Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов: Хәзер иң мөһиме – Татфондбанкта акчасын башка кертем формасына күчерүче гражданнарны яклау

Шулай ук банкта булган активларны реализацияләү хисабына физик затларга акчаларын кайтару. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган федераль һәм республика массакүләм матбугат чаралары журналистлары белән очрашуда җиткерде.

Республика башлыгы сүзләренчә, физик затларга 50 млрд сумнан артык акча кайтарылган. «1,7 - 1,8 мең кеше кертемнәрен банкның башка тармакларына күчергән. Алар дәүләт иминиятләштерүеннән мәхрүм калды. Аларны ялгыштырганнар. ТФБ Финанс - Татфондбанк эчендәге тармак иде. Хәзер барлык хокук саклау системасы менеджерлар гаебен билгеләү өстендә эшли. Кулга алынучылар бар, тагын булуы ихтимал», - диде Татарстан Президенты. «Ак Барс» Банк буенча курку булмаска тиеш, дип тә белдерде Рөстәм Миңнеханов. «Банк хезмәтләр күрсәтү буенча эшләргә тиеш. "Ак Барс" Банк моны булдыра ала», - диде республика башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев