Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның мәгариф системасына бернинди дә сораулар булырга тиеш түгел

"Татарстан мәктәпләрендә тынычлык хөкем сөрергә тиеш. Безнең яктан законга, хокукка каршы килә торган бернинди адым да булмаячак. Дәүләт теле атнасына ике тапкыр укытуны күздә тоткан яңа федераль стандарт көтәбез", - диде бүген Татарстан Президенты Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясаганда.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, федераль кануннарны һәм Татарстан законнарын исәптә тотып дәүләт телләрен укытуның яңа варианты төзелгән. Әлеге документ Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгына тапшырылган. Кичә федераль министры Ольга Васильева белән Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та очрашкан. Республика башлыгы әйтүенчә, дәүләт телен атнасына ике сәгать укытуны күздә тоткан яңа федераль стандарт кабул ителүе көтелә. Әлеге документ Россиянең Фән һәм мәгариф министрлыгына тапшырылган. "Якын арада бу мәсьәлә хәл ителер һәм без нәтиҗәле эшләрбез дип ышанам, - диде Миңнеханов. - Республиканың мәгариф системасына бер генә сорау да булырга тиеш түгел. Бер генә укытучыны да эштән җибәрмибез. Бу мәсьәләдә һәр мәктәп буенча нәрсә эшләнергә тиешлеге билгеләнгән".
Татарстан Президенты әйтүенчә, республикада рус телен тиешле күләмдә укыту өчен мөмкинлекләр дә җитәрлек. Моннан тыш, Миңнеханов республика прокурорына мөрәҗәгать итеп, милли хисләргә кагылырлык сүзләргә вакытында игътибар бирергә кирәклеген дә җиткерде.
https://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев