Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Россия Федерациясе Президентына сорау бирү мөмкинлеге бар

15 июньдә көндезге 12.00 сәгатьтә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән турыдан-туры элемтә башлана. Чаллы халкы үзен борчыган сораулар, проблемалар белән Илбашына түбәндәге юллар белән мөрәҗәгать итә ала: Хәбәрләрне Бердәм эшкәртү үзәгенә шалтыратырга мөмкин. 8-800-200-40-40 номерына кәрәзле һәм өй телефоннарыннан шалтырату бушлай. 0-40-40 номерына Россия кәрәзле телефоны операторлары аша SMS...

15 июньдә көндезге 12.00 сәгатьтә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән турыдан-туры элемтә башлана.

Чаллы халкы үзен борчыган сораулар, проблемалар белән Илбашына түбәндәге юллар белән мөрәҗәгать итә ала:

Хәбәрләрне Бердәм эшкәртү үзәгенә шалтыратырга мөмкин. 8-800-200-40-40 номерына кәрәзле һәм өй телефоннарыннан шалтырату бушлай.

0-40-40 номерына Россия кәрәзле телефоны операторлары аша SMS һәм MMS юлларга була.

Үз соравыңны moskva-putinu.ru сайтына кереп калдырырга да мөмкинлек бар.

Шулай ук «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» -( vk.com/moskvaputinu һәм ok.ru/moskvaputinu) социаль челтәрләре аша да Президентка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Туры эфир вакытында Владимир Путин файдалы һәм кызыклы, актуаль сорауларга җавап бтрәчәк.

Туры эфир «Беренче канал», «Россия 1» һәм «Россия 24» телевизион каналлары, шулай ук «Маяк», «Вести FM» һәм «Радио России» радиостанцияләре аша трансляцияләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев