Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Россиядә әтиләр көне булачак

Россиядә июньнең өченче якшәмбесен Әтиләр көне итмәкчеләр. Кайбер илләрдә бу көн күптән бар инде. Көнне билгеләү мәсәләсендә аерымлыклар бар әлбәттә, мәсәлән октябрь аеның соңгы якшәмбесе кулай булырга мөмкин, дип әйтүчеләр дә шактый. Чөнки бу айда 12се көнне 10 бала атасы князь Дмитрий Донской туган. Әтиләр көнен барлык милләтләрнең дә фикерен...

Россиядә июньнең өченче якшәмбесен Әтиләр көне итмәкчеләр. Кайбер илләрдә бу көн күптән бар инде. Көнне билгеләү мәсәләсендә аерымлыклар бар әлбәттә, мәсәлән октябрь аеның соңгы якшәмбесе кулай булырга мөмкин, дип әйтүчеләр дә шактый. Чөнки бу айда 12се көнне 10 бала атасы князь Дмитрий Донской туган. Әтиләр көнен барлык милләтләрнең дә фикерен искә алып билгеләсәләр яхшы булыр иде.

Тиздән бу бәйрәмгә ачыклык керер, РФ Дәүләт Думасы депутатлары рәсмиләштермичә торып аның көне хакында бәхәс куерту артык булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев