Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов Казанда Ху Цзуцай белән очрашты

Татарстан Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Кытай халык Республикасының Үсеш һәм реформа буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Ху Цзуцай белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда шулай ук "Россия тимер юллары" җәмгыяте беренче вице-президенты Александр Мишарин, РФ транспорт министры урынбасары Алексей Цыденков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры...

Татарстан Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Кытай халык Республикасының Үсеш һәм реформа буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Ху Цзуцай белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда шулай ук "Россия тимер юллары" җәмгыяте беренче вице-президенты Александр Мишарин, РФ транспорт министры урынбасары Алексей Цыденков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов белән Ху Цзуцай Кытай һәм, Россия регионы буларак, Татарстан арасындагы киләчәк хезмәттәшлек перспективалары буенча фикер алышты. Әңгәмә барышында яклар "Мәскәү-Казан" тиз йөрешле магистрален төзү темасына да кагылдылар, бу проектта Кытай коллегалары катнашырга планлаштыра.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов тиз йөрешле челтәргә бәйле Россия субъектлары һәм шәһәрләре ассоциациясе төзү турындагы меморандумга имза салды.

Исегезгә төшерәбез, Казанда тиз йөрешле магистральләр өлкәсендә хезмәттәшлек буенча эш төркеме утырышы узды.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев