Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Республика һәм Шәһәр көннәренә бәйрәм программасы

Быел Республика һәм Шәһәр көннәрен ике көн рәттән – 29 һәм 30 августта бәйрәм итү планлаштырыла. Шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова бәйрәм уңаеннан чаллылылар өчен нинди чаралар үткәреләчәге турында сөйләде.

29 августта 18:00 сәгатьтә Яр буе паркы мәйданында «Камада джаз» дип исемләнгән фестиваль үткәреләчәк. Чараны Алабуга, Түбән Кама һәм Әлмәттән җырчылар чакырып, «Визит» джаз оркестры әзерли.

Мәйданда 19:00 дән 21:00 сәгатькә кадәр урам киносы фестивале оештырыла. Анда чаллылылар игътибарына 2017 елда яшь режиссерлар төшергән кыска метражлы сигез фильм тәкъдим ителәчәк. Ул Моношәһәрләрне үстерү фонды тарафыннан оештырыла. Кинодан соң, иң яхшы фильм өчен телефоннар яктылыгы һәм фонарьлар ярдәмендә тавыш бирү тантанасы була.

0 августта бәйрәм Чәчәкләр фестивале белән дәвам итәчәк. Әлеге фестивальгә быел 30 ел тула. Быел ул, узган елдагы кебек үк Хәсән Туфан проспектыннан Чулман проспектының Яр буе мәйданына кадәр сузылачак. Мәйданга керү юлында чәчәкләрдән ясалган картиналар күргәзмәсе узачак. Быелгы фестивальнең темасы – “Семирамиданың үрелмәле бакчалары» дип атала. Оештыручылар белдерүенчә, төп өстенлек вертикаль яшелләндерүгә биреләчәк.

Шулар белән беррәттән “Осталар шәһәре” кул эшләре ярминкәсе старт алачак. Мәйданнар сәгать 10:00 дән эшли башлый.

Болардан кала. чаллылылар яратып өлгергән «УРАМ-FEST» автомобильләр карнавалы да нәкъ Шәһәр көнендә узачак. Йөк машиналарының кузовлары шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләре әзерләгән театральләштерелгән тамаша һәм концертлар өчен сәхнә ролен үтиячәк. Сәгать 12:00 дә  тезелеп, 35 машинадан торган колонна Сидоровка паркыннан хәрәкәт итә башлаячак. Машиналар парады Җиңү паркын үтеп, 18:00 сәгатьтә мәйданда төгәлләнәчәк.

Бәйрәм итү Яр буе паркында концерт программасы белән дәвам итәчәк. Тамашачылар өчен  Artik & Asti төркеме чыгышы (19:00) зур бүләк булачак. Dj Саймон (20:00) оештырган дискотека да чаллылылар күңеленә хуш килер дип ышана оештыручылар. 21:00 сәгатьтә тамашачылар бәйрәм салюты күрә алачак.

 

http://nabchelny.ru/news/33313

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев