Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рәхмәт сезгә, безне туйдыручылар!

Тамагыбыз тук булса, күңелебез дә көр, тәнебез дә сәламәт була. Без бер көн дә ризыксыз яши алмыйбыз. Безне тукландыручы, азык-төлек җитештерүче авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә, алар әзерләгән ит, сөт, йомырка, яшелчә, җиләк-җимешне эшкәртүчеләргә рәхмәтебез зурдан. Шәһәребез халкын туйдыруда зур өлеш кертүче, алай гына да түгел, инде ил базарында үзе җитештергән товар...

Тамагыбыз тук булса, күңелебез дә көр, тәнебез дә сәламәт була. Без бер көн дә ризыксыз яши алмыйбыз. Безне тукландыручы, азык-төлек җитештерүче авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә, алар әзерләгән ит, сөт, йомырка, яшелчә, җиләк-җимешне эшкәртүчеләргә рәхмәтебез зурдан. Шәһәребез халкын туйдыруда зур өлеш кертүче, алай гына да түгел, инде ил базарында үзе җитештергән товар белән сәүдә итүче, эшкәртүче эре предприятиеләр күп бездә. Шуларның берсе - "Чаллы-Бройлер" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Заманча технологияләр кулланып, предприятие яңадан-яңа үрләр яулый. Быел җәй көчле давыл кошчылык фабрикасына зур зыян салса да, биредә тиз арада җимерелгән корылмаларны төзәттеләр, дөресрәге, киредән төзеделәр, дип әйтергә дә була.

Биредә үз эшен яраткан кешеләр эшли. Коллектив көчле, акыллы кадрлары белән дә дан тота. Ә монда җитештерелгән тавык ите һәм аның эшләнмәләре иң югары сыйфатка ия. "Чаллы-Бройлер" җитештергән кош ите һәм ит эшләнмәләренең сыйфатын раслаучы төп дәлилләр - предприятиенең Россия һәм халыкара күргәзмәләрдә катнашып, мәртәбәле бүләкләр яулавы. Исәптә 200гә якын алтын, көмеш, бронза медальләр, күпсанлы дипломнар, мактау кәгазьләре. Азык-төлек эшкәртү промышленносте предприятиеләре арасында үткәрелгән конкурста "Чаллы-Бройлер" ҖЧҖ иң яхшы сыйфат өчен Татарстан Республикасының югары бүләгенә лаек булды. Фабрика җитештергән продукция ел да "ТРның иң яхшы товарлары" конкурсында җиңүчеләр арасында. "Россиянең иң яхшы 100 товары" конкурсында Чаллы кошчылары эшләп чыгарган ризыклар "Ел яңалыклары" номинациясе лауреаты булды.

"Чаллы-Бройлер" ҖЧҖендә җитештерелгән ризыкларны халык бик яратып куллана, фабрика адресына рәхмәт сүзләрен еш ишетергә туры килә. Предприятиенең Яр Чаллыда, Казанда, Әлмәттә, Түбән Камада һ.б. шәһәрләрдә сәүдә үзәкләре бар. Ул 400дән артык сәүдә итүче фирмалар белән килешенеп эшли. "Чаллы- Бройлер" өлешенә Татарстанда җитештерелгән бройлер итенең 70%ы туры килә. Югары сыйфатлы продукцияне алырга Россиянең төрле төбәкләреннән киләләр.

"Чаллы-Бройлер"да ел саен яңа төр продукция җитештерү үзләштерелә. Бүгенге көндә предприятие 250 төрле ит ризыклары эшләп чыгара. Мөселманнар өчен шәригать кушканча "Хәләл" маркасы астында 50 төрле тавык ите эшләнмәләрен һәм кош итен күпләп тәкъдим итә. Фабрика Татарстан Диния нәзарәте хәләл комитетының "Хәләл" стандарты сертификатына ия. Бу әзерләнгән ризыкларның ислам кануннарына туры килүенә төп дәлил.

Бүген предприятиедә 4 миллион тавык асрала. "Аграй" эшкәртү комплексында кош итен эшкәртү алдынгы Европа илләре технологиясен кулланып башкарыла. Биредә елына 105 мең тонна ризык җитештерелә. Коллективны хәзер шушында эшләп тәҗрибә туплаган Арслан Хәмидуллин җитәкли.

2012 елдан "Чаллы-Бройлер" яңа бренд белән ризыклар эшләп чыгара башлады, "Чикен Хан", "Деликур" исеме астында җитештерелгән ризыкларны һәрберебезнең кибет киштәләрендә күргәне бар. "Чикен Хан" исеме астында 70 төрле суытылган һәм туңдырылган тавык, тутырмалар һәм ысланган ризыклар әзерләнә. Ә "Деликур" бренды белән вакуумлы тышлыкта суытылган кош ите, какланган ризыклар, тутырмалар һәм югары сыйфатлы ветчиналар эшләнә.

"Чаллы-Бройлер" безгә тәмле ашамлыклар белән бергә шатлык бүләк итә. Республикабызда барган "Татарстанныкын сатып ал!" акциясенә кушылып, "Чаллы-Бройлер"ныкын алыгыз, дип әйтәбез. Һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, әлеге коллективка яңа нәтиҗәле үрләр, җиңүләр телибез! Рәхмәт сезгә, безне туйдыручылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев