Россиядә медицина тикшеренүеннән башка эшкә алмаска мөмкиннәр
Россия вице-премьер Аркадий Дворкович планлы рәвештә медицина тикшерүе үтмәгән хезмәткәрләрне эш урынына якын җибәрмәскә кирәк, дигән фикерне хуплады. Бу хакта ул Красноярск икътисадый форумының йомгаклау сессиясендә белдерде. Анда катнашучылар, "Российская газета" язуынча, структур реформаларның һәр юнәлеше буенча төп нәтиҗәләр чыгарды. Бу нәтиҗәләр Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан Хөкүмәтенең 2025 елга кадәр...
Россия вице-премьер Аркадий Дворкович планлы рәвештә медицина тикшерүе үтмәгән хезмәткәрләрне эш урынына якын җибәрмәскә кирәк, дигән фикерне хуплады. Бу хакта ул Красноярск икътисадый форумының йомгаклау сессиясендә белдерде. Анда катнашучылар, "Российская газета" язуынча, структур реформаларның һәр юнәлеше буенча төп нәтиҗәләр чыгарды. Бу нәтиҗәләр Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан Хөкүмәтенең 2025 елга кадәр комплекслы планын әзерләү барышында исәпкә алынырга тиеш. Кеше капиталының яңа моделен торгызу турында фикер алышканда, форумда катнашучылар халыкны планлы рәвештә медицина тикшеренүе үтүен хупларга кирәк дигән фикергә киленде. Үрнәк рәвешендә Росатом предприятиеләре китерелде. Әлеге оешмаларда хезмәткәрдиспансерлаштыруны узмаса, аның эш урынына узу өчен кирәкле үткәрү кәгазе эшләми башлый икән. tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев