Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов автошәһәрдә машина төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың машина төзүчеләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бу уңайдан оештырылган тантаналы чара беренче тапкыр Яр Чаллының Орган залында узды.

Бәйрәм башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм мәртәбәле кунаклар Татарстанның машина төзелеше комплексы күргәзмәсен карады. Шулай ук аларга экскаваторлар һәм трактор башкаруында үзенчәлекле вальс күрсәтелде.
Рөстәм Миңнеханов, сәхнәдән катнашучыларны котлап, Татарстанның машина төзелеше тармагындагы 150 предприятие бар, аларда 135 мең кеше хезмәт куя, дип җиткерде. "Быелның сигез ае нәтиҗәсе буенча машина төзелеше предприятиеләре тарафыннан 290 миллиард сумлык продукция чыгарылган. Республикада автомобиль, самолет, вертолет, суднолар төзелеше, төгәл приборлар ясау үсә бара. Ә бу өлкәләрнең әйдәп баручысы булып КАМАЗ санала ", - диде Татарстан лидеры.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүгеннән республикадагы машина төзүчеләр көне Чаллыда билгеләп үтеләчәк. "Бездә Химиклар көне - Түбән Камада, Нефтьчеләр көне - Әлмәттә билгеләп үтелә, ә хәзер Машина төзүчеләр көнен Яр Чаллыда билгеләп үтәргә тәкъдим итәм ", - диде Президент. Зал бу тәкъдимне алкышларга күмеп сәламләде.
Чыгышының ахырында Рөстәм Миңнеханов әлеге тармакта төрле казанышларга ирешкән хезмәткәрләргә Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев