Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ростуризм туристларга юлламалар өчен акчаны кире кайтарту тәртибен аңлата

Россия туризмы хезмәте туристларга Төркиягә алынган юлнамәләр өчен акчаны, анда сәламәтлеккә куркыныч туу сәбәпле, кире кайтарту тәртибен аңлатты, дип яза "Известия". Киңәшләр әлеге хезмәтнең рәсми сайтында бастырылган. Идарә тармагы билгеләп үтүенчә, мондый очракта туристлар туристик продукт алу турындагы килешүне өзү өчен тиешле гариза белән туроператорга (яки турагентка) мөрәҗәгать итәргә хаклы....

Россия туризмы хезмәте туристларга Төркиягә алынган юлнамәләр өчен акчаны, анда сәламәтлеккә куркыныч туу сәбәпле, кире кайтарту тәртибен аңлатты, дип яза "Известия". Киңәшләр әлеге хезмәтнең рәсми сайтында бастырылган. Идарә тармагы билгеләп үтүенчә, мондый очракта туристлар туристик продукт алу турындагы килешүне өзү өчен тиешле гариза белән туроператорга (яки турагентка) мөрәҗәгать итәргә хаклы. Турист килешүне өзү карарына сәяхәте башланганчы килсә, юлнамә бәясен тулысынча, сәяхәт башланганнан соң булса өлешчәсен - күрсәтелмәгән хезмәтләргә карап ала. Бу Россия Федераль канунында күрсәтелгән. Гариза канәгатьләндерелмәгәндә, турист судка мөрәҗәгать итә ала. Хокуклары бозылган дәгъва белдерүчеләр дәүләт акчалата җыем түләүдән азат ителә ("Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Федераль канун, 17 маддә, 3 нче пункт). Шунысын да истә тотарга кирәк: туроператор ирекле рәвештә турист дәгъвасын канәгатьләнлермәгәндә, суд гариза бирүче файдасына карар чыгрган очракта, туроператор туристка түләргә тиешле сумманың 50 проценты күләмендә штраф та түләргә тиеш була. Искәртеп үтик, Төркиядә булган 500ләп Россия туристы үзләрен начар хис итүдән зарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X