыйрьлек чигендә яшәүче, яшәү минимумын­нан түбән керем алучы кешеләр саны артты....


Туры эфирда дүрт сәгать сөйләшү вакытында ил җитәкчесе 68 сорауга җавап бирде. Сораулардан күренүенчә, халыкны һаман да торак, сәламәтлек саклау, мәгариф, хезмәт хаклары һәм пенсия мәсьәләләре борчый.

Икътисад

- Соңгы берничә елда гражданнарның реаль кереме кимеде, иң борчыганы - фәкыйрьлек чигендә яшәүче, яшәү минимумын­нан түбән керем алучы кешеләр саны артты.

Икътисадта да хәл ителмәгән проблемалар күп, бу иң элек кешеләрнең керемендә чагыла. Нинди проблемалар? Бу хезмәт җитештерүчәнлегенең түбән булуы, әгәр дә без аны күтәрмибез икән, яңа эш урыннары булмаячак, димәк, керем артмаячак.

Шулай да өч квартал рәттән икътисадта үсеш күзәтелә. Дүрт айда ул 0,7 процентка үскән. Сәнәгать җитештерүе үсештә. Төп капиталга инвестицияләр 2,3 процентка арткан, автомобильләр сату һәм ипотека кредитлары арта, болар исә икътисадның җанлануы турында сөйли. Әле яңа Русия тарихында иң түбән инфляция күзәтелә. Бүгенге көнгә - 4,2 процент.

Болар барысы да социаль өлкәдә чагылыш таба. Иң зур казанышыбыз: 2000 елдан нара­сыйлар үлеме - өч, аналар үлеме дүрт тапкыр кимеде. Шуның нәтиҗәсе буларак, уртача гомер озынлыгы артты: 70 яшьтән аз гына артык иде, хәзер 72 яшькә җитте.

Бюджет хезмәткәрләренең эш хакы

- 2012 елгы указ кысаларына эләккән бюджет өлкәсендә хезмәт хакы дәрәҗәсен арттыру тәртибе саклана. Башка категория­ләрдә хәлләр катлаулы, аларның эш хаклары индексланмаган. Мин бу хакта Хөкүмәткә күрсәтмә бирдем: 2018 елның 1 гыйнварыннан керемнәр индексланачак. Укытучыларның хезмәт хакын төбәктә икътисад буенча уртача дәрәҗәгә җиткерү бурычы куелган иде. Гамәлдә ничек? Укытучылар акчасы, аларның хезмәт хакы дәрәҗәсен билгеләү белән мәктәп үзе шөгыльләнә, ул штат расписаниесен һәм окладка өстәмәләр билгели.

Санкцияләр

- Мөһим һәм катлаулы тармакларда җитештерү арта. Радиоэлектроника, самолетлар, ракеталар, машиналар төзү, фармацевтика тармагында үсеш күзәтелә. Авыл хуҗалыгында үсеш 3 процентка якын. Русия чит илләргә бөртеклеләр, бодай сату буенча алда бара. Дуңгыз, кош итен үзебезгә җитәрлек күләмдә җитештерә башладык, хәзер аларны сату җаен табарга кирәк.

Балалар пособиесе

- Әйе, аның күләме бәләкәй. Ләкин без я пособиеләрне арттырырга, яисә ана капиталын сакларга тиеш булдык. Һәм икенчесен саклап калдык. Бу зур чыгымнар таләп итә, ләкин нәтиҗәсе бар. Пособиеләр мәсьәләсендә дә уйланырга кирәк.

Медицина

- Медицинада проблемалар бар һәм алар күп. Шулай да 3 елда яңа объектлар, алдагы еллар белән чагыштырганда, ун тапкыр күбрәк төзелгән, ягъни 3 ел эчендә ике мең медицина учреждениесе сафка баскан. Тар белгечләр җитешми, шуңа да чиратларны бетереп булмый. Электрон чиратларга күчәргә кирәк. Исем өчен генә түгел. Һәм бөтен кешенең дә медицина ярдәме алу мөмкинлеге булырга тиеш.

Оныклар

- Кызларым Мәскәүдә яши. Алар фән белән шөгыльләнә, сәясәткә тыгылмый. Оныгымның берсе балалар бакчасына йөри. Мин аларның ниндидер "принц"лар түгел, ә нормаль кеше булып үсүен телим. Моның өчен аларга яшьтәшләре белән гадәти аралашу таләп ителә. Оныкларымның исемен, яшен атасам, кем икәннәрен исәпләп чыгарачаклар һәм тынгы бирмәячәкләр. Бу баланың үсешенә зыян китерәчәк. Мине дөрес аңлавыгызны үтенәм. Әйткәндәй, күп­тән түгел икенче оныгым туды.

Пенсия яшен арттыру

- Бу мәсьәләне ашыкмыйча, тыныч кына көйләргә кирәк. Әлегә бернинди карар да юк. Кайбер экспертлар, күрше Украина һәм Беларусь тәҗрибәсенә таянып, пенсия яшен күтәрмичә булмаячак, дип исәпли. Бу - чынбарлык, без аның белән килешергә тиеш. Ләкин мондый карарларны үлчәп, ыгы-зыгысыз гына кабул итү зарур. Русия властьлары халыкның тормышын яхшыртырга тырышачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев