Шəhри Чаллы

Рашат Фәйзерахманов, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре: "Старшина Михаил Михалев, кайтыр вакыт җиткәч, үземне туган якларга бер ай соңарып җибәрде"

23 февраль – барлык буын вәкилләрен берләштереп, ир-атлары-бызның ил күләмендә уздырылучы иң төп бәйрәме – Ватанны саклаучылар көне.

Элек-элек­тән Ва­тан ал­дын­да­гы хәр­би бу­рыч­ны үтәү, ту­ган илең­не сак­лау – ир-егет­ләр­нең на­мус эше бу­лып са­нал­ган. Нәкъ ме­нә шу­ның өчен аны го­мум­ха­лык бәй­рә­ме­нә әй­лән­дер­де­ләр.

Элек ар­ми­я­гә ба­ру егет­ләр өчен дә­рә­җә иде. Хә­зер мо­ңа ка­ра­та ха­лык ара­сын­да төр­ле фи­кер­ләр йө­ри. Шу­лай да Ва­тан­ны, га­и­ләң­не сак­лау­ны күп­ләр ир-егет­ләр­нең бу­ры­чы дип са­ный. Бү­ген­ге көн­дә дә, ар­ми­я­гә үз те­лә­ге бе­лән ки­тү­че егет­ләр күп. Сер тү­гел, яшь­ләр ара­сын­да ар­мия ни­гә ки­рәк, хә­зер ан­да мыл­тык­тан атар­га да өй­рәт­ми­ләр бит ди­ю­че­ләр дә аз тү­гел.

Фи­кер­ләр төр­ле бул­са да, мин егет­ләр ар­ми­я­гә ба­рып, тор­мыш­ның икен­че ягын да кү­реп кай­тыр­га ти­еш дип са­ныйм. Ни ди­сәң дә, ар­мия егет­ләр­не дис­цип­ли­на­га, пөх­тә­лек­кә, мөс­тә­кыйль­лек­кә өй­рә­тә, ту­ган­лык­ның, ата-ана­ның иң ка­дер­ле ке­ше­ләр икән­ле­ге­нә тө­шен­де­рә. Юк­ка гы­на язу­чы Ша­мил Ман­на­пов:

“Би­лен кы­сып бу­ган, ди­ләр, Биг­рәк уң­ган, ди­ләр;

Әл­лә ка­ян кү­ре­неп то­ра — Сол­дат­та бул­ган, ди­ләр...” – дип ши­гырь яз­ма­ган­дыр.

Якын­ла­шып ки­лү­че бәй­рәм уңа­ен­нан, төр­ле ел­лар­да хәр­би бу­рыч­ла­рын үтә­гән шә­һәр­дәш­лә­ре­без бе­лән ар­мия хәл­лә­рен ис­кә тө­шер­дек. Чын­нан да, ар­мия тор­мыш мәк­тә­бе бул­ган­мы? Игъ­ти­ба­ры­гыз­га ва­тан­ны сак­ла­ган ир-егет­лә­ре­без­нең фи­кер­лә­ре:

­Ил­фас Га­риф­җа­нов, шәх­си эш­мә­кәр:

Мин Мәс­кәү өл­кә­сен­дә ар­ми­я­дә үт­кән ва­кыт­ла­рым­ны са­гы­нып яшим. Хәр­би хез­мәт­кә бик те­ләп бар­дым һәм ял­гыш­ма­дым. Ке­че сер­жант бу­лып хез­мәт итү дә­ва­мын­да олы тор­мыш мәк­тә­бе уз­дым, би­ре­дә чын дус­лар тап­тым. Ар­мия ми­не тү­зем­ле, са­быр бу­лыр­га, рух нык­лы­гы­на өй­рәт­те. Без ке­ше­нең кү­зе­нә ка­рап, кем­нең кем икән­ле­ген аң­лар­га өй­рән­дек. 140 ке­ше­лек ро­та­да 3 та­тар иде. Без офи­цер­лар бе­лән дус, та­ту яшә­дек. “Де­дов­щи­на” ми­ңа ка­гыл­ма­ды, ми­нем­чә ул ке­ше­нең үзен­нән дә то­ра.

Ра­шат Фәй­зе­рах­ма­нов, Рос­си­я­нең ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре:

1982-1984 ел­лар­да ар­мия саф­ла­рын­да бул­дым. Без иле­без­нең төр­ле тө­бәк­лә­рен­нән җы­ел­ган урыс, та­тар, не­мец, үз­бәк, Бал­тыйк буе ил­лә­ре егет­лә­ре дус та­ту га­и­лә­дә бер­ту­ган­нар ке­бек яшә­дек. Тук­ла­ну да ях­шы бул­ды. Ко­ман­ди­ры­быз: “Ашап бе­те­ре­гез, ябы­га күр­мә­гез”, дип яны­быз­да ба­сып то­ра иде. Мин “кап­тер­щик” бу­лып хез­мәт ит­тем. Сол­дат­лар­ның ое­гын­нан баш­лап бар­лык ки­ем­нә­ре ми­нем ка­ра­мак­та иде. Яшь­ләр­не ки­ен­де­рү, дем­бель­гә ки­тү­че­ләр­не ма­тур итеп оза­ту ми­нем җа­вап­лы­лык­та иде. Шун­лык­тан стар­ши­на Ми­ха­ил Ми­ха­лев, кай­тыр ва­кыт җит­кәч, үзем­не ту­ган як­лар­га бер ай со­ңа­рып җи­бәр­де.

Ул ва­кыт­та офи­цер­лар бе­лән сол­дат­лар ара­сын­да кар­шы­лык­лар юк иде. Дө­рес, вак-тө­як эт­кә­ләш-төрт­кә­ләш­ләр бул­га­ла­ды, әм­ма җит­ди та­лаш-гау­га­лар­ны хә­тер­лә­мим. Ал­лаһ­ка шө­кер, хә­зер дә бер-бе­ре­без­не са­гы­нып яши­без.

Ро­та­да та­тар­лар да шак­тый иде. Без кич­лә­рен рә­хәт­лә­неп ту­ган те­ле­без­дә сөй­ләш­тек. Исем­дә, шә­һәр­дә үс­кән Бор­һа­нов исем­ле еге­те­без­нең та­тар­ча сөй­лә­шер­гә те­лә­ге зур иде. Мин аңа поч­та аша Ба­лык бис­тә­се ра­йо­нын­нан та­тар-урыс сүз­ле­ге ки­терт­тем.

Ар­мия – ми­нем тор­мы­шым­ның иң ка­дер­ле чо­ры. Улым Рус­лан да уни­вер­си­тет­ның юри­дик фа­куль­те­тын тә­мам­ла­гач, үз те­лә­ге бе­лән Се­вас­то­поль­дә, “Мәс­кәү” крей­се­рын­да хез­мәт ит­те. “Кы­рым­ны кай­тар­ган өчен” ме­да­ле бе­лән дә бү­ләк­лән­де әле. Дө­рес, аның өчен яр­ты ел хез­мәт бик авыр үт­те, чөн­ки әни­се авыр­ды. Ал­лаһ­ның яр­дә­ме бе­лән улым әни­сен исән ки­леш кү­реп, 2 ай аны тәр­би­я­ләп, яшә­де. Ар­ми­я­гә та­гын ба­ра­сың­мы дип со­ра­са­лар: “Һич­шик­сез ба­рам”, ди­мен. Чөн­ки, ар­ми­я­дә­ге ке­бек чын дус­лык бер­кай­да да юк. Без бер-бе­ре­без бе­лән елый-елый ае­ры­лыш­тык.

Сер­гей Әх­мә­тов, ка­тыр­гы-кә­газь ком­би­на­ты ма­ши­нис­ты:

Мин Се­вас­то­поль­дә “Смет­ли­вый” ко­ра­бы­ның 810нчы бор­тын­да мат­рос бул­дым. Без­нең хәр­би хез­мәт үзен­чә­лек­ле: җир өс­тен­дә мар­ши­ро­вать итеп йөр­мә­дек, ә ко­рабль­дә дөнья гиз­дек. Кипр­да, Си­ри­я­дә һәм баш­ка күп ил­ләр­дә бул­дык. Әни­ем­нең йө­зе­нә кы­зыл­лык ки­тер­мә­дем. “Кы­рым­ны кай­тар­ган өчен”, “Се­вас­то­поль­дә­ге па­рад өчен”, “Ерак по­ход өчен” ме­даль­лә­ре бе­лән бү­ләк­лән­дем. Им­ти­хан­ны уңыш­лы тап­шы­рып 3нче класс­лы мо­ряк бул­дым.

Без­нең ко­рабль соң­гы “җыр­лый тор­ган фре­гат” бу­ла­рак та­рих­ка ке­реп кал­ды. Аның тур­би­на­ла­ры һәм дви­га­те­ле са­мо­лет­ны­кы ке­бек, шу­ңа кү­рә “Смет­ли­вый”­ның кил­гә­не ерак­тан ише­те­леп то­ра иде. Хә­зер без­нең ко­рабль Се­вас­то­поль­дә му­зей сый­фа­тын­да то­ра. Аны те­лә­гән ке­ше ба­рып ка­рый ала.

Флот­та хез­мәт ит­кән­дә Та­тар­ста­ны­быз өчен го­рур­лан­дым. Рес­пуб­ли­ка­быз Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов Се­вас­то­поль­гә кил­гәч, Та­тар­стан егет­лә­ре бе­лән оч­раш­ты. Ба­ры­быз­га да сә­гать бү­ләк ит­те. Флот­та хез­мәт итү­е­мә бер­кай­чан да үкен­мим. Мин ан­нан ру­хи һәм фи­зик як­тан ны­гып кайт­тым. Әни­ем­нең, ту­ган­на­рым­ның җир йө­зен­дә иң ка­дер­ле ке­ше икән­лек­лә­ре­нә та­гын бер кат инан­дым. Уңыш­лы хез­мә­тем­не җи­тәк­че­ләр дә бә­я­лә­де. Ме­даль­ләр, күк­рәк бил­ге­сен ку­лы­на ал­ган са­ен кы­зым әти­се бе­лән го­рур­ла­ныр дип ыша­нам.

Ра­фик Ка­ю­мов, Та­тар­стан­ның ха­лык ар­тис­ты:

(Рафик Каюмов рәсемдә уң яктан беренче)

Ар­ми­я­дә өч ел хез­мәт ит­тем. Хә­тер­лим, әле бе­рен­че елым­ны гы­на ту­тыр­ган ва­кыт. Егет­ләр­нең бер­сен өе­нә оза­тыр ва­кыт җит­те. Елый­лар, күз яшь­лә­рен агы­за­лар. Ул ва­кыт­та алар өчен мин бе­раз оял­ган да идем. Ин­де 21-22 яшь­лек егет­ләр елаш­ма­са­лар да бу­ла бит, дим. Ай­лар уз­ды, ел­лар... Үзем­нең дә өй­гә кай­тыр, хез­мәт­тәш­ләр бе­лән ае­ры­лы­шыр ва­кыт җит­те. Ме­нә шул чак­та аң­ла­дым: мин­нән ике ел элек дем­бель­гә ки­тү­че ма­лай­лар­ның хәл­лә­рен. Ар­ми­я­гә кит­кән­дә бе­лә­сең, 2-3 ел­дан кай­тып әти-әни­ең­не, ту­ган-ту­ма­чаң­ны да кү­рә­сең. Мон­да исә һәр ке­ше бе­лә, ал­да оч­ра­шу бул­ма­я­чак. Хез­мәт ит­кән­дә төр­ле чак бу­ла бит, ач ча­гы да, җан өшет­кеч су­ык­ла­ры да, ча­гыш­ты­рып бул­мас­лык бә­хет­ле миз­гел­ләр дә. Алар ба­ры­сы да әнә шул хез­мәт­тәш­ләр бе­лән бер­гә ки­чер­гән ур­так миз­гел­ләр, ур­так кы­ен­лык­лар, ур­так шат­лык­лар. Алар­ның ка­бат­лан­ма­я­ча­гын си­нең кү­зә­нәк­лә­рең дә “аң­лап” ала.

Дем­бель­гә кай­тып, бер­ни­чә ел уз­гач, Кав­каз­да са­на­то­рий­да бер офи­цер­ны оч­рат­тым. Яны­на ба­рып, үзем­нең кем икән­ле­гем­не аң­лат­кач, ип­тәш ка­пи­тан ми­не исе­нә тө­шер­де. Бе­лә­сез­ме, ми­нем ул чак­та­гы той­гы­ла­рым­ны?! Ул ми­ңа ут­рау­да­гы яңа­лык­лар­ны сөй­лә­де. Бу бит Ан­дро­пов чо­ры иде. Со­вет­лар Со­ю­зы та­рал­ган­чы ха­ты­ным­ны үзем хез­мәт ит­кән җир­ләр­не күр­сә­тер­гә алып ба­рам дип сөй­лә­шә идек. Ә 1990 ел­лар фи­кер­ләр­не үз­гәрт­те.

 Ми­нем­чә, ар­ми­я­дә хез­мәт ит­мә­гән ке­ше бә­хет­сез ул. Сә­ла­мәт­ле­ге бул­ган ир-егет ан­да хез­мәт итәр­гә ти­еш. Ан­да тор­мыш мәк­тә­бен уза­сың, чөн­ки стро­е­вой, дис­цип­ли­нар ус­тав­лар­да, ми­ңа кал­са, Коръ­ән­дә­ге ке­бек, Ва­тан­ны яра­ту ту­рын­да языл­ган. Коръ­ән­не ярат­кан ке­ше Ва­тан­ны да яра­тыр­га ти­еш бит ин­де. Хез­мәт итү­дә кә­сеп юк, ан­да яра­ту гы­на, ил­не, әни­не, ба­ла­лар­ны, ту­ган җи­рең­не яра­ту! Ал­лаһ­ка шө­кер, без­нең бу­ын ул хис­не та­ты­ды.

Автор: Зөлфия Галим

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: