Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов дөнья чемпионатына әзерлек буенча киңәшмә уздырды

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2015 елда Казанда Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына һәм "Мастерс" категориясендә Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына әзерлек буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды. ТР Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр иткәнчә, ул үткән атнада 2015 елда Казанда уздырылачак Су...

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2015 елда Казанда Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына һәм "Мастерс" категориясендә Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына әзерлек буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр иткәнчә, ул үткән атнада 2015 елда Казанда уздырылачак Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты объектларын йөреп чыккан. Шушы чара йомгаклары буенча объектларны тиешле дәрәҗәсенә җиткерү һәм җитешсезлекләрне бетерү буенча эшләр алып барыла.

Төп нотык белән "Спорт программалары башкарма дирекциясе" генераль директоры Азат Кадыйров чыгыш ясады. Чемпионат кысаларында 8 спорт объекты җәлеп ителәчәк, шул исәптән 4 ярышлар уздырыла торган объект, шулар арасында: Су спорт төрләре сарае, Су полосы өчен арена, "Казан - Арена", шулай ук 4 күнегүләр уздыру объекты ( "Акчарлак", "Буревестник", "Олимп", "Оргсинтез" ябык йөзү бассейннары).

Моннан тыш, чемпионат кысаларында бүтән төрле объектлар -Универсиада авылы, Халыкара мәгълүмат үзәге, "Татнефть-Арена" җәлеп ителәчәк.

Рөстәм Миңнеханов объектларда янгынга каршы сигнализация эшен комплекслы тикшерергә, территорияләрне төзекләндерү буенча җитешсезлекләрне бетерергә, видеокүзәтү системалары эшен тәэмин итәргә кушты. Ул ассызыклаганча, иминлеккә кагылышлы барлык мәсьәләләрне хәл итү аеруча мөһим.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев