Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Россиякүләм проект Чаллыда тормышка ашырыла

ТР икътисад минстрлыгы Яр Чаллыда алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе булдыру турында хәбәр итте. Әлеге карарга РФ хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев кул куйды. Шәһәребезнең яңа проектны тормышка ашыру өчен иң кулай җирлек буларак сайлануы хакында узган елның сентябрендә үк билгеле булды. Әлеге яңалыкны Татарстанның икътисад министрлыгы баш белгече Артем Здунов җиткергән...

ТР икътисад минстрлыгы Яр Чаллыда алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе булдыру турында хәбәр итте. Әлеге карарга РФ хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев кул куйды.

Шәһәребезнең яңа проектны тормышка ашыру өчен иң кулай җирлек буларак сайлануы хакында узган елның сентябрендә үк билгеле булды. Әлеге яңалыкны Татарстанның икътисад министрлыгы баш белгече Артем Здунов җиткергән иде. Сүз дә юк, Чаллының шундый кызыклы проектта катнашуы - барыбыз өчен дә куанычлы яңалык. Ләкин горурлык хисләре белән бергә, яңа проект шәһәр хакимиятенә, чаллылыларга биниһая зур җаваплылык өстәве турында онытырга ярамый. Бу - моңарчы беркем дә, беркайчан да сынап, үзләштереп карамаган өр-яңа тема. Әлеге юнәлештәге беренче эзне проект өчен сайлап алынган 3 моношәһәр белән берлектә Чаллы салырга тиеш. Инде проектның максатын күзаллыйк

Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе булдыруның төп максаты - моношәһәрләрнең икътисадын диверсификацияләү (шушы җирлектә җитештерелә торган товарларның ассортиментын киңәйтү, сату базарының юнәлешен үзгәртү, күбрәк табыш алу максатында, җитештерүнең яңа төрләрен үзләштерү) һәм аларны бер генә предприятиенең эшчәнлегенә бәйлелектән өлешчә азат итү. Һәркайсыбызга мәгълүм булганча, Чаллы язмышы, бюджетның төп өлешен формалаштыручы предприятие буларак, күпме еллар дәвамында турыдан-туры КАМАЗ эшчәнлегенә бәйле. Шуннан чыгып, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең булачак резиденты автомобиль төзелеше белән бәйле булмаска тиеш, дигән шарт та куелды.

Бүгенге этапта иң мөһим бурычларның берсе - резидентның статусын билгеләү тәртибен көйләүче берничә норматив актны кабул итү. Документлар - салым түләүләрен киметү турындагы ике закон һәм проектларны сайлап алу тәртибе - инде әзерлек стадиясендә. Барлык документларны да кулларына алган беренче предприятиеләргә статус бирелә. Статусның срогы - 10 ел. Тагын да күбрәк вакытка ихтыяж булган очракта, 5 елга озайтыла. Әлеге чорда резидент бер проектка, кимендә, 50 млн сумлык, ә бер елга, кимендә, 5 млн сумлык инвестиция сарыф итәргә тиеш. Шулай ук бер ел эчендә - 20, бөтен чор дәвамында - 30 эш урыны булдыру күздә тотыла.

Документтан күренгәнчә, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә урнашу бар яктан да кулай. Әйтик, беренче 5 ел дәвамында резидент республика бюджетына табышка карап алына торган салымның 5 %ын, калган 5 елда - 10 %ын гына түләргә туры киләчәк. Чагыштыру өчен, башка территорияләр өчен әлеге салым күләме 20 % тан да ким түгел. Ә бит күз алдында: компания 5 ел дәвамында азмы-күпме табыш алачак, ә әлеге маддә буенча федераль бюджетка салым түләмәячәк. Бу - яңа инвестицияле проектлар.

Башка төр салым маддәләренә ( җир, оешмаларның милке) килгәндә, резидентлар аларның барысыннан да азат ителә. Шулай ук бюджеттан тыш дәүләт фондларына иминият керемнәренә тарифлар да түбәнрәк. (хезмәткә түләү фондыннан түләнергә тиешле 30 %ы урынына - 7,6%). Иминият керемнәре буенча киметелгән процент ставкасына ирешү өчен, резидентлык стажы алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе оешкан көннән алып, 3 елдан да ким булмаска тиеш. Ул чагында әлеге ставка 10 ел дәвамында гамәлдә булачак.

Шунысы да мәгълүм булсын: алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрендә эшләүче хезмәткәрләрнең пенсиясе бик түбән булырга мөмкин.

Сүз дә юк, яңа проектны кабул итү турындагы карарга бик вакытлы кул куелган. әйтик, көнкүреш техникасы эшләр чыгаручы Haier компаниясе резидент статусына тиешле ташламаларга бик тә өмет иткән иде. Әле проектта катнашуга гаризалар кабул итү чорында ук Чаллы эшмәкәрләренең һәм аларның башка төбәкләрдәге коллегаларының алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре инвестицияләр җәлеп итү инструменты булачак дигән теләк-киңәшләре дә исәпкә алынды.

Бүген кытайлылар "Мастер" индустриаль парк территориясендә суыткычлар җитештерү буенча завод төзиләр. Татарстан инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Минуллина әйтүенчә, әлеге заводны файдалануга тапшыру 2016 елның апреленә планлаштырылган. Ә 2015 елның апрелендә кытайлылар "Инжиринг плюс" төбәк дистрибьютеры һәм КФУның Яр Чаллы филиалы белән берлектә яңа уку үзәге ачтылар.

РФ икьтисадый үсеш министрлыгы үткәргән мониторинг нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Яр Чаллыда алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе оештыру якынча 10 000 эш урыны булдыруны тәэмин итәчәк. Ә бу, үз чиратында, шәһәрне формалаштыручы предприятиедәге хезмәткәрләрнең исемлек буенча уртача санына туры килгән өлешен киметергә һәм технологик чылбырдагы санын 31%тан 12%ка киметү мөмкинлеген тәэмин итәчәк. Инвестицияләрнең уртача еллык үсеше, кимендә, 20% тәшкил итәчәк. Муниципаль берәмлек бюджетына өстәмә салым түләүләре ел саен 90 млн сумга кадәр артыр дип фаразлана. Фаразлау бер хәл, ә менә гамәлдә яңа проект, исеме җисеменә туры килсә, Чаллыга нинди алгарышлар китерер. Анысын вакыт күрсәтер...

Рәзинә Насыйбуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X