Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ринат Шайхитов: “Хыялым - күләмле һәм кызыклы проект эшләү”

Үз эшенең остасы, фотограф Ринат Шайхитов шәһәрдә узган чараларны тарих битләрендә калдыру өчен зур өлеш кертә. Фотоаппарат аша шәһәр тормышын, вакыйгаларын җиткерүче егет белән әңгәмә уздырдык.

Башкарма комитетның мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе белгече Ринат Самситдинович турында “Үз эшен җиренә җиткереп башкаручы, профессионал, “Кечкенә дә төш кенә”,- диләр. Идарә башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова хезмәткәре белән горурланып: ”Ринат бик тырыш, җитез, максатчан, уңышка омтылучы хезмәткәребез. Аны ютубтан 7 миллион кеше карый”, диде. Чыннан да Ринат -  бик актив, тырыш егет. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев катнашкан барлык чараларны тарих битләрендә калдыру өчен фотога, видеога төшерә ул. Моннан тыш, әңгәмәдәшем төрле клиплар, видеопроектлар да ясый. Ул “Поболтайм” шоуы әзерләп,  халыкны Чаллының уңышлы кешеләре белән дә таныштыра. Әлеге проектны уйлап табучы да, гамәлгә ашыручы да Ринат үзе һәм аның командасы. Бүген газета укучыларыбыз игътибарына талантлы, яңалыкка һәм камиллеккә омтылучы фото остасы Ринат Шайхитов белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

- Ринат үзең белән таныштырып үт әле. Кайсы яктан син? Кайларда укыдың?  Ни өчен фотограф һөнәрен сайларга булдың?

- Мин Чулман буендагы гүзәл калада туып-үстем. 28 ел биредә яшим. Фотограф, дөресрәге журналист һөнәре   мине үзе сайлады. Бу һөнәр мине гомерем буена сагалап барды дисәм дә ялгыш булмас.  Барысы да мәктәп газетасыннан башланды. Аннары мәктәптә видеокамера барлыкка килде һәм без беренче экспериментларны башлап җибәрдек. Әти-әнием видеокамера алгач 6 яшемнән үк миндә фильм төшерү теләге туган иде... Яр Чаллы педагогия университетында укыганда фотокамера белән әкренләп бу теләгемне тормышка ашыра  башладым. Берьюлы видеожурналистика һәм газета чыгару белән дә шөгыльләндем. Шулай итеп без педагогия университетында “Тадам” дип исемләнгән студентларның медиа үзәген оештырдык. Бу юнәлештә тагын да үсәсе килү теләге мине хакимияткә фотограф буларак эшкә китерде.

- Яшь булсаң да, синең фотоларың сыйфатлы. Фотога төшерү серләренә сине кем төшендерде? Остазларың кемнәр?

- Мине фотога һәм видеога төшерергә өйрәтүче булмады дисәм дә хаталанмам. Әмма тормыш юлымда үземне һәм талантымны күрсәтергә мөмкинлек бирүче кешеләр гел очрап торды. Аларны мин остазларым һәм укытучыларым дип әйтә алам. Аларның беренчесе - миңа мәктәп газетасы ясарга мөмкинлек биргән сыйныф җитәкчем һәм педагог-оештыручы Роза Гыймаева. Университетта тәрбия эшләре буенча проректор Светлана Чиркова ярдәменнән башка да мин үземне күрсәтә алмаган булыр идем. Бүгенге уңышларым өчен аңа аеруча рәхмәтлемен. Чөнки ул миңа профессиональ дәрәҗәдә фото һәм видео белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирде, шартлар тудырды. Әлбәттә бу өлкәдә үрнәк алырдай кешеләр бар. Шәһәр журналистлары арасында лидерларның берсе, минем җитәкчем Римма Равил кызы Мөхәммәтҗанова шундыйларның берсе.

- Ринат син фотога төшергәндә геройларыңның хәрәкәтен генә түгел, хис-кичерешләрен дә бик оста тотып аласың. Ничек уйлыйсың бу талантмы әллә тәҗрибәме?

- Талант ул - һәр өлкәдә дә уңышның бер тамчысы гына. Теләсә  кайсы эштә хезмәт сөючәнлек, тырышлык, максатка омтылу  уңышка ирешүдә зур роль уйный. Шуңа күрә уңышны катлаулы, тырыш хезмәт нәтиҗәсе дип уйлыйм. Бу сыйфатларны мин студент вакытымда ук университетта, шәһәрдә һәм республикада узган чаралардан фото һәм видеорепортажлар ясаганда ук булдырырга тырыштым.   

-  Сиңа шәһәр хакиме Наил Мәһдиев командасында эшләү ошыймы?

- Әлбәттә. Теләсә нинди эштәге кебек монда да кыенлыклар очраштыргалый. Шуңа да карамастан мин үз  эшемне яратам. Аннан үзем өчен бик күп кызыклы һәм мавыктыргыч әйберләр табам, тәҗрибә туплыйм.  Тарихны күзәтәм, аны киләчәк буыннарга тапшырам. Әйтик бүген буш кырга барсак, бераз вакыт узгач бу урында балалар бакчасы, мәктәп, театр ачылу тантанасында катнашабыз. Без бу вакыйгаларның шаһитлары булып кына калмыйбыз, аны тарихта да калдырабыз. Бу - зур тәҗрибә һәм профессиональ яктан үсү өчен менә дигән мөмкинлек.

- Син тәнкыйтьне ничек кабул итәсең?

- Мин тәнкыйтькә уңай карыйм. Тәнкыйть ул - кешегә профессионал яктан һәм кеше буларак үсү өчен материал, этәргеч. Үзеңне бик акыллы кешегә санап, чит кеше фикерен тыңламыйча калырга ярамый. Кайвакытта җитешсезлекләр читтән яхшырак күренә бит. Хейт буларак әйтелгән тәнкыйтькә исә фәлсәфи күзлектән карарга кирәк дип саныйм.

- Ринат син оста фотораф кына түгел, уңышлы блогер да дисәм ялгыш булмас. Барысына да ничек өлгерәсең?

- Үземне бик уңышлы блогер дип әйтә алмыйм, әмма ниндидер нәтиҗәләр бар. Ютубка килгәндә, бу коллектив хезмәт. 100 меңгә якынлык канал – ул хезмәттәшләрем һәм Әлмәтнең “Юность” лагере балалары белән бергә  эшләү нәтиҗәсе. Хәзер үземнең профильләрне инстаграмда һәм тиктокта актив үстерергә телим. Бу синең һөнәрең икән, заманча медиа тормышның барлык трендларында эшләргә өлгерергә кирәк. Кайчакта вакыт җитеп бетми, әмма күп очракта минем хезмәтем миңа яхшы контент бирә. Тиктокны төшке аш вакытында хезмәттәшләрем белән дә төшергәнем бар.

- "Поболтайм" шоуын ясау кем идеясе? Сезнең команда ничә кешедән тора? Мондый проектлар әзерләү өчен акча каян аласыз? Ул проектларның файдасы бармы?

- Мин -  мәктәптә укыганда ук ниндидер яңалык уйлап табарга, проектлар  эшләргә күнеккән кеше. Университетта да мондый эшләр байтак булды. Медиа үзәктән тыш мин анда интеллектуаль лига, “ЧДПУ миссы һәм мистеры” бәйгесе, “Студентлар язы”   һәм хәтта студентлар оскары белән дә шөгыльләндем. Аннан киткәч студент диварларыннан чыгып зур аудитория өчен нәрсәдер эшләргә вакыт та, теләк тә барлыкка килде. Шулай итеп гадәти һәм үзенчәлекле һөнәр ияләре белән шоу әңгәмәләр эшләү идеясе туды. Безнең студент проектын алып баручы белән без бу проектны эшләдек һәм төшерә башладык. Команда 3 кешедән: кадрдагы алып баручыдан һәм 2 техник белгечтән (берсе үзем) тора. Проект әлегә табыш китермәде. Аны ютубтагы башлангыч блогерлар кебек үк үзебезнең мөмкинлекләрдән чыгып эшләдек. Бүгенге көндә безнең берничә чыгарылыш төшерелгән инде. Алар якын арада караучыларга тәкъдим ителәчәк. Шоуның геройлары - модель һәм теш табибы. Нәтиҗәләрен карагач, киләчәктә нәрсә эшләргә кирәклеген ачыкларбыз.

-  Ринат бүгенге көндә синең иң зур хыялың ниңди?

- Һөнәри эшчәнлегемдә иң зур хыялым – ютуб платформада үзенең тамашачысын таба торган күләмле һәм кызыклы проект эшләү. Ул файдалы да, шул ук вакытта мавыктыргыч та, күңелле дә булырга тиеш.

- Кызыклы әңгәмә өчен рәхмәт. Иҗади эшчәнлегеңнең барлык юнәлешләрендә уңышлар юлдаш булсын сиңа, Ринат.

Әңгәмәдәш – Зөлфия ГАЛИМ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация